Татарстан тикшерү комитетының дүртенче бүлекчәсендәге бүлмәдән акча һәм эш кәгазьләре урлауда шикләнелүчеләр тоткарланган дип хәбәр итә республика мәгълүмат чаралары. Беренчел мәгълүматларга күрә, 20 яшьтән 30 яшькә кадәр булган өч шикләнелүчене Әлмәттә тоткарлаганнар.
Алданрак Татарстандагы тикшерү комитетының хәзерге вакытта ялда булган тикшерүчесе сейфыннан 15 миллион сум һәм расланмаган мәгълүматларга күрә, мөһим эш кәгазьләре югалуы турында хәбәр ителде. Караклар тикшерү комитеты бинасына якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә кергән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!