Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күп балалы ана зары: җәмгыять безне аңламый


Әминовлар гаиләсе
Әминовлар гаиләсе

Биш бала тәрбияләүче Әминовлар гаиләсе кайчандыр җитеш тормышта яшәгән. Дүрт ел элек гаилә башлыгы Зәфәр авырып киткән, аннары хатыны да авырган. Документларда буталчык аркасында, бала пособиесеннән дә мәхрүм калганнар. Гаиләнең авыр язмышы, тормыш шартлары турында Сабина ханым белән сөйләштек.

Сабина Әминова чыгышы белән Балык Бистәсе районыннан, аңа 26 яшь. Үзе дә күп балалы, авыр хәлле гаиләдә үскән. Әнисе базарда сатучы, әтисе урам себерүче булып эшләгән. Әнисендә яман шеш табылгач, өстәвенә эпилепсия өянәге дә күзәтелгәч, балаларны приютка алганнар. Сабина приютта үскән. Эчми-тартмый, эшли торган ир белән гаилә корып, күп балалар үстерергә хыялланган. Хыялы тормышка ашкан: ул бик яшьли Зәфәр исемле таҗик егетенә кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала тапкан.

— Ирем төзелештә ташчы булып эшләде, авыр блоклардан йортлар күтәрәләр иде. Фатир сипләү эшләрен дә башкарды. Без бернинди мохтаҗлык күрмәдек. Бер атнада гына да 50-60 мең сум эшләп алган чаклары булды. Таҗикстанга туганнарына җибәрергә дә, безгә җитеш тормышта яшәргә дә җитә иде. Дүрт ел элек кенә бар да яхшы иде, шулай яшьли икәүләп авырый башларбыз дип уйламадык. Бу берәр бозым-сихер микән әллә? Шушы саздан чыга алмыйбыз, - дип сөйли Сабина.

Күп балалы ана зары: җәмгыять безне аңламый
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:05 0:00

Бүген инде гаиләдә биш бала. Кызлары Тахминага – 9, Әминәгә - 7 яшь. Малайлары Хәйдәргә – 5, Рәхимгә – 3, Йосыфка 2 яшь. Сабина әйтүенчә, дүрт ел элек иренең ашказаны авырта башлаган, эчәклегендә тромблар тапканнар. Хастаханәдә ятып чыккач, авыр физик эшләрне дә тыйганнар. Әле анда да ул шпаклевка, буяу эшләрен башкарып төзелеш тирәсендә йөреп торган. Соңыннан, машина арендалап такси эшенә чыгып киткән.

Сынау арты сынау килде безнең гаиләдә

— Сынау арты сынау килде безнең гаиләдә. Машина арендалап таксига чыккан иде, юл казасына очрады. Тагын проблемнар башланды. Бераздан бөерендә ташлар табылды, аңа даруга бик күп акча кирәк булды. Аннары газ белән агуланды, кулы сынды... Үземнең дә башта бер аягым сынды, анысы төзәлеп кенә бетте, икенчесе сынды. Бер аягымда әле дә тимерләр тора, - дип сөйли Сабина Әминова.

Ул гаиләсенә шундый авырлыклар килгәч, беренче тапкыр ярдәм сорап барган чагын хәтерләвен дә әйтте. Берничә ел элек, балалары бронхит белән авыргач, дару алып бирмәсләрме дип, "Ярдәм" мәчетенә мөрәҗәгать иткән булганнар. Алар ярдәм итмәгән, балалар да савыккан. Берәр ел узгач, "Ярдәм"нән шалтыратып: "Сез, чынлап та, мохтаҗмы?" дип кызыксынганнар. Аннары килеп караганнар.

Гаилә бүген Казанда ике бүлмәле фатир арендалап яши. Күп балалы гаиләгә арендага фатир бирергә теләүчеләр булмагач, алар ремонтсыз, җиһазсыз фатирга риза булып яшәргә мәҗбүр. Ир, авыруына карамастан, машина арендалап таксида йөрүен дәвам итә. Тик аның акчасы гына җитми.

Сабина Әминова
Сабина Әминова

— Машинаны арендалауга көненә 1500 сум кирәк. Әле узган елларда гына ирем таксида эшләп кайта иде, бензинны, аренданы санамасаң тәүлеккә 1500 сум акчасы үзебезгә кала иде. Ә хәзер такси күпме, кешеләр автобуска күчтеме, әллә бензин бәясе арту сәбәп булдымы – гаиләгә мең сум да калмый. Без бит башта Балык Бистәсендә яшәдек. Анда эшкә урнашу бөтенләй реаль түгел, хәтта әбиләрне карарга социаль хезмәткәр булып урнашам дисәң дә кемнеңдер туганы булырга кирәк. Эш булмагач, Казанга күчеп килдек. Мин бишенче балага авырлы килеш, базарда агач үсентеләре сатып йөрдем. Без яшәгән фатирның астында участковый яшәгән икән. Беркөн безгә менеп, иремнең документларын тикшерде дә, прописка урынында яшәмәгәнгә протокол язды. Мәхкәмәгә бардык, елый-елый хәлебезне аңлаттым. Үзебезнең торагыбыз да юк, үзем дә приюттан чыккан бала, дидем. Шунда хөкемдар, балаларны исәпкә алып, 5 мең сум штраф билгели ала иде, юк – 15 мең сум штраф салды. Хәлгә кермәделәр. Җәмгыять безнең кебек күп балалы гаиләләрне бөтенләй аңларга теләми, - ди Сабина.

Кайдадыр ярдәм сорап барсаң да, "ул баланы нәрсә уйлап таптыгыз", дип борып чыгаралар икән. Хәтта Социаль яклау үзәгенә канун тарафыннан тиешле түләүләрне сорап барсаң да, дорфа мөнәсәбәткә, "ник таптыгыз", "акча өчен бала табасыз", дигән сүзләр ишетергә туры килә Сабинага.

Бала тапканчы нәрсә уйладыгыз? Нигә шул кадәр бала таптыгыз, диләр безгә

— Күп балалы гаиләгә яшәү бик авыр, каядыр барып зарлана да алмыйсың, алар сиңа: "Бала тапканчы нәрсә уйладыгыз? Нигә шул кадәр бала таптыгыз?" – диләр. Хәтта мөселманнар арасында да шулай диючеләр бар. Бервакыт Социаль яклау үзәгенә документлар илткәндә: "Менә "понарожали", хәзер бездән таләп итәсез", дип сүктеләр. Андый кешеләргә күз йомабыз инде.

Без бит үзебезгә тиешлене генә сорыйбыз, аларның кесәсенә кермибез, ни өчен шулай дияргә? Алар бездән кабул итәргә тиешле документны да тыныч кына кабул итә алмыйлар. Мин бит үзем дә үзмәшгуль булдым, салымнар түләдем. Ирем дә шәхси эшмәкәр булып акча эшли алганда салымнар түләде. Без бит халыкның салымын гына ашап ятмыйбыз, үзебез дә түлибез. Ирем әле дә шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән килеш тора, анда бер тиен акча эшләмәсәң дә ел саен 40 мең сумны болай гына түләп торасы. Мәктәптә дә комитетка яки укытучыларга бүләкләргә акча җыю була. Ике кызым бер үк сыйныфта укый. Башкалар мең сум җыйганда, миңа 2000 сум бирергә кирәк. Андый чакта да хәлгә кермиләр. Кулымда акча булганда, жәл түгел. Ләкин кайчакта гаилә бюджетыннан 500 сумны тартып чыгару да бик кыен. Хастаханәгә баргач, күп балалы дип чиратсыз уздырырга сорасаң да хәлгә керүче юк. Менә бүген 4 сәгать чиратта утырдым. Балаларым кеше белән утырып тора дисәң дә аңламыйлар. Аларны ияртеп барсаң да уңайсыз, әле берсе сияргә сорый, икенчесенең урамга чыгасы килеп елый, өченчесе кешеләргә тия башлый. Фатир арендалап тору да кыен, чөнки күп балалы гаиләгә берәү дә фатир бирергә теләми, - ди Әминова.

Күп балалы гаиләгә Балык Бистәсендә җир дә бирелгән. Әмма аларның аны барып күргәне дә юк, чөнки, йорт салабыз дип, җир артыннан йөри башлагач, район администрациясендә ул җирдә әле 10 елсыз бернинди коммуникация, ут, газ булмаячагын аңлатканнар.

Әминовларның балалары
Әминовларның балалары

Әминовлар биш балалы гаилә буларак фатирга чиратта да тора, тик аның да кайчан буласы билгесез. Балык Бистәсе торак фондында хәтта чиратта ничәнче булып торуларын да белеп булмый икән.

— Торакка чиратка бастык. Әле пандемиягә кадәр басарга тиеш идек, документлар артыннан күпме чаптык, карантин игълан иттеләр дә бөтен җыйган документлар янды. Бер елдан яңадан җыярга туры килде. Әле чиратка басканга 3-4 ай гына. Җирне дә 10 елдан соң гына күрәсез диделәр, юлы да, уты, суы, газы да юк икән әле. Кая гына ярдәм сорап барсаң да, дәүләттән сезгә җир тиеш, йорт тиеш, дияләр дә чыгаралар. Тиештер дә, ләкин ул кайчан булачак, безгә бит бүген яшәргә кирәк, - ди Сабина.

Гаиләгезгә бер айга күпме акча кирәк, дигән сорауга Сабина 50-70 мең сум кирәк диде. Фатирга түләүләргә генә аена 18-20 мең сум китә.

Авыз тутырып ит ашап утырмыйбыз инде

— Кечкенә балалар булгач, сөт ризыкларына аена 10 мең сумнан артык акча кирәк. Иткә күп тотыла – 3-4 мең сум. Бер тавык алсам, аны 3-4 тапкыр пешерәм. Итсез ризык ашыйсылары килми. Ашарга пешерсәң, "ите юкмы әллә", дип актаралар да актаралар. "Юк ит, юк!" - дип кычкырасы килә кайчакта. Авыз тутырып ит ашап утырмыйбыз инде, исе булса да, итле шулпа барыбер икенче. Кечкенә балада – рахит, Блаунт авыруы дигән диагноз куйдылар. Аңа витаминнарга бай махсус ризык, аерым витаминнар кирәк. Өч-дүрт көнгә җитә торган Д витаминының бер шешәсе 200 сумнан артык тора. Хәзер аңа ел ярым шуны бирәсе. Азык-төлеккә бәяләр бик үсте. Май белән шикәр, он күзалдында ике тапкырга үсте инде. Элек үзем ипи пешерә идем, 50 сум торган пачкалы он хәзер 102 сум булган.

Кием күп кирәкми безгә. Кечеләре олыларыннан калганын киеп үсә. Шуңа олыларына кием алырга тырышабыз, мөмкинлек булмаса фондларга мөрәҗәгать итәбез. Мәктәп киемнәре бик кыйммәтләнде. Узган ел кызыбызга спорт киеме алырга акча булмагач, аның физкультура укытучысы белән тарткалашып беткән идек. Хәзер балалар мәктәпкә киткәч, аларның юлына да күп акча тотыла. Әле көнкүреш химия тауарлары күпме кирәк, саный башласаң очына чыгарлык түгел, - ди Сабина.

Әминовларның балалары
Әминовларның балалары

Әминовлар гаиләсенә "Сабиль", "Зәкәт" фондлары ярдәм итеп тора. Соңгысы Корбан ите, балаларга мәктәпкә кирәк-ярак, гошер сәдакасы таратканда шалтыратып чакыра икән.

Кемнәндер ярдәм сораганчы мин мең тапкыр уйлыйм, чарасыз чакта гына сорыйм

— Казандагы кайбер фондлар без ярдәм сорап бармасак та ярдәм итеп тора. "Сабиль", "Зәкәт" фондлары, мәсәлән. Авырганда да ярдәмнәре күп булды. Булыша торган мөселман байлары да бар. Һәркемгә булышмыйлар билгеле. Безнең өйгә кемнәр генә килеп, сез чынлап та мохтаҗмы дип, тикшереп китмәде инде. Кемнәндер ярдәм сораганчы мин мең тапкыр уйлыйм, чарасыз чакта гына сорыйм. Яхшы яшәүдән ярдәм сорамыйм бит. Ашамлыклар бетә, балаларга киемнәр калмый, фатирга түләргә булмый – шундый чакта мине белгән кешеләргә генә, күбрәк мөселман кардәшләребезгә мөрәҗәгать итәм. Күптән түгел генә миңа УЗИ узарга, ирем бөере белән урын өстенә егылгач, 10 мең сумга дарулар алып аңа система куярга кирәк булды – шунда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Балаларга кышкы курткалар кирәк булды, анда да безгә даими ярдәм итүче бер кешегә ярдәм сорап бардым. Ә болай ниндидер оешмаларга барсаң, безне ишетмиләр, - ди Әминова.

Хатын балалары өчен тиешле пособиеләрне алмавын да сөйләде. Июнь аена кадәр ул социаль килешү програмы нигезендә һәр балага яшәү минимумы күләмендә пособие алып барган. Ул вакытта беркемнән бернинди ярдәм сорап йөрмәгән. Тик салым хезмәтенә кертелгән документларда хата китү сәбәпле, бүген ул пособиесыз калган.

— Ирем шәхси эшмәкәр булып теркәлгәч, ул эшләмәсә дә, салым хезмәтенә елына бер тапкыр хисап кертергә кирәк. Ул кәгазьләрне мин тутыра белмим, ирем дә урысча укый-яза белми, шуңа бер бухгалтер ханымга мөрәҗәгать итә идек. Бу юлы ул кулын сындырган булып чыкты да, яшь кенә кызга бардык. Ул кәгазьләрне бутап, иремнең исем-фамилияле битенә башка кешенең кәгазьләрен беркеткән. Шуның аркасында миңа хәзер бер пособие дә түләнми. Ул хатадан соң кая гына бармадым, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем, син хәзер мошенник сыман күренәсең диләр. Мин анда июньдә барган идем, хәзер ноябрьдә яңадан барып карармын дип торам. Социаль килешү програмы белән мин 30 мең сумлап акча алырга тиеш, тик ул бирелми, - ди Сабина.

Күп балалы хатын-кызлар ниндидер профессия үзләштерә, эшкә урнаша аламы, дигән сорауга Сабина моның мөмкин хәл булуы турында әйтә. Балаларына социаль килешү белән пособие артыннан йөргәндә, Социаль яклау хезмәте аңа ниндидер һөнәр үзләштерү шарты куйган. Хатын ризалашкан – бүген ул машина йөртергә өйрәнә, шуңа укый.

— Мин кияүгә чыкканчы юристлыкка укый идем. Укып бетермәдем, кияүгә чыктым. Әгәр хатын-кыз теләсә, балалар белән дә эшли ала дип саныйм. Пандемия вакытында миңа "Савель" фонды тегү машинасы бүләк итте, маскалар тегеп тә саттым, шуның белән акча эшләдем. Кайда урын-җир тектем, кайсына күлмәген кыскарттым. Хәйрия итеп тә маскалар тегеп тараттык. Массажист, чәчтарашка укып була. Социаль яклау үзәгеннән социаль килешү нигезендә акча ала идем. Шунда алар миңа ниндидер һөнәр үзләштерергә кирәк дигән шарт куйдылар. Башта чәчтарашка барыйммы дип уйлаган идем, аягыма операция ясалган килеш басып тора алмам дип уйладым да, машина йөртүгә укый башладым. Үзлегемнән машина йөртүгә укырга мәңге бармас идем, ә социаль яклау үзәге, биржа аша мине укытты. Мәктәп тә таптылар, түләделәр дә, - ди Сабина.

Күп балалы аналарга аралашу өчен ниндидер үзәкләр, ярдәм итәрдәй социаль психологлар бармы, дигәнгә, Сабина алар хакында белмәвен әйтте.

— Тормыштан туеп, бик арысам, юанычны балаларда табам. Шул балаларга сыенып алардан күңелемә җиңеллек алырга тырышам, - ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG