Accessibility links

"Бердәм Русия" думада 450 мандатның 324ен алачак


Намзәт Борис Вишневский сайлау плакатында фамилиядәшләрен күрсәтә
Намзәт Борис Вишневский сайлау плакатында фамилиядәшләрен күрсәтә

Электораль математик Сергей Шпилькин "Бердәм Русия" нәтиҗәләре 15 процентка арттырылган булуы бар дип саный.

Җомга көнне Русия Үзәк сайлау комиссиясе Русия думасына сайлауның нәтиҗәләрен раслады.

Сайлауларның рәсми нәтиҗәләренә күрә "Бердәм Русия" думада 324 урын алачак. Бу узган чакырылыш белән чагыштырганда, азрак (343), шулай да хакимият фиркасе конституцион күпчелекне саклап калды.

Русия думасына шулай ук КПРФ — 57 мандат (42 иде), "Гадел Русия" — 27 (23 иде), ЛДПР — 21 (39 иде), шулай ук "Яңа кешеләр" фиркасе (аның 13 мандаты булачак) узды. Думада, шулай ук, "Гражданлык платформасы", "Ватан", "Үсеш фиркасе"ннән берешәр вәкил һәм үз-үзен тәкъдим иткән һәм хакимият тарафыннан хупланган биш намзәт булачак (алар арасында Анатолий Вассерман, Олег Леонов һәм Дмитрий Певцов та бар).

Бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция вәкилләре сайлауларда күп төрле канун бозулар булуын сөйләде. Кайбер төбәкләрдә сайлауга килүчеләр саны һәм "Бердәм Русия" күрсәткечләре гомумрусиянекеннән дистәләгән процентка югары. Электораль математик Сергей Шпилькин мәгълүматына күрә "Бердәм Русия"нең нәтиҗәләре 15 процентка арттырылган булуы бар.

Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләренә дәгъва белдерүчеләр күп булды. Рәсми нәтиҗәләргә күрә, 15 бүлгедә дә хакимият хуплаган намзәтләр җиңгән. Оппозиция вәкилләре электрон тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булды дип саный. КПРФ вәкиле исә Үзәк сайлау комиссиясе утырышында фирканең Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен танымавын белдергән.

Элегрәк Русия думасына намзәтләр электрон тавыш бирүне гамәлдән чыгару яклы коалиция комитеты оештыруы билгеле булган иде.

"Яблоко" фиркасенең тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару таләбе канәгатьләндерелмәгән. Алданрак фирка Үзәк сайлау комиссиясенә сайлаулар вакытында күпсанлы канун бозу мисалларын күрсәтеп сәбәпле шикаять язган иде.

25 сентябрьдә КПРФ Русия думасына сайлау нәтиҗәләренә каршы протест чарасы уздырырга ниятли. Моны митинг түгел, депутатлар белән очрашу рәвешендә уздырырга теләсәләр дә, полиция бу чараларның хакимият белән килештерелмәве турында кисәткән.

Русиядә 17 сентябрьдән башлап өч көн дәверендә Русия думасының VIII чакырылышы депутатларын сайладылар. Шулай ук җирлек һәм төбәк сайлаулары узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG