Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрендә һәлак булган Наил Акчуринның ата-анасына мәхкәмә 1,6 миллион сум түләтү карары чыгарды


Наил Акчурин
Наил Акчурин

Наил Акчуринның гаиләсе Русия саклану министрлыгыннан 40 миллион сум күләмендә рухи зыянны каплауны таләп иткән иде

18 октябрьдә Самар өлкәсе Базарлы Караболак мәхкәмәсе 2019 елда хәрби хезмәттә һәлак булган Наил Акчуринның әти-әнисенә 1,6 миллион сум күләмендә рухи зыянны каплау турында карар чыгарды. Гаилә Русия саклану министрлыгына каршы шикаять биргән иде. Мәхкәмә карары хакында Азатлыкка егетнең ата-анасы мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Равил Тугушев хәбәр итте.

"Бүген мәхкәмә саклану министрлыгыннан 1,6 миллион сум рухи зыянны каплату турында карар чыгарды. Мөгаен, без бу карарны шикаять итәрбез" диде адвокат.

Элек Азатлык язганча, 2019 елда гаскәрдә хезмәте вакытында һәлак булган Наил Акчуринның ата-анасы үзләренә салынган рухи зыянны каплау өчен Русия саклану министрлыгыннан 40 миллион сум компенсация таләп иткән иде. Дәүләт үлгән егетнең әти-әнисенә һәм ике апасына унар миллион сум түләргә тиеш диелде. Иминиятләштерү ширкәте ата-анасына физик зыянны каплады. Рухи зыянны каплату өчен аларга мәхкәмә аша көрәшергә туры килде. Мәхкәмә утырышлары биш тапкыр күчерелде.

Наилнең ата-анасы әлеге карар белән кәнәгать түгел дип сөйләде адвокат. Алар бердәнбер улларын югалтты, акча белән генә аны кайтарып булмаячак диде ул. "Алар үзләренә күпкә зуррак рухи зыян китерелде дип саный", диде Тугушев.

Аның сүзләренчә, гадәттә бер гаиләгә Русия мәхкәмәсе 1,5 миллионнан алып 2 миллион сумга кадәр күләмдә рухи зыян каплау карары чыгара. Ләкин Акчуриннар гаиләсе башка сумма турында белдергән. "Икенче яктан, прокуратура яки саклану министрлыгы үз якларыннан хөкем карарын шикаять итә ала – алар компенсация күләмен киметүне сорарга мөмкин. Шуңа күрә без бөтен яклап уйлап, карарны шикаять итү соравын хәл итәрбез" диде Равил Тугушев.

Сарытау өлкәсе Базарлы Караболак районы Шнәй авылында туган Наил Акчурин армиягә 2018 елның декабрь башында алына. Хезмәте тәмамлануга ярты елдан да азрак вакыт калып барганда Наил һәм тагын өч солдат бензин бушатканда янгын чыгып, янып үләләр. 2019 елның 13 июлендә Сарытау өлкәсе Вольный районы Сенной бистәсендәге хәрби частька бензин тутырылган цистерна килә. Дүрт егет цистернадан ягулыкны ЗИЛ автомобиле нигезендә корылган суырту станциясе ярдәмендә бензин ташучы машинага агызалар.

Дүртенче рейс вакытында ягулыкка ут каба. Беренчел мәгълүматларга караганда, эш вакытында ягулык ага торган җиңсә ертылып киткән. Бензин ЗИЛ автомобиле моторына эләккән, кызган моторга ут капкан.

Наилнең әтисе Таһир Акчурин Сарытау өлкәсенең Шнәй авылында яши. "Наил өченче курстан соң армиягә барырга атлыкты. Әмма әнисе һәм мин, институтны бетергәч акыллырак булып барырсың, дип бу уеннан кире чигендердек. Ул беркайчан да безгә каршы төшмәде. Бишенче курстан соң армиягә бару теләге бөтенләй сүнде. Әмма без инде югары белеме булгач яхшы эшкә урнаша алсын, безнең кебек авылда интекмәсен, "кеше булсын" дип армиягә җибәрергә булдык. Хәзер бит армиягә бармаган килеш яхшы эшкә алмыйлар. Шуннан декабрьдә армиягә озаттык. Шулай буласын белсәк, аяк терәп каршы торыр идек. Техник иминлек та, башкасы да үтәлмәгән", дип сөйләгән иде Наилнең әтисе Азатлыкка биргән әнгәмәсендә.

Дүрт егетнең үлемендә гаепләнеп, хәрби бүлекнең прапорщигы хөкем ителде. Аңа дүрт ел колония-поселениедә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Адвокат сүзләренчә, хөкем ителгән хәрби бу карар белән риза түгел һәм аны шикаять итәргә җыена. Саклану министрлыгыннан югары урындагы түрәләрнең берсе дә җавапка тартылмады. Һәлак булган солдатларның ата-аналары мондый нәтиҗә белән килешми. Алар саклану министрлыгында утырган һәм чыннан да гаепле булган түрәләр җәзасыз калды дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG