Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат вәкиле Башкортстан татарларына җанисәптә интернет аша катнашырга киңәш итте 


Бу мәгълүматларның дөреслеккә туры килүен тәэмин итәчәк дип саный Павел Смелов. 

Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов халык санын алучыларның компетентлыгында шиге булган һәркемгә Русия күләм җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталына кереп катнашырга киңәш иткән. Бу хакта ул матбугат очрашуында Башкортстанда яшәүче татарларның исәбен алуга кагылышлы сорауга җавап итеп белдергән.

"Әгәр халык санын алучы хата җибәрергә мөмкин дип курыксагыз, мин Дәүләт хезмәтләре порталына үзегезгә кереп, хатасыз итеп үзегезнең һәм гаилә әгъзаларыгызның җанисәп кәгазьләрен тутырырга киңәш итәм" дигән Смелов. Бу хакта Татарстан мәгълүмат чаралары яза.
Шулай ук Смелов "кеше турындагы мәгълүматлар Росстаттан башка бер җирдә дә булмаячагына" ышандырган.

Җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Әлеге районнарда башкорт кибәләре исемнәре язлыган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла.

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамлана. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла ала. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкин.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG