5 октябрьдә актриса Юлия Пересильд, режиссёр Клим Шипенко һәм космонавт Антон Шкаплеров "Союз МС-19" галәм корабында Халыкара галәм станциясенә очты.
Шипенко һәм Пересильд бу очыш өчен махсус әзерлек узды, алар халыкара галәм станциясендә "Вызов" фильмы төшерәчәк. Бу галәмдә төшерелгән дөньядагы беренче нәфис фильм булачак. Сүз йөрәге авыртудан интеккән экипаж әгъзасын коткару өчен галәм станциясенә очарга мәҗбүр булган табибә хакында.
12 көн Халыкара галәм станциясендә калганнан соң, Пересильд һәм Шипенко башка бер Русия космонавты белән Җиргә кайтачак.
Байконурдагы матбугат очрашуында чыгыш ясаганда Пересильд очышка әзерлек авыр булуын әйтте, шулай да аның сүзләренчә, мондый мөмкинлек гомердә бер мәртәбә генә була ала. "Бу – могҗиза, искитмәле уңыш", дигән ул.
Шулай да проектны тәнкыйтьләүчеләр әйтүенчә, "Вызов" сәүдәгә корылган фильмын төшерүгә әзерлекләр уздыру сәбәпле Халыкара галәм станциясендә тикшеренүләр програмы ябылган һәм станциядә эшләүче космонавтлар саны кыскартылган
Июньдә "Роскосмос" җитәкчелегеннән соңгы космонавт китте. Советлар Берлеге герое һәм Русия герое Сергей Крикалёв корпорациянең башкарма мөдире вазифасыннан алынды һәм киңәшче вазифасына күчерелде. Моның сәбәпләреннән берсе Крикалёвның Халыкара галәм станциясендә фильм төшерүләрен тәнкыйтьләп чыгуы булды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!