Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски колониясендә булган җәзалаулар турында тикшерү чыкты  


Аны The Insider басмасы чыгарган. Колония камерасы аша узганнар үзләрен ничек җәзалауларын тасвирлаган.  

The Insider басмасы (Русиядә "ят агент" дип танылды) Красноярски краеның 31нче колониясендәге камера тибындагы бердәм бинасында булган җәзалаулар турында тикшерү чыгарды.

Басма мәгълүматына күрә, анда бөтен крайдан тәртип бозган, шул исәптән иртәнге күнегүләр ясаудан баш тартканы яки сүгенгәне өчен ел саен 200 тоткын китерелә.

Бу камералар аша узган тоткыннар бер үк алымнарны тасвирлый: китерелгәннәрне матрасларга урыйлар, ярылары өзелгәнчегә кадәр кулларын һәм аякларын каералар, агач чүкеч белән табан асларына сугалар, башларына пакет кигерәләр яки чүпрәк белән урыйлар һәм аңнарын җуйганчыга кадәр буалар, йөзләренә тастымал каплап, шуның аша сулый алмаслык, тончыгырлык итеп чәйнектән су агызалар, арт якларыннан электрошокер белән ток суктыралар, дип яза басма.

Краснояр краеның иҗтимагый күзәтү комиссиясенең элеккеге рәисе Валерий Слепуха сүзләренә күрә, тоткыннарга психотроп йогынты да ясала: ниндидер дарулар бирәләр, инъекцияләр ясыйлар, камераларга билгесез матдәләр җибәрәләр.

Басма әңгәмәдәшләре сүзенчә, оешмада берничә җитәкче алышынган, аларның һәрберсе җәзалауларда шәхсән үзе катнашкан.

Алданрак Gulagu.net хокук яклау проектын оештыручы Владимир Осечкин Русия колонияләрендә махсус хезмәтләрнең хөкем ителгәннәрне рәхимсез рәвештә җәзалаулары яздырылган "яшерен" видеоархивны ала алуын белдерде. Осечкин сүзләренчә, видеоархив ФСИНның Владимир, Саратов һәм Иркутскидагы өч төбәк идарәсенә кагыла.

Сүз 40 ГБ-тан артык видеолар турында бара. Аларның берничәсе проектның YouTube-каналында чыкты.

Шуннан соң Русия тикшерү комитеты тоткыннарга карата җенси көчләү гамәлләре кылулары турында җинаять эше ачты, ә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) тикшерү башлатты.

"Ярдәм кирәк" фонды хокук яклаучылары исәпләвенә күрә, алты ел эчендә - 2015 елдан 2020 елга кадәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) иректән мәхрүм ителгәннәрне газаплау, аларны кешелексез һәм дәрәҗәләрен төшерердәй шартларда тотулары уңаеннан шикаятьләрне карап, Русиядән мөрәҗәгать итүчеләргә 3,5 миллион евро (300 миллион сум тирәсе) түләргә дип карарлар чыгарган. Бу ФСИНның еллык чыгымнарының 0,1 проценты гына. Соңгы елларда тоткыннарның саны кыскартылса да, ФСИН чыгымнары үсә бара. Бу хакта хокук яклаучылар докладына сылтама белән РБК хәбәр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG