Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатурлар авторы Швециядә юл казасында һәлак булган


Ларс Вилкс
Ларс Вилкс

75 яшьлек Вилкс утырган автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән. Рәссам һәм аны саклаган ике полиция хезмәткәре үлгән, йөк машинасының йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре алган.

Якшәмбе көнне Швеция көньягында килеп чыккан юл казасында Швед рәссамы, Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатурлар авторы Ларс Вилкс һәлак булган.

Швеция мәгълүмат чараларының полициягә сылтама белән биргән мәгълүматларына күрә, 75 яшьлек Вилкс утырган автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән. Рәссам һәм аны саклаган ике полиция хезмәткәре үлгән, йөк машинасының йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

2007 елда Мөхәммәт мәйгамбәрнең башы белән эт рәсеме ясаганнан соң һәм "исламның төп дошманнары" исемлегенә кергәннән соң Ларс Вилкс полиция сагы астында яши башлаган иде. Карикатураны Швеция һәм Дания газеталары бастырды. Басма дөньяның күп кенә илләрендә яшәгән мөселманнарның ачуын китерде, Вилкска яный башладылар, шул исәптән үтерү белән дә. "Әл-Каһидә" террор оешмасы рәссамның башы өчен 100 мең доллар бирәчәген игълан итте. 2010 елда ике ир Вилксның Швеция көньягында урнашкан өенә ут төртмәкче булды. Аңа Уппсала университетында барган лекция вакытында тыңлаучыларның берсе ташланган иде, нәтиҗәдә рәссам җиңелчә яраланды. АКШта Вилксны үтерергә сүз куешуда катнашканы өчен Коллин Лароуз ун елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Ларс Вилксның карикатурлары Charlie Hebdo сатира журналында да басылды. Нәтиҗәдә 2015 елның гыйнварында журналның офисына һөҗүм иттеләр, 12 кеше үлде.

Барлык һөҗүмнәр һәм янауларга карамастан, Вилкс берничә мәртәбә "аерылгысыз өлеше – сүз иреге булган кеше ирегеннән дә кыйммәтле әйбер" юклыгын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG