Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 11 илдән килгән вәкил инфекцияләрдән саклануга багышланган күнегүләр уздыра 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күнегүләр дүшәмбе башланды һәм 15 октябрьдә тәмамланачак.  

11 октябрьдә Казанда тиз реакция күрсәтү мобиль лабораторияләренең беренче халыкара күнегүләре башланды. Рәсми мәгълүмат агентлыклары хәбәренә күрә, күнегүләр Минзәләдәге очкыч һәлакәтендә һәлак булганнар хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланып киткән.

Роспотребнадзор мәгълүматына күрә, күнегүләр "Казан Экспо" территориясендә "һибрид форматта узачак" һәм анда БДБ һәм Европаның 11 иленнән (Русия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Белорус, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Бельгия, Германия, Франция) 130га якын санитар-эпидемиология хезмәтләре, медицина оешмалары һәм фәнни оешмалар вәкилләре, шулай ук Дөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан вәкилләр җыелачак.

Хәбәргә күрә, 11 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр белгечләр биологик иминлек, лаборатор мәгълүмат системнары, логистика һәм ярдәм, кыр шартларында тикшеренүләрнең сыйфатын мобиль лабораторияләр кулланып тәэмин итү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итәчәк һәм тәҗрибә уртаклашачак.

Күнегүләрдә катнашучыларның күбесе төрле илләрдә йогышлы авырулар таралуны бетерүдә гамәли тәҗрибәгә ия, диелә.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә әйтүләренчә, күнегүләрне уздыру белән бәйле рәвештә төбәктә коронавирус инфекциясенең таралу куркынычы юк. Бу хакта ТАСС яза.

Кичә Казанда берничә кеше бу күнегүләргә каршы пикетка чыккан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG