Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Галиев: "Халык мине белмидер дип уйлыйм"


Марсель Галиев

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевка 75 яшь тулды. Азатлык әдип белән язучының кадере, әдәбияттагы үзгәрешләр, милли вазгыять хакында сөйләште.

— Марсель абый, 75 яшегезне нинди кәеф белән каршы аласыз? Үткәннәргә карап нинди нәтиҗәләр ясыйсыз? Эх, менә бу урында дөрес эшләмәдем бит дигән үкенечләрегез бармы?

— 75 яшь тулу турында уйлаганым да юк, дөресен әйткәндә, уйларга да куркам. Шул арада каян тулды икән ул? Әле кайчан гына япь-яшь идек, гомер бигрәк тиз узып китте. Хәзер дөнья йөзендә вакыт та бик тиз уза бит. Элекке кебек шәмле, атлы дөнья юк. Бүгенге кешенең йөрәк тибеше, кан агышы да тизрәк ахры. Бөтен нәрсә тизләнештә. Язу да шулай. Кыска язабыз бит инде хәзер.

Калын-калын романнар заманы үтеп китте. Толстойның дүрт томлык "Война и мир" романын Америкада үзе исән вакытта ук юка гына бер том итеп чыгарганнар. "Бездә халык эшли, аның томнар укырга вакыты юк", дигәннәр. Бу шул вакытта ук, йөз ел элек булган хәл. Димәк, хәзер романнарны бигрәк тә кыска язарга кирәк. Үкенеч дигәннән, үткәннәргә карап үкенеп утырсаң, бик авыр булыр иде. Күп нәрсәгә, димәк шулай тиеш булган, дип карыйсың, үкенеп утырып булмый.

Марсель Галиев: "Язучының кадере бетте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:11 0:00

— Гәрәй Рәхимне озатканда аның улы әтисе турында искә алып: "Мине халык онытмаган икән, мине беләләр икән", дип сөенгәнен сөйләгән иде. Ничек уйлыйсыз, халык үз язучыларын, шагыйрьләрен беләме? Сезне беләләрме?

Халык мине белмидер дип уйлыйм, шуның белән тыныч кына яшим

— Мин беркайчан да халыкка үземне белгертергә тырышып, чыгышлар ясап, телевизорда күренеп йөрмәдем. Фотога төшкәндә дә электән үк артта гына басып тора идем. Кичә син билгеле булырга мөмкин, бүген – юк. Дан дигән әйбер бик вакытлы бит ул. Халык мине белмидер дип уйлыйм, шуның белән тыныч кына яшим.

Мәктәпләргә, китапханәләргә очрашуларга чакыралардыр, укучы белән язучы арасында барыбер ниндидер элемтә бардыр. Элекке укучы белән бүгенгесе арасында аерма зурмы?

— Дөресен әйткәндә, укучыларым белән бик очрашканым юк. Чакырган кеше дә юк. Нишлиләр алар? Кемнәр алар? Мин ун ел чамасы Биектау районындагы Иске Казанга, Ханнар чишмәсенә суга йөрим. Авыл кешеләре күз алдында үзгәрә. Элек балалар гына әзрәк урысча сөйләшсә, хәзер әбиләр дә балалары белән урысча сөйләшә. Шунда бер абзый әйтә: "Тукай шигырьләрен оныгыма акча түләп ятлатам, бер куплетка бер мең сум түлим", ди. Әнә шундый хәлгә калды кеше. Мин мәктәптәге очрашуларда яки башка җирдә андый балаларны күрергә теләмәс идем.

Әйе, элекке заманнарда, совет чорында мәктәпләргә очрашуларга йөри идек. Тик ул чор балалары йомыкый, сорау бирергә курка иде. Үз фикерен курыкмыйча әйткән бер малайны гына күрдем. Кукмара районында Мәхмүт Хәсәнов дигән язучы бер хикәясен укыды да: "Балалар! Тагын берне укыйммы?" диде. Шунда артта утырган бер малай торды да: "Укымагыз, абый!" диде. Миңа менә шул ошап калды. Шул батыр малайның исемен язып алмаганмын, кем булды икән ул?

Алайса татар халкында иҗат кешесе кадерле шәхес дип әйтеп буламы соң?

— Язучының гына түгел, гомумән, кешенең кадере бетте бит хәзер. Соңгы ике елда ул бөтенләй калмады. Менә бу авыруны уйлап табып, бөтен дөньяның психологиясен үзгәрттеләр бит, сизәсезме соң шуны? Кая монда язучы кадере турында уйлау? Хәзер шул Мәскәү депутатлары гына халыкка танылып, чыгыш ясап, шоу күрсәтеп йөриләр. Хәзер шулар заманы килде. Әллә ни майтармыйлар да, ләкин аларның энергиясе сүзгә чыга, алар авторитет. Ә татарны аерып карасак... Бездә бит хәзер мәктәпләрдә телгә каршы эш эшләүләр, хәтта ата-аналарның ана телендә укытмаска кирәк дип чыгышлар ясаулары. Мине бик шаккаттыра, әлбәттә. Халыктан мондый нәрсә көтмәгән идем. Ләкин эчтән уйлыйм: без бит бу хәлгә дистә еллар буе әзерләнгәнбез. Бездә бүген катнаш никахлар 50 процентка якын, ә ул үзеннән-үзе телнең бетүенә китерә. "Милләтне бетерәсең килсә, катнаш никахларны күбәйт", дигән бит акыллы кешеләр.

Галимҗан Ибраһимовның ул әсәре күптән чүплеккә ташланырга тиеш

Аннан мин дәреслекләргә кергән ике әсәр: Галимҗан Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми?" һәм Мәҗит Гафуриның "Кара йөзләр" әсәрләре үзенең мәкерле эшен эшләде дип уйлыйм. Татар кызына руска кияүгә чыгарга кирәк, татар ире сугыш чукмары була, өйдә дә тынгы бирми, дигән фикерне ул әсәрләр ана сөте белән кертә. Урыста әти-әнисен балта белән чабып үтерүчеләр дә бар, әмма ул хакта дәреслеккә кертмиләр бит. Бу эшләр махсус эшләнде һәм ул әсәрләрне чүпкә ыргытырга кирәк дип саныйм. Классик ул гел алтын йомырка салып утырмый, әзрәк карарга, сайларга кирәк. Күптән түгел ишетәм: Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр"ен Курчак театрында куйганнар. Нигә кирәк иде ул? Нәрсәгә өйрәтә бу әсәр? Ачлык коточкыч әйбер, ул бар кешене дә җүләрләндерә, ул бар халыкта да булган, ләкин аны нәкъ менә татар язган. Татар кеше ашый икән, дип карыйлар инде аны. Галимҗан Ибраһимовның ул әсәре дә күптән чүплеккә ташланырга тиеш.

Мин армиядә вакытта казармада бер солдатның акчасы югалды. Дүрт взвод, 120 кеше арасында татарлар да күп иде. Шул акчаны татарда гына таба күрмәсәләр ярар иде, дип бик борчылдык. Әгәр ул татарда табылса, аны "татарин" дип йөртәчәк иделәр, ә рус кешесе карак булса, ул "плохой парень" гына була. Нинди дөньяда, нинди даирәдә, нинди илдә яшәгәнеңне уйларга кирәк әзрәк. Казанда, дачасында кешеләрне ашап яткан җинаятьче Алексей Суклетин дигән адәмне тоткач та, Мәскәүдән махсус тикшерүчеләр килеп, нәселендә татарлар юкмы икән дип, җиде бабасын тикшерделәр. Булмады, бабаларында татар каны табылмады. Шуннан соң безнең юристлар татар табылмады дип бәйрәм иттеләр.

Иҗат кешеләренең киләчәктә кадере артыр дип уйлыйсызмы, әллә бөтенләй бетәрме?

— Мәскәүдә Ленинның кабинетында бер сын күреп шаккаткан идем. Ул сынны Америка миллионеры Арманд Һаммер Ленинга бүләк иткән булган: китаплар өстендә маймыл утыра һәм кулына кешенең баш сөяген тоткан. Гаҗәп фәлсәфи мәгънә бар анда. Бер яктан, кеше, син минем хәлгә калып, маймыллыкка кайтып барасыңмы, дия кебек. Икенче яктан, шушы китапларны укып нәрсәгә ирештең, миннән акыллы булдыңмы, дип әйтә сыман. Без бүген әнә шул маймыл хәленә кайтып барабыз, китап уку бетеп бара.

"Киләчәктә минем китаплар укылмаячак, аларны укырлык татар кешесе калмаячак, гомер буе нәрсәгә иҗат иттем инде мин?" дип уйлаганыгыз юкмы?

Ярый әле, томлыклар чыгарам дип, көне-төне язып, беркая чыкмыйча утырмаганмын

— Уйлыйм һәм сөенеп тә куям: ярый әле, томлыклар чыгарам дип, көне-төне язып, беркая чыкмыйча утырмаганмын, диям. Мин дә кешечә яшәп, кеше бәйрәм иткәндә бәйрәм итеп, күңел ачып яшәгәнмен дип уйлыйм. Чөнки гомер буена йөзәр том язган кешеләрнең китаплары хәзер берәүгә дә кирәкми. Аларны укучы юк. Марксизм, ленинизм дип үстек бит инде. Карл Марксның әсәрләре инглизчәдә 90 томга якын икән, ә безнең телгә аның 45 томы гына тәрҗемә ителгән. Без үзебезне марксистик ил дип йөрибез, ә шул илнең нигезе буласы китапларның яртысы да тәрҗемә ителмәгән.

Марсель абый, менә хәзер татар теле тирәсендә сүзләр күп сөйләнә. Комиссияләр дә төзиләр, бәйгеләр игълан иткән булалар. Ә мәктәпләрдә ул факультатив дәрәҗәсендә генә калды, балалар бакчаларында да методистлар балалар белән татарча сөйләшүне тыя дигән сүзләр ишетелә. Мондый вазгыятьтә телнең киләчәген ничек күзалдына китерәсез?

— Телгә беренче һөҗүмне 1961 елларда Хрущев ясады. Хәтерлим әле: Оренбур өлкәсенә бардык, анда кайбер районнардагы халык безнең Азнакай ягындагы кебек чип-чиста татарча сөйләшә иде. Шул елларда мәктәпләрдәге укытучылар зарлана башлады: чит республика дип әйтеп, татар телен укытуны тыя башлаганнар. Сталин да андый һөҗүм ясамаган. Икенчесе - менә шушы еллардагы һөҗүм. Киләчәктә нәрсә булыр, әйтә алмыйм. Мин тел, аның матурлыгы, язмышы турында, халык турында бик күп уйландым, яздым. Минем хәзерге вакытта аның турында сөйләшәсем килми, чөнки мин бу әйберне бик авыр кичерәм.

Марсель абый, милли үзаң мөһимме, әллә телне белүме? Хәзер бит урысча сөйләшеп, үзен татар дип атап, милләтче булып йөрүчеләр дә бар.

— Үзаң да мөһим әйбер, әлбәттә, әмма телне белсә яхшырак. Мин андый урыс телле татарларны кытай теленә күчәргә әзерләнүчеләр дип кабул итәм. Миллиард кешесе булган халыкның теле озаграк яшәячәк бит инде. Әгәр икенче телгә күчәсең икән, турыдан-туры кытай теленә күчәргә кирәк. Бервакыт Туфан Миңнуллин белән татар авылы аша узып барганда, ул: "Бу авыл кытайча ничек аталыр икән?" дигән иде. Шул искә төште.

Татар зыялылары илдә барган вакыйгаларга карата үз фикерен әйтми диярлек. Совет чорында вакытында Еники, Ахунов, Хәкимнәрнең сүзе кыйммәтле булган, алар үз фикерен дә әйткән һәм тыңлата да белгәннәр. Урыс язучылары, артистлар бердәм төстә митингларга да чыккан, сәяси тоткыннарны яклап фикерен дә әйткән. Бүгенге татар зыялылары ни өчен шундый сүлпән, битараф?

Илне таркатуда, капитализмга күчерүдә язучылар зур роль уйнады

— Заманында әйтелде, мәйданнарга да чыктылар, ачлыкта да утырдылар. Ләкин аның нәтиҗәсе бик юк бит, нишләтәсең инде? Хакимияттә надан кешеләр утырамы, без генә өйрәтергә тиешме аларны? Алар үзләре безне өйрәтергә тиеш. Анда бит шулай ук югары белемле кешеләр утыра. Язучылар үз киңәшен бирә, җитәкчеләргә дә әйтә инде ул, аның өчен каядыр чыгып кычкыру мәҗбүри түгел. Дөресен әйткәндә, илне таркатуда, капитализмга күчерүдә язучылар зур роль уйнады. Күчтеләр дә, язучыны нинди хәлгә калдырдылар: бөтен иҗат йортлары бетте, иҗат итәрлек шартлар бетте. Кирәкмәгән кешеләр яхшырак яши башлады. Бу җәмгыятьне язучылар эшләп бирде бит. Көрәшнең файдасы юк, димәк.

Марсель абый, сез ел да Хәтер көненә чыгучы язучыларның берсе. Хәтер көненә чыгучыларның сафы елдан-ел сирәгәя, милли интеллигенция өлкәнәйде, кемдер бакыйлыкка күчә, кемдер авырый... Тагын берничә елдан бу көн бөтенләй онытылырга да мөмкин. Бу хәлне булдырмас өчен нишли алабыз?

Беренчедән, әлбәттә, Хәтер көнен рәсмиләштерергә кирәк. Икенчедән, бер бәләкәй генә булса да һәйкәл куярга кирәк. Һәйкәлнең проектлары да булып алды, әллә ничә вариант ясалды да шуның белән бетте. Татар бит бер һәйкәл ясый башласа, бәхәсләшә башлый, бер-берсен тәнкыйтьли. Ә яһүдләр һәйкәлне бер төн эчендә куя. Кичтән булмый – иртәнгә ул бар. Без менә шундый халык инде. Бер фикер атып та, безнең эчкә вирус кертәләр һәм бер фикергә килә алмый торган хәлгә китерәләр. Махсус эшләнә ул, тик шуны аңларлык кеше калмый шунда.

Ә чарага килүче халык санын ничек арттырырга?

— Югарыдагы түрәләрне мәҗбүри чыгарырга кирәк. Шәймиевләр, Миннехановлар чыкса, халык та чыга башлый.

Бүгенге сәяси вазгыятьтә, татар халкы азатлык, суверен дәүләт турында хыяллана аламы? 90нчы елларда алынган һәм инде җуелган суверенитет татарның бәйсез дәүләт төзү өчен соңгы мөмкинлеге булгандыр дип уйламыйсызмы?

Булмый калган референдумны уздырырга, Башкортстанның татар районнарын Татарстанга күчерергә кирәк

— Җәмгыять шундый кинәт калкырга мөмкин, аны әйтеп булмый. Гел татарга каршы гына булмас әле дөнья, ул кадәр алга сикермик. Менә мин бер әйбергә бик борчылам: башкортлар безнең телне диалект дип атады. Ә бит Зәки Вәлиди аның шулай килеп чыгасын белгән, Башкортстанның татар районнарын Татарстанга кертергә теләгән. Шул чакта булмый калган референдумны хәзер кузгатырга, ул районнарны Татарстанга күчерергә кирәк. Нишләп һәрбер һөҗүмгә кул кушырып утырырга? Бер мәчете булмаган, бер мәдрәсә ачмаган, алфавиты булмаган башкортны без тугандаш дип йөрибез. Зәки Вәлиди кебек галимне бирә алмый башкорт халкы, генетик яктан әзер түгел ул аңа. Әле хәзер дә башкортта үзешчән галимнәр генә. Татар бит бу мираска меңнәрчә еллар әзерләнгән, ә алар безнең мирасны үзләштерергә, әле безнең телне диалект дип атарга да оялмый. Аның өчен башта меңнәрчә ел әзерләнергә кирәк әле! Шул ук Башкортстанда ике тапкыр Совет берлеге батырлары бар, алар бит башкорт түгел – татар. Басып торышларын, кыяфәтен генә кара син башкортның. Монгол тибындагы халык: җәлпәк йөз, кысык күз. Интернетта "менә бу башкорт" диләр дә, европа кыяфәтле татарларны бирәләр. Бер миллионга якын татарны бирдек бит инде башкортка. Петр I чорында 15 мең башкорт ир-аты булган, хатын-кыз күбрәк булгандыр. Ул бит 150 мең дә түгел!

Марсель абый, ни өчен сез депутат булмадыгыз? Андый мөмкинлек бар идеме?

— Әле суверенитет алынган гына елларда минем фәкать әдәбият белән шөгыльләнәсем килде, ул хакта уйламадым да. Теләгән булсам, шул елларда әле депутатлыкка уза ала идем. Аннан соң, бер-ике чакырылыштан, гадел сайлаулар бетте бит инде. Минемчә, бездә бер генә чын, профессиональ сәясәтче бар, ул – Фәндәс Сафиуллин.

Марсель абый, сез китап язып көн күрәсез. Бүген татар язучысы китап язып кына тормыш алып бара аламы?

— Юктыр. Андый кеше бармы икән соң? Мин үзем озак еллар язу эше белән генә шөгыльләндем, ничектер, гади генә кеше булып яши алдым. Ә бүгенге язучыга яшәве бик авыр. Гонорарлар әллә ни юк инде, китап акчасы күргән юк минем. Төрле грантлар бар. Пенсия алабыз. Ул пенсия беребезгә дә җитми, ул акча адәм көлкесе, ләкин ничектер яшәргә кирәк бит.

Галимнәр музыканы чикле ресурс дип санап чыгарган. Ә әдәбият сезнеңчә чикләнгән ресурсмы? Сюжетлар, формалар кабатлана...

— Чикләнгән дип әйтә алмыйм. Әдәбиятның чиксез мөмкинлеге бар. Тышкы күренеше, сюжет линиясе кабатланырга мөмкин, ләкин эчке дөньясы, андагы характерларны ачу, язу стиле – алар кабатланмый. Кешедән күчереп язса гына кабатлана ала.

Китапларның юка булуы, кыска язу кирәклеге турында әйттек инде. Бу киләчәктә кешене ничек үзгәртәчәк?

Хәзерге вак мәгълүматтан кешенең күңеле бушап калган бер савытка охшап бара

— Элек бит без чын агачтан эшләнгән китаплар укый идек, аннан табигать исе килеп тора иде. Ә бу чор – электрон китапка күчү чоры дип уйлыйм. Экраннан укылган китапның тәэсире нинди булыр, гел экранда утырган кеше 70 яшькә җитсә нәрсә була – анысы билгеле түгел. Әле 70 ел экранга карап утырган буын булмады, әзрәк вакыт узды. Кәгазь бетсә, китаплар бетсә, шул экранга капланып кына яшәүгә кала инде кеше. Анда да текстлар торган саен кыскарып, шул СМС шигырьләр, афоризмнар, цитаталарга кайтып калыр. Элек чит илгә чыккач төсле журналларны күрә идем. Аларда аз-маз гына мәгълүмат бирелә, күбрәк рәсем тутырылган. Без бит җәелеп укырга күнеккән. Кеше турында булса, хискә бирелеп уку гадәте бар. Ә хәзерге вак мәгълүматтан кешенең күңеле дә бушап калган бер савытка охшап бара. Ул нәрсәгә барып чыгар, анысын әйтә алмыйм. Компьютерларга вирус кертеп, һөҗүм итеп, әллә нинди сугышлар да килеп чыгарга мөмкин. Андый очракта, бөтен рәсми эшне яңадан кәгазьгә күчерү булмас микән әле?

Язучы белән язучы арасында дуслык була аламы, әллә алар бер-берсенә көндәшме?

— Син язганны алар яза алмый, аларныкын син яза алмыйсың. Әсәрләр язганда эчтән ниндидер ярыш бара инде, ә конкуренция дип атарлык әйбер юк. Язучылар арасында рухи дуслык була ала. Сибгать Хәким белән Хәсән Туфан дуслыгы бар иде, мәсәлән. Алар бер елгы да түгел, бергә дә үсмәгәннәр, рухи дуслар иде алар. Без: Разил Вәлиев, мин, Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин, Рафаэль Сәхәбиев – төрле җанрда иҗат итүче кешеләр 20 ел чамасы дус булдык. Менә хәзер бу кешеләр берәм-берәм китеп баралар.

Марсель абый, бүгенге әдәбиятта сез өметле дип санаган яшьләр бармы?

— Бар. Гөлүсә Батталова белән Лилия Гыйбадуллинага зур өметләр баглыйм. Татар теле бетә-бетә дигәндә дә, шул сүзләргә үч иткәндәй ярсып-ярсып иҗат итүче, камил тел, сурәтләүләр белән тел байлыгын ачучы шушы кызларга өметем зур.

"Ялкау әдәбиятны шигырь баса" дигән сүзегез бар. Сез чынлап та шулай уйлыйсызмы?

— Шигырь язу авыр була алмый, ул бит өстән төшә. Һавадан тәлгәше белән төшкәнне генә язу авырмы? Менә мин хәзер бер шигырь дә язмыйм, чөнки өстән төшми. Ә проза – ул кара эш, аны үзеңне мәҗбүр итеп язарга кирәк.

Язарга ниятләгән әсәрләрегез, эшләргә ниятләгән эшләрегез бармы?

— Кырымга һәм Алтайга барырга тиеш идем, әлеге дә баягы чир аркасында берсенә дә барып булмады бит. Иҗат дигәндә, үзем турында бер әйбер язып ятам. "Тимә, яшәсен!" дигән әйбернең икенчесе инде бу, "Кем чираты?" дип аталачак.

Марсель абый, сез бит оста рәссам да, фотограф та. Берничә ел элек, "Тынлык дәшкәндә" дип аталучы фотокүргәзмәгез дә булган иде. Ике ел элек Алтайдагы фоторәсемнәр белән "Мин шулай күрәм" дигән китабыгыз да чыкты. Дин ягыннан фотосурәтләр, кеше рәсемнәре ясау тыелган. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Дингә нык керергә ярамый бит ул. Коръән бу хакта үзе үк кисәтә. Фанатикларча дингә кергән кешедән берни дә чыкмый. Мин андыйларны авыру дим, чирканам. Мөхәммәт пәйгамбәр рәсем ясамаска кушкан, имеш. Аның 70 мең хәдисе бар дип әйтәләр. Кайсы аныкы, кайсы аныкы түгел – кем белә аны? Ә дингә вирус кертү яһүдиләр тарафыннан һәрдаим булган. Шигыйлар белән сөнниләрне аерып куюлар да шул вируслардан чыккан әйбер.

Безнең рәсем һәм сын сәнгатенең артта калуы – надан муллалар эше

Мөхәммәт пәйгамбәрнең рәсем ясауны тыюы да дөрес булырга тиеш түгел. Ул потларга табынмаска кушкан, ә рәссам бит табыну өчен ясалмый. Рәссам үз рәсеме белән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә бит. Менә, Аллаһым, син ясаган могҗизаларны рәсемгә төшердем, ди. Мин дә тау-ташларда, агачларда, чәчәктә кеше сурәтен күреп төшереп йөрдем. Ул анда кеше сурәтен ясаган икән, без ул тауны да фоторәсемгә төшерә алмыйбызмы? Бу тыюлар, махсус, рәсем сәнгатен, конкуренцияне бетерү өчен эшләнгән дип уйлыйм.

Безнең рәсем һәм сын сәнгатенең артта калуы – надан муллалар эше. Татар рәссамнарын, сынчыларын гасырлар буе кешене ясарга ярамый дип куркытканнар, аның бу куркуы геннарында калган. Шул куркыту белән ашатып гасырлар дәвамында мескенлеген үстергәннәр. Татарның үсә алмаган киноиндустриясе дә шуның бер чагылышы. Безнең сәнгатьне бетерү өчен эшләнгән эшләр бу.

Марсель абый, хатыныгызга яхшы ир һәм кызыгызга яхшы әти кеше булдым дип тә әйтә аласызмы?

— Юк, алай дип әйтә алмыйм. Начар кеше булмадым мин гаиләдә, әмма ата кеше буларак... Бәлки, башкарак, яхшырак ата булырга кирәк булгандыр. Әйтә алмыйм. Яхшы ир булдыммы? Белмим, Динә апаңнан сорарга кирәк. Гаилә тормышына мин бик озак ияләштем, ул миңа читлек булып тоела иде. Күңел гел каядыр ашкына иде, мин гел иреккә омтылдым. Хәзер алай түгел инде, хәзер гел үз куначама тарта.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (27)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG