Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының Уфадагы гастрольләре киләсе елга күчерелгән


"Зәңгәр шәл" спектакленнән күренеш, архив фотосы
"Зәңгәр шәл" спектакленнән күренеш, архив фотосы

Моны эпидемиологик вазгыятькә бәйле дип аңлаталар. Төгәл генә кайсы көнгә күчерелүе әлегә билгеле түгел, әмма сатып алынган билетлар үз көчендә калачак.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 9-16 ноябрьдә Уфада булырга тиешле гастрольләре 2022 елга күчерелгән. Бу хакта театр сайтында хәбәр ителә. Гастрольләр кичектерелүнең сәбәбен эпидемиологик вазгыятькә бәйле, дип аңлаталар, киләсе елда кайсы көннәрдә узачагы әлегә билгеле түгел. "Төгәл даталар турында театрның мәгълүмат чыганакларында аерым хәбәр ителәчәк, сатып алынган билетлар үз көчендә кала", диелгән хәбәрдә.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Башкортстанда узарга тиешле гастрольләре беренче мәртәбә җанисәп алдыннан күчерелгән иде. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әлеге уңайдан "Уфага без җанисәп үткәч ноябрь аенда барачакбыз. Башта сентябрь дип уйлаган идек, ноябрьгә күчердек. Минемчә, бу дөрес фикер. Бөтенесе дә тынычлангач, гастрольләрне матур гына уздырырбыз", дигән иде. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт театрына һәм Уфадагы рус дәүләт театрына татар театры гадәттә сентябрьдә барып спектакльләр куя иде.

Күптән түгел Үзбәкстанда узарга тиешле "Татар кызы" халыкара бәйгесенең финалы да икенче елга күчерелде. Бәйрәм 29 октябрь көнне Ташкентта үтәргә тиеш иде, ләкин коронавирус таралу сәбәпле 16 октябрьдә Үзбәкстанда локдаун игълан ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG