Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "ят агентлар" исемлегенә тагын тугыз кеше һәм өч оешма кертелгән


Мәскәүдә "ят агентлар" турында канунга каршы чара, 2021 елның сентябре
Мәскәүдә "ят агентлар" турында канунга каршы чара, 2021 елның сентябре

Исемлектә Навальныйны агулауны тикшергән Bellingcat медиа чарасы да бар.

Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына тагын 9 физик затны һәм 3 оешманы керткән. Исемлектә хәзер 85 оешма һәм кеше күрсәтелә.

Медиа чараларыннан исемлектә Bellingcat халыкара тикшерүләр проекты бар. Әлеге тикшерү проекты Донецки күгендә Малайзия очкычын бәреп төшерүдә Русия хәрби җитәкчелегенең катнашы булуын дөньяга белдертте. Моннан тыш алар Русия оппозициясе вәкиле Алексей Навальныйны агулауда ФСБ катнашы булуы турында тикшерү һәм Русия хакимиятенә карата башка резонанслы тикшерүләр чыгарды.

Моннан тыш исемлектә "Мемо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм M.News интернет басмасының американ ширкәте хуҗасын керткәннәр.

Исемлеккә өстәлгән физик затлар арасында "Настоящее время" белән хезмәттәшлек иткән Роман Перл, "Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге" мөдире Галина Арапова, "Проект" басмасы (оешма Русиядә "теләнмәгән" дип танылган) баш мөхәррире урынбасары Елизавета Сурначева бар.

Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә 85 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды, башкалар икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.

2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.

Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG