Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев ТИҮгә карата ачылган административ эшне ябуны сорый


Фәрит Зәкиев (архив фотосы)
Фәрит Зәкиев (архив фотосы)

ТИҮ рәисе Хәтер көне митингында укылган, административ эш ачу өчен нигез булган мөрәҗәгатькә дә, митингның үзенә дә ТИҮнең катнашы булмавын белдерә.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев 15 октябрьдә Казанның Тинчурин паркында узган Хәтер көне митингында укылган мөрәҗәгать уңаеннан ТИҮгә карата ачылган административ канун бозу эшен туктатуны сорап, прокуратурага хат язган. Казанның Вахитов районы прокуратурасы ул митингта укылган, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә юлланган мөрәҗәгатьтә "Урысларга карата дошманлык контексты булу ихтимал" дип саный. Эш Русия административ хокук бозулар кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү маддәсе нигезендә ачылган.

1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булучыларны искә алу митингында ТИҮ президиумы әгъзасы Кәшиф Гатин укыган ул мөрәҗәгатьтә узган җәйдә Русия конституциясенә кертелгән үзгәрешләр тәнкыйтьләнгән иде. Алар нигезендә урыслар "дәүләт коручы халык" дәрәҗәсе алды. Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә ЛДПР һәм аның лидеры Владимир Жириновский сәясәтенә ризасызлык белдерелде. Аны "бер милләтне генә алга сөрүче, урыс Русиясен генә күрергә теләүче" дип атадылар. Катнашучылар Татарстан Дәүләт шурасыннан "татар халкының үз дәүләтен – Татарстан республикасын төзүен, татар халкының колониаль түгел, дәүләт коручы халык булуын раслаучы" канун кабул итүне таләп итте.

ТИҮ рәисе минитгның әлеге оешма исеменнән түгел, ә шәхсән Фәрит Зәкиев исеменнән оештырылуын, әлеге мөрәҗәгатьнең ТИҮ тарафыннан расланмавын белдерә һәм ТИҮгә каршы ачылган административ эшне ябуны сорый.

"Гатин әзерләгән мөрәҗәгать бары проект кына иде, аны ТИҮ президиумы расламады да, әзерләмәде дә. Шуңа күрә ТИҮнең бу мөрәҗәгатькә бер катнашы да юк, чөнки ул аны оештыручы да, әзерләүче дә, таратучы да түгел", диелә Зәкиев хатында.

Зәкиев сүзләренчә, ТИҮ президиумы бу митингны уздыру турында киңәшмәләр үткәрмәгән, бернинди дә мөрәҗәгатьне расламаган, бу турыда бернинди дә карар чыгармаган. Шул сәбәпле Зәкиев ТИҮгә карата административ эш ачу өчен нигез юк дип белдерә. Моны ачыклау өчен Зәкиев Кәшиф Гатиннан һәм ТИҮ президиумының башка әгъзаларыннан сорау алырга киңәш итә.

Административ эш ачылу турындагы карарда язылганча, митингта яңгыраган бу мөрәҗәгатьтә "урысларга карата дошманлык контексты булу ихтималы карала", ул татарлар һәм руслар арасында ызгыш чыгарырга мөмкин, диелә. Шул ук вакытта административ тикшерү уздырырга, аның кысаларында психологик-лингвистик тикшеренү билгеләргә кирәклеге язылган. Русия административ хокук бозулар кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсенә яраклы ТИҮгә 250 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яный. Лингвистик экспертиза уздырганнан соң, мәхкәмә утырышының көне билгеле булачак.

  • 2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.
  • Былтыр Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла да Татарстан Конституциясендә татар теленең статусын үзгәртергә һәм Русия Конституциясендәге кебек татар теленә дәүләт коручы халык теле дип язарга тәкъдим иткән иде.
  • Русия Конституциясенә үзгәрешләр былтыр җәй кертелде. Алар арасында урыс теленә "дәүләт коручы халык теле" статусы бирү дә бар. Бу үзгәрешләр хәзер 100ләп федераль канунда чагылыш табачак һәм төбәкләрдәге кануннарны да үзгәртәчәк.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG