Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын ике ковид-һоспиталь ачыла


Бүген республикада 6 758 кеше ковид-һоспитальләрдә дәвалана.

Татарстанда тагын ике ковид-һоспиталь ачылачак. Бу хакта 20 октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында белдерде. Ул хастаханәләрдә вазгыять киеренке дип белдерде.

"Бүген хастаханәләрдә 6 758 кеше ята. Амбулатор дәвалануда 17 меңнән артык кеше кала. Бу исәпкә респиратор вируслы йогышлы чирләр, шулай ук коронавирус белән авыручылар керә. Кайбер хастаханәләр тулы көчкә эшли. Бүгенгә 57 ковид-һоспиталь бар. Тагын өстәмә ике һоспиталь әзерләнә. Анда кислород бирү җиһазлары урнаштырдылар. Алар халыкны кабул итәргә әзер булачак. Авырулар саны арта", диде ул.

Хәзер Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен 7 100 ятак әзерләнгән. Cәламәтлек саклау министрлыгы 400 ординатор һәм медицина көллиятләреннән 700 студентны җәлеп иткән.

Татарстанда чикләүләр һәм мәҗбүри вакцина ясату кертелгәннән соң, вакцина кадатучылар арткан. Бүгенгә ике дозаны ясаткан кешеләр саны 1 млннан артып киткән. Вакцинаның беренче дозасын кадатучылар 1 млн 308 мең кешегә җиткән. Бу республикада куелган планның 53 процентын тәшкил итә.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 125 кеше коронавирус йоктырган, 41 кеше һоспитальгә салынган, 84 кеше өйдә дәвалана. Пандемия башланганнан бирле 877 кешенең гомере өзелгән. Роспотребнадзор белдерүенчә, Татарстанда бер атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны 28 процентка арткан. Аеруча 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авырулар күбәйгән.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату һәм өстәмә чикләүләр кертелде. Кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк диелде.

Русиядә коронавирус вазгыяте катлаулы булу сәбәпле, 30 октябрьдән бер атна ял көннәре игълан ителде. Татарстанда ул алданрак кертелергә мөмкин, чөнки вице-премьер Татьяна Голикова республиканы ковид белән хәлләр начар булган төбәкләргә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG