Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда узачак президент сайлау Русия тарихында иң кыйбатлысы булырга мөмкин 


Сайлауларга 33 миллиард сум тотарга ниятлиләр. Белгечләр 2024 елда узачак сайлауларга чыгымнарның артуын электрон тавыш бирүне киңәйтү белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлый. 

Хөкүмәт 2024 елда Русия президентын сайлауга бюджет чыгымнарын 33 миллиард сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Бу 2022-2024 елларга федераль бюджет кануны өлгесендә каралган, аны хөкүмәт Русия думасына 30 сентябрьдә керткән. Бу хакта РБК яза.

Декабрь аенда кабул ителгән 2021-2023 елларга федераль бюджет канунында президент сайлауларын әзерләү һәм үткәрү өчен 19,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Хәзер аның күләмен 13,4 миллиард сумга, ягъни 56 процентка арттыру тәкъдим ителә. Шул рәвешле, сайлауларның чыгымы 33,2 миллиард сумга җитәчәк.

РБК әйтүенчә, 2024 елда узачак сайлаулар Русия тарихына иң кыйбатлысы булып кереп калырга мөмкин. 2018 елгы президент сайлаулары 14 миллиард сум тирәсенә төшкән (бюджетка кертелгән 17,7 миллиард сумнан). 2012 елда сайлауларга 10,4 миллиард, 2008 елда – 4,9 миллиард, 2004 елда – 2,6 миллард сум тотылган.

РБК белән әңгәмәсе вакытында юрист Денис Паньшин сайлауларга чыгымнар билгеләнгәндә бюджетка чыгымнарның максималь суммасы кертелә, дип белдергән. Шулай ук ул 2024 елда узачак сайлауларга чыгымнарның артуын электрон тавыш бирүне киңәйтү белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлый.
"Дигитал технологияләр – арзан түгел, белгечләре дә кыйммәтле. Моннан тыш, кибер-иминлек өчен дә чыгымнар кертү кирәк", дигән ул.

Ростов өлкәсенең элеккеге сайлау комиссиясе башлыгы, юрист Сергей Юсов исә, президент сайлауларына чыгымнар билгеләгәндә икенче тур булу ихтималын да күз уңында тоталар, дигән. Әмма аның сүзләренчә, кайсы өлкәдә чыгымнар артуын Үзәк сайлау комиссиясе смета төземи торып анализлау мөмкин түгел. Смета сайлаулар билгеләнгәннән соң игълан ителә.

Сентябрьдә узган Русия думасына сайлауларда Мәскәүдә һәм тагын алты төбәктә дистанцион электрон тавыш бирү кулланылды.

Мәскәүдә аның нәтиҗәләрен икенче көнне генә игълан иттеләр. Кәгазьдәге тавыш бирүләрдә оттырса да, хакимият намзәтләренең яртысыннан күбесе электрон тавыш бирүләр нәтиҗәсе ярдәмендә җиңеп чыкты.

Бу хәрәмләшүләрнең булуы турында шик уятты. КПРФ һәм "Яблоко" фиркасеннән Русия думасына намзәтләр Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруларын таләп итте. КПРФ Мәскәүдә сайлау нәтиҗәләренә каршы ике чара оештырды, шуның аркасында аларга куәт оешмасы вәкилләре басымы булды.

Мәскәүдәге сайлауларны күзәтү иҗтимагый штабы техник төркемгә Мәскәүдәге тавыш бирүләрнең нәтиҗәсен яңадан исәпләргә кушты. Соңрак штаб электрон тавыш бирүләрдә канун бозулар булмады, дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG