Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Хөснуллин кызының исеме "Пандора архивына" эләккән


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

Проект мәгълүматынча, Алинәнең 1,5 млн евро бәясендә күчемсез милеге бар.

Офшорларны тикшерүгә багышланган "Пандора архивы"на Татарстанның элекке төзелеш министры, хәзер Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин кызы Алинә турында да мәгълүмат эләккән. Моны "Важные истории" проекты (Русия хакимиятләре аны ят агент дип таныды) чыгарды.

Проект мәгълүматынча, 2011 елда Алинәгә 20 яшь булганда ул Британ Виргин утрауларында теркәлгән Brenigton Enterprises Limited ширкәтенә ия була.

"Офшорның Кипрдагы ширкәте Belasa Ltd хисабына караганда, әлеге ширкәтнең 1,5 млн евро бәялек күчемсез милке һәм 1,6 млн евро күләмендә бурычы бар диелгән. Нинди күчемсез милек икәнен ачыклап булмады" диелә тикшерүдә.

Моннан тыш, Алинәнең Татарстанда берничә бизнесы бар дип тә белдерелә.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков түрәләрнең оффшорлары турындагы "Пандора архивы" документында дөреслеккә туры килә торган дәлилләр юк, дип белдерде. Кремль аларны тикшерү башлау өчен сәбәп дип санамый. Бу хакта РБК хәбәр итә.

"Чынлап та күзгә ташланып торган бердән-бер әйбер – дөньяда кайсы дәүләтнең оффшор һәм салым оясы булуын күрсәтергә тырышу. Билгеле, бу – АКШ. Әлегә сүз нәрсәгә нигезләнгәне дә аңлашылмаган ниндидер раслаулар турында гына бара", дип аңлатма биргән Песков.

3 октябрь көнне Халыкара журналистлар-тикшеренүчеләр консорциумы (ICIJ) "Пандора архивы" дип аталган документ чыгарды. Ул бөтен дөньядагы сәясәтчеләр һәм эшкуарларның оффшорлары турында. Арасында Русия президенты Владимир Путинның якыннары да бар.

"Пандора архивы"нда барлыгы 12 миллион документ бар, алар 3 терабайт күләмен тәшкил итә. Күләме белән әлеге архив офшорлар турында иң күләмлесе булып санала, моңа кадәр чыккан "Панама архивы"нда бары тик бер офшор регистраторы мәгълүматлары булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG