Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәләдә очкыч һәлакәте. Сәбәпләрен ачыклау бара


Һәлакәт урынында коткаручылар эшли

Минзәләдә очкыч һәлакәтендә 16 кеше һәлак булды. Азатлык сәбәпләрен ачыклау максатыннан корбаннарның туганнары, якыннары, Минзәлә аэроклубында шөгыльләнүчеләр белән сөйләште.

Татарстанның Минзәлә районында һәлакәткә очраган L-410 очкычында 22 кеше булган: 20 парашюттан сикерүче һәм ике пилот. 11 кеше үзләре генә сикерергә тиеш булган, калган 8 кеше инструктор белән сикерергә ниятләгән, димәк очкычта 4 инструктор була ала. Бер кеше видео, фотога төшерүче диелә, ул да Минзәлә аэроклубы кешесе дип фаразлана.

Очкычта төрле төбәктән кешеләр булган. Башкортстаннан 6 кеше, аларның дүртесе һәлак булган, икесе исән. Мари Иленнән 1 кеше, ул да исән. Удмуртиядән 3 кеше, икесе һәлак, берсе исән, Татарстаннан барлыгы 9 кеше, барысының да гомере өзелгән, Кировтан 1 кеше - исән, Чиләбедән дә 1 кеше - һәлак булган.

Һәлакәткә юлыккан очкычта булганнар исемлеге

  1. Дмитрий Дербышев
  2. Владимир Зеленин
  3. Ольга Миниева
  4. Вячеслав Пискунов
  5. Павел Музыченко
  6. Денис Яковлев
  7. Динар Дәүләтгәрәев
  8. Вадим Фәхретдинов
  9. Андрей Тимофеев
  10. Равил Шәрәфетдинов
  11. Александр Ерёмин
  12. Виктория Соловьева
  13. Дмитрий Филинов
  14. Денис Прохоров
  15. Сергей Кузенко
  16. Ксения Смигуллина
  17. Олег Кублицкий
  18. Илнар Гайфуллин
  19. Игорь Алексеев
  20. Александр Цывинский
  21. Михаил Беляев (пилот)
  22. Александр Зыков (пилот)

Авыр хәлдә булучылар Минзәлә хастаханәсенә китерелгән. Казаның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Беренчел мәгълүматларга караганда, очкычның моторы эшләми башлаган. Шулай ук очкычта тиешледән артык кеше булу да казага китерергә мөмкин диелә. Очкыч җиргә килеп төшеп икегә аерылган, яна башлаган. Янгын тиз арада сүндерелгән.

Чыгышы белән Мөслимнән булган Алсу Насыйбуллина "Мөслимнән Илнар Гайфуллинның һәлак булучылар арасында туганнары расламады. Ул хастаханәдә дә, морг исемлегендә дә юк", дип сөйләде Азатлыкка. "Матбугатта таралган исемлек дөрес булмаска мөмкин", диде ул.

— Ут йотып утырабыз, дога, намаз укыйбыз, исән генә була күрсен. Илнар Гайфуллин белән бер мәктәптә укыдык, ул бер яшькә зур, абыемның дусты. Быел гына өйләнде, туйлары булды. Туган көненә парашюттан сикерергә сертификат бүләк иттеләр дип беләм, чөнки үзенең дә теләге бар иде. Абый да сикергән иде, ул Казанда иде. Илнар абыйның да теләге туган. Минзәлә Мөслимгә якынрак булгач, шуны сайлаган, аннан анда кем генә парашюттан сикермәде. Әллә ни начар уйлары да булмагандыр. Әлеге вакытта Илнар Гайфуллиның туганнары, дуслары кем хастаханә янында, кем фаҗига булган җирдә... Моргка барганнар, Илнар анда юк. Бер исемлекне элгәннәр, аннары алып куйганнар дип сөйләделәр. Телефон аша элемтәдә торабыз. Матбугатта чыккан исемлектә Илнар Гайфуллин бар, әмма без аны исән дип өметләнәбез, диде Азатлыкка Алсу.

Социаль челтәрләрдә дә төрлесе языла, кемдер Минзәлә аэроклубының очкычлары бик иске дип белдерә.

"Мин дә бүгенге кешеләр арасында була ала идем"

Ижаудан брокер Игорь Шишкин узган ел нәкъ шушы очкычтан парашют белән сикергән. Аның сүзләренә караганда, очкычның начар хәлдә булуын ул хәтерләми, инструктаж төгәл уздырылды ди. Игорь бу һәлакәттә якын танышы һәлак булганын сөйләде. Аны ул Ижау кешесе, спортчы-паратюштчы дип сөйләде, әмма исемен атарга теләмәде.

— Очкыч искергән, тутыгып беткән, шыгырдый дип язалар, мин андыйны хәтерләмим. Парашюттан сикерү алдыннан да, аннан соң да мондый уйлар килми дә, башка хис-эмоцияләр белән юкка чыга. Безгә ничек сикерергә, ничек килеп төшәргә инструктаж уздырганны гына хәтерлим, — дип сөйли ул. — Барысы да төгәл иде, очканда бернинди дә шик тумады. Очкыч белән каза булганда нишләргә кирәк дигән инструктаж булдымы мин сикергәндә – хәтерләмим.

Бүгенге фаҗигадә минем танышым һәлак булды. Ул бик тәҗрибәле кеше бу эштә. Үзе спортчы, парашютчы, күп тапкыр сикергән кеше. Әмма сикереп өлгермәгәннәр. Аның исемен әйтә алмыйм, әрәм булды кеше, авыр хисләр күңелдә. Мин дә бүгенге кешеләр арасында була ала идем, һәр кеше була ала. Бер һавага менгәч, сикереп карагач, аны тагын кабатлыйсы килә, әмма мондый очракларны ишеткәч, тукталып каласың. Әмма очасы килә, очарга теләкне бу каза туктата алмый.

Артык күп кеше булган дигән версиягә дә ышанып бетмим. Үземнең дә версия юк.

"Ун көн элек мин аңа үз гомеремне тапшырдым"

Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән Ринат Биктимеров бүгенге фаҗигадә дустын югалткан. Ул Азатлык белән бу турыда сөйләшә алмавын аңлатты. Ул да 10 көн элек шул ук Минзәлә һава аланыннан парашюттан сикергән булган.

"Минзәлә һавасында коточкыч фаҗига булды, анда минем остаз, мине сикерергә өйрәтүче инструктор Игорь Алексеев һәлак булды. 10 көн элек мин аңа үз гомеремне тапшырдым, аның өйрәтүләрен тыңлап, ул әйткәнчә сикердем. Ул адымым өчен үкенмәдем. Инструктор буларак ул 100 процентка эшен башкарды. Мин аның өчен меңәрләгән кешеләр арасында бер кеше генә идем, ә очыштан соң, парашют белән сикергәннән соң Алексеев туганыма әверелде. Урының җәннәттә булсын, дустым", дип язды ул үзенең сәхифәсендә.

* * *

Минзәлә аэроклубы күптән эшли һәм анда тәҗрибәле инструкторлар эшли дип санала. Аэроклуб тәкъдим иткән очышлар, парашюттан сикерүләрнең бәяләре төрле. Парашюттан сикерү бәясе кешенең авырлыгыннан тора. 9 мең сумнан башлана, иң югары бәя - 10 500 сум. Аэроклуб календарына караганда парашюттан сикерүләр гадәттә җомга, шимбә, якшәмбе була. Узган атна өч көн очышлар, сикерүләр булган, шимбә дә гадәти көн булырга тиеш. 10 октябрьгә дә җәдвал тулган. Киләсе атнага да шулай, әмма алар инде тукталып торачак. Һәлакәтне тикшерү эшләре әле озак дәвам итәчәк.

Аэроклубка бер тапкыр инструктор белән сикерергә теләүчеләр дә килә, даими укып, белем алучылар да, осталыкларын арттырып торучылар да бар. Ничек сикерүгә, нинди биеклектән булуга карап уку програмы да, бәясе дә аерым билгеләнә. Кеше санына карап төркемнәр оештырыла, бер очкыч көн дәвамында һавага парашютчылар белән берничә тапкыр күтәрелергә мөмкин. Минзәлә аэроклубында төгәл ничә очкыч булганы билгесез.

"Очкычта сикерүдән баш тартучылар барыбер табыла"

Гарәп теле белгече Чулпан Хәмидова Минзәлә һава аланындагы парашюттан сикерү мәктәбе тәкъдим иткән хезмәтне шулай ук кулланган булган. Ул якынча 40 тапкыр сикергән. Азатлыкка ул Минзәлә аэроклубында эш ничек оештырылганын сөйләде.

— Минзәлә һава аланыннан күтәрелгән очкычтан беренче тапкыр 14 яшьтә парашют белән сикердем. Башта Чаллының үзендә сикерүләр оештыручылар белән очрашты, шунда медосмотр үттек. Ул бик тиз, кан басымын тикшерәләр, авырлыкны үлчиләр. Аннары ул медосмотр һава аланында була иде. Автобуска утыртып оештыручылар үзләре һава аланына алып барды, ярты көн инструктаж - теория сөйлиләр, шунда ук ашау-эчү оештырыла.

Инструктаж-тренинг беренче тапкыр 4-5 сәгать дәвам итте. Турникта эленеп торган килеш парашютны кайсы җирдән тартасы, кайсы җирдә запас парашютның җебен алып куясын аңлаталар. 4 километр биеклектән сикергәндә махсус тактада ничек һавада парашютсыз очарга кирәклеген күрсәтәләр. Төшке аш тирәсендә шундый кечкенә очкычка утырталар да һава менгәч, бер-берартлы сикерә идек, — дип искә ала ул. — Әмма безнең төркемнәрдә беркайчан 23 кеше булмады. Очкычта 10-11 сикерүче, бер инструктор һәм бер пилот.

Һавага менгәч, бер километр яисә 4 километр биеклектән сикереп була. Гади түгәрәк парашютта ( аны "ромашка" дип атыйлар) яисә дүртпочмаклысында (гади телдә - "крыло") сикерергә мөмкин. Соңгысы белән сикерү авыррак, дүртпочмак парашют белән оста идарә итмәсәң, бутала, таган кебек каты тибрәлә. Беренче тапкыр үзләре генә, инструкторсыз сикерүчеләр түгәрәк парашют белән сикерә. Инструктор белән тандемда дүртпочмаклы парашют белән рөхсәт ителә иде. Сикергәндә төрлесе була ала. Сикергәч, запас парашютның махсус бер җебен тартырга кирәк, тартырга онытсаң, ул автоматик рәвештә ачыла. Төп парашютлары ачылып, җепне тартырга онытучылар да, ике парашют белән төшүчеләр дә еш була иде. Кайберәүләрнең очканда ук яисә җиргә төшкәч күңелләрен болгана башлаучылар да бар, кемдер җиргә уңышсыз төшеп, аякларын имгәтә.

Гадәттә, мине соңгы итеп очкычтан чыгарып җибәрә иделәр, чөнки башка сикерүчеләр – гел егетләр, янәсе кыз алдында сикерергә баш тартсалар, оят. Әмма очкычта сикерүдән баш тартучылар барыбер табыла, ике-өч тапкыр шундый очракны күзәттем. Хәзер мин сикермәс идем, чөнки балалар бар, башкача уйлыйсың. Төрлесе була ала, яшүсмер чакта төптән уйлау юк.

Каза ничек булган һәм нәрсә билгеле?

10 октябрь иртәнге 9да Минзәлә һава аланыннан L-410 ике моторлы җиңел очкыч һавага күтәрелә һәм бераздан җиргә килеп төшә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, очкычның моторы эшләми башлаган. Шулай ук очкычта тиешледән артык кеше булу да казага китерергә мөмкин диелә. Очкыч җиргә килеп төшкәндә икегә аерылып яна башлаган. Янгын тиз арада сүндерелгән.
Очкычта 22 кеше булган - 2 пилот һәм 20 сикерүче. 16 кеше һәлак булган, шул исәптән ике пилот та. Алты кеше хастаханәгә китерелгән, аларның берсе авыр хәлдә.
Хәрби тикшерү комитеты Җинаять кодексының 263нче маддәсенең 3нче бүлеге ("Очкычны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу") нигезендә җинаять эше ачкан.
Каза урынында Русия тикшерү комитетының транспорт идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли.
​Беренчел мәгълүматларга караганда, очкыч ДОСААФка караган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG