Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бер атна элек югалган оппозиционерның шәхси әйберләре урманда табылган


Илһм Янбердинның әйберләре
Илһм Янбердинның әйберләре

Даими рәвештә каршылык чараларында катнашып килгән Илһам Янбердин элемтәгә 11 октябрьдән чыкмый башлаган.

Уфаның Инорс микрорайоны урман полосасында бер атна элек югалган оппозиционер активист Илһам Янбердинның кесә телефоны һәм шәхси әйберләре табылган.

Янбердин 11 октябрьдән эдемтәгә чыкмый башлаган. Бер көн алдан ул Уфада узачак Салават Юлаев һәйкәлен яклауга кагылышлы протест чарасына барырга ниятләвен сөйләгән булган. Әмма ахырдан ун кеше тоткарланган әлеге чарада Илһам Янбердин күренмәгән.

Мәгълүмат чаралары Илһам Янбердинның Башкортстанда протест чараларында даими катнашып килүен яза. Аны берничә мәртәбә полиция тоткарлаган булган, ә җомга көнне Уфа мәхкәмәсе аннан һәм тагын ике оппозиционердан гыйнвар аенда Алексей Навальныйны яклап оештырылган протест чараларына полицияне эшкә чыгарганнары өчен ике миллион сумнан артык акча түләтергә дигән карар чыгарган иде. Эчке эшләр министрлыгы Янбердинны бу чараларны оештыручыларның берсе дип тапкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG