Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Спутник V"не үсмерләр өчен теркәүгә гариза бирелгән  


"Спутник V" вакцинасы
"Спутник V" вакцинасы

Июльдән Мәскәүдә вакцинаны клиник тикшеренүләр алып барылды, аларда үсмерләр катнашты. "Спутник V" – Русиядә теркәлгән дүрт вакцина арасында иң күп кулланыла торганы. Әлегә аларның барысы да 18 яшьтән өлкәнрәк булганнарны вакциналау өчен генә кулланыла.  

Гамалея исемендәге үзәк Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгына коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасын 12-17 яшьтәге үсмерләр өчен теркәүгә гариза биргән. Бу хакта "Интерфакс"ка оешма вәкиле хәбәр иткән.
Июльдән Мәскәүдә вакцинаны клиник тикшеренүләр алып барылды, аларда үсмерләр катнашты. Нәтиҗәләре әлегә игълан ителмәде.

"Спутник V" – Русиядә теркәлгән дүрт вакцина арасында иң киңкүләм кулланыла торганы. Әлегә аларның барысы да 18 яшьтән өлкәнрәк булганнарны вакциналау өчен генә кулланыла.

Чит ил вакциналарыннан 12-17 яшьтәгеләрне вакциналау өчен күп илләр, шул исәптән АКШ та Pfizer препаратын киң куллана. Күптән түгел Pfizer-ны 5 яшьтән зуррак балалар өчен куллану тәҗрибәләре уңышлы тәмамлануы турында игълан иттеләр.

Әлегә бер генә Русия вакцинасы да Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO), Европа бердәмлегендә һәм АКШта хупланмаган, шулай да "Спутник" берничә илдә, әйтик Аргентинада, Сербиядә, Венгриядә, Сан-Маринода кулланыла.

Русиядә соңгы көннәрдә кабат коронавирус йоктыручылар һәм аннан үлүчеләр саны артуы күзәтелә.

Рәсми хәбәрләргә күрә, COVID-19дан соңгы тәүлектә 820 кеше үлгән. Бу пандемия башланганнан бирле иң зур күрсәткеч, ул 26 август саннарын кабатлый.

Шул ук вакытта Русиядә вакциналау башка алга киткән илләр белән чагыштырганда акрынрак бара. Русиядә вакциналанганнарның рәсми статистикасы юк, булган мәгълүматларга нигезләнеп, Our World in Data сайты
вакцинаның ике дозасын да русияләрнең 30 проценттан азырагы ясатуын хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG