Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты капчык бәйләү өчен "георгий тасмаларын" куллануларын тикшерәчәк


Тасмаларның рәсми дәрәҗәсе булмаса да, эшчеләрнең җиңү символын мәсхәрә итү-итмәүләре тикшереләчәк.  

Алтай республикасының тикшерү комитеты төзелештәге эшчеләрнең ком тутырылган капчыкларны куе сары-кара төсләрдәге тасмалар белән бәйләве уңаеннан тикшерү уздыруы турында хәбәр итте.

Тикшерү "Бөек Ватан сугышында "җиңү билгесе" булган "георгий тасмасын" эшчеләр мәсхәрә итмәгәнме" дип тикшерә, гәрчә бу киң кулланыла торган тарихи билгенең рәсми статусы әлегә юк.


"Георгий тасмасын" 9 май бәйрәмендә куллануны 2005 елда "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы уйлап тапкан иде. Символ баштарак дәүләт хакимиятен яклаган җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан кире кагылды, әмма хәзер алар аны бәйрәм көннәрендә үзләре куллана.

Узган ел "Азатлык" татар яшьләре берлеге Икенче дөнья сугышының Европада тәмамлану көнендә "георгий тасмасы" урынына татар тасмасын тагарга чакырган иде.

Элекке елларда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов 9 май бәйрәме уңаеннан "георгий тасмасын" такмаска чакырды. Кашапов "урыс хәрбиләренең шундый тасмалар белән ата-бабаларыбызны юк итүен без онытмаска тиеш" дигән иде.

Берничә ел элек Үзбәкстанда хакимият "георгий тасмаларын" тыйган иде. Милиция машиналардан аларны алып ташлап, аның урынына республика байракларын бирде. Нәкъ шундый ук хәлләр Грузиядә, Украинада, хәтта Казакъстанда да кабатланды. Русиядән читтә "георгий тасмалары" Мәскәүнең яңа империализмы, элекке совет җирләрендә үз хакимиятен торгызу символы буларак кабул ителә.

2017 елда тасма Украинада да тыелды. "Украинага каршы агрессия символы" булган "георгий тасмасын" тыю турындагы канунны ул вакыттагы президент Пётр Порошенко имзалады. Моны Русия хакимиятен хуплаган сепаратистлар тарафыннан тасманың киң кулланылуы белән аңлаттылар.

Шул ук вакытта "Бердәм Русия" депутаты Евгений Ревенко "георгий тасмасы"на рәсми статус бирү турындагы канун өлгесен тәкъдим итте. Әмма бу канун кабул ителмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG