Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрдәге резерв санын арттыра. Ил сугышка әзерләнәме?


Резерв хәрбиләре күнегү вакытында
Резерв хәрбиләре күнегү вакытында

Быел көз Русиянең күп кенә медиаларында "мобилизацион кеше резервы" дип аталган хезмәткә чакыручы игъланнар күренә башлады. Хәрби хезмәттә булып кайткан русияләргә саклану министрлыгы белән килешү төзергә тәкъдим ителә. Бу кешеләр даими рәвештә хәрби әзерлек узып торырга, вакыт-вакыт хәрби җыеннарда катнашырга тиеш була. Әлеге күнегүләре өчен аларга хезмәт хакы түләнәчәк диелә. Игълан ителгән резерв күләме һәм андагы кешеләргә түләүләр зурлыгына караганда, әлеге резервны туплау бюджеттан зур күләмдә акчалар бүлүне теләп итәчәк. Ни өчен Русия хакимияте шундый зур акчаларны сәламәтлек саклауга түгел, ә сугыш уеннарына тотарга әзер?

Русия гаскәрендә резервчылар артуы көтелә. Авгут-сентябрь айларында Русиядә җирле администрация сайтларында резерв гаскәриләр туплануы хакында хәбәрләр чыга башлады. Бу проект БАРС ("Боевой армейский резерв страны") дип атала. Әлеге проектта катнашучылар саклану министрлыгы белән килешү төзеп, резервта торганнары өчен акча алачак, алар даими рәвештә хәрби җыеннарга һәм күнегүләрләргә йөрергә тиеш була. БАРС-2021 сайтында "мобилизацион кеше резервы — ватандашларның запастагы, иң югары дәрәҗәдә мобиль әзер халәттә торучы өлеше" диелә. Башкача әйткәндә, мобилизация резервына теркәлгән кеше сивил тормышы белән яшәсә дә, даими рәвештә хәрби җыеннар узып торучы булачак.

Яңа проектның сайты Кырым аннексиясе вакытында тудырылган "итагәтьле кешеләр" образын кулланып, резервка кеше туплауны игълан итә. Ләкин бу проектның сайтында һәм район администрацияләре, хәрби комиссариатлар һәм дәүләт кул астындагы медиаларда чыккан игъланнарда күбрәк акча ягына басым ясала.

Резервка теркәлгән хәрбиләр ай саен якынча өч тәүлеккә һәм елга бер тапкыр 30 көнлек җыеннарда катнашырга тиеш була. Резервта торган өчен дәүләт ай саен күпмедер күләмдә акча түләячәк, еллык җыеннар өчен дә түләү була диелә. Түләүләрнең күләме кешенең хәрби дәрәҗәсе һәм төбәгенә карап төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, Волгоград өлкәсендә рядовойга 59 455 сумнан артык, полковникка 156 540 сумнан артык түләргә вәгъдә ителә. Моннан тыш, хәрбиләргә кием, аларның юлына һәм туклануына акча каралган.

Ререзвчыларга күпсанлы ташламалар да каралган. Мәсәлән, алар ел саен бушлай сәламәтлеген тикшертә, дәвалана һәм дарулар алырга хокуклы, аларга тормышларын һәм сәламәтлекләрен иминиятләштерү, резервта хезмәт иткән вакытта бушлай кирәк-яраклар белән тәэмин итү һәм юлларда бушка йөрү вәгъдә ителә. Моннан тыш, резервчыларның эш урыннары һәм хезмәт хаклары саклану гарантияләнә. Саклану министрлыгы хәрбинең җыенда булган вакыты өчен ул эшләгән оешмага компенсация түләргә ниятләвен белдерә.

Мондый резервчылар 2016 елдан бирле хәрби күнегүләрдә катнаша, бу эксперимент буларак кертелгән иде. Саклану министрлыгы шушындый килешү нигезендә күпме хәрбине җәлеп итәргә җыена — билгесез. Министрлык чыгарган хәбәрләргә һәм хәзер расланырга торган 2022-2024 елларга федераль бюджетка караганда, хакимият актив резервка йөз меңнән артык ватандашны тупларга тели. Август башында Көньяк хәрби бүлгенең оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Константин Запатоцкий саннар китергән иде. Аның сүзләренчә, сентябрьгә кадәр Көньяк хәрби бүлгедә 38 мең кешелек гаскәри резерв булдырырга нитләнгән. Чагыштыру өчен, моңа кадәр әлеге хәрби бүлгедә резерв гаскәриләре 400 кешедән артмаган. Шундый ук мобилизация кампанияләре башка хәрби бүлгеләрдә дә уза.

Татарстан Республикасы хәрби комиссарияты августта 1,2 мең кешелек резерв туплау турында игълан итте. Резервка теркәлүче хәрбиләр өч еллык килешү төзи, айга бер тапкыр өч көнлек, елга бер — 30 көнлек җыеннарга барырга тиеш була.

Русия хәрби эксперты Александр Гольц Republic сайтындагы мәкаләсендә дәүләтнең болай күпләп хәрби кешеләр туплавы сәбәпләрен фаразлый. Моны ике максат белән аңлатып була, ди ул. Ил зур сугышка әзерләнә, яисә алга таба контракт нигезендәге гаскәргә күчү булачак, ди эксперт.

Александр Гольц
Александр Гольц

— Иң начар вариант — болай ашыгыч рәвештә мобилизация резервы төзү ел ярым-ике елдан соң зур сугыш гамәлләре башлану ихтималы аркасында булырга мөмкин. Моннан русияләр өчен нинди нәтиҗәләр килеп чыгасы аңлашыла, ди Гольц.

— Иң оптимист фараз, әлбәттә — Русия хакимияте контрактлы гаскәр төзүгә таба бара. 2-3 елдан (нәкъ президент сайлаулары алдыннан) халыкка бүләк ясап, хәрби көчләргә чакыруны гамәлдән чыгару булырга мөмкин, ди эксперт.

* * *

Резерв гаскәрләренә чакыручы игъланнар Казанда да чыга башлады. Шәһәр йортларының берсендә ишек төбендә беркетелгән игъланда запастагы һәм Русия хәрби көчләрендә хезмәт иткән ватандашлар мобилизацион кеше резервына туплана диелә.

Резервчыларны акча белән кызыктыралар. Игъланга ярашлы, резервта өч ел тору кешегә 365 мең сумнан алып 482 мең сумга кадәр хезмәт хакы китерергә мөмкин.

ВКонтакте социаль челтәрендәге "Ветераны военных действий" төркемендә дә резерв туплау турында актив фикер алышу бара. Бу төркемнәрдә элек сугышларда катнашкан, контракт белән гаскәрдә хезмәт иткән кешеләр бар. Резерв гаскәренә чакырулар иң беренче аларга килгән.

Ләкин сугыш гамәлләре ветераннары саклану министрлыгы тәкъдименә ышанмыйча карый. Алар төркемдәге кешеләрне игъланнарда язылган вәгъдәләргә ышанмаска өнди, чынлыкта сержант бер җыен өчен 2-3 мең сум генә алачак, дип кисәтә.

Мин аңламыйм, сезне Чечня белән аз алдадылар мени? Өйдә утырып булмыймы? Барыгыз алайса, Сүриягә яки Донбасска, сугышыгыз, ләкин сезне нәкъ шулай итеп алдаячаклар һәм буш кул белән калдырачаклар! Акылыгыз кайда, мужиклар? Йортны басып алучылардан ничек азат итү турында уйларга кирәк, дип яза Владимир Полторацкий атлы кулланучы.

Чыннан да эшкә ярарлык тәкъдим булса, кеше җиткерәлми интекмәсләр иде. Мин дә гаскәрдә хезмәттән соң вуз тәмамладым. Бәлки физик һәм хәрби әзерлек узармын, хәрби дәрәҗәмне күтәрермен, дип уйладым. Нәтиҗәдә шикле чара, моның сиңа ни биргәне аңлашылмый да, ди Алексей Шарапов.

20 мең өчен "без анда юк" дигән җирдә үлеп калу — әллә нинди шәп перпектива түгел, дип яза Иван Селях.

20 ел элек җәһәннәмгә (Чечня сугышы күз алдында тотыла — ред.) җибәргәндә дә шулай "матур" сайрадылар. Башта шул сугыш өчен исәп-хисап ясасыннар — ни торак юк, ни акчасы, бары сәламәтлек белән бер өем проблем калды. Мин аларга моннан ары ышанмыйм, сез дә алданмагыз. Төрле проблемнардан кала бер әйбер дә эшләп ала алмассыз, дип яза Олег Витязь никлы кулланучы.

Гаскәргә "ит" җыялар, берәр җирдә — мәсәлән, Сүрия, Әфганстан яки Украинада берәр әйбер килеп чыкса, беренче итеп шул Барсны җибәрәчәкләр. Килешү шартларын үтәмисең икән, җинаять кылган буласың, җәза бирәләр. Бер малай сөйләде, китәсең килә икән, саклану министрлыгы сиңа тоткан акчаларны кире кайтарырга тиеш булачаксың, дип белгәннәре булән бүлешә Максим Баталов дигән кеше.
Алар тагын бездән пешкалар ясамакчы була. Бу аңлашыла да, патшаның таҗын югалканчы, пешканы бирүең яхшырак, ди ул.

Казанда яшәүче Алексей Котин Казан танк училищесында урнашкан мобилизация үзәгендә тору хакында килешү төзегән булган, аннары ул килешүне өзгән. Аның сүзләренчә, хәрби комиссар вәгъдә иткәннәр барысы да буш сүз булып чыккан.

— Чынлыкта өч көнлек җыен өчен син аена 1 200 сум алачаксың. Минем өчен резервка бару лейтенант дәрәҗәсен алырга стимул иде, ләкин мине гади бер машина йөртүче итеп дип яздылар, ди ул.

Алексей Котин
Алексей Котин

Моннан тыш, Алексей сүзләренчә, килешү төзер алдыннан аның белән озак итеп ватанпарвәрлек турында сөйләшү уздырганнар, анда аңа резервчыларның бурычларын аңлатканнар. Бу кешеләр хәрби гамәлләрдә, күнегүләрдә, хәрби кизүләрдә катнашырга, полиция һәм МЧСка ярдәм итәргә, командировкаларга йөрергә тиеш була дигәннәр. Ә килешүне өзгән очракта үзенә тотылган бөтен акчаларны кире кайтарырга тиеш булачагын әйткәннәр. Моннан кала, килешүне өзгән өчен дисциплинар, матди, административ һәм хәтта җинаять эше ачып җавапка тарту да каралган.

Сезне кешеләрне куып таратуга һәм хәрби гамәлләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр

— Ягъни, сезне кешеләрне куып таратуга һәм хәрби гамәлләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр, баш тартсагыз, утыртып куячаклар. Берәр нәрсәне бозсагыз, гомерегез буе түләячәксез. Һәм болар аена 2 мең сум өчен. Алар профессиональ дәрәҗәдә үгетлиләр — ышанмагыз, дип кисәтә Алексей "Ветераны боевых действий" төркеме кулланучыларын.

Котин имзалаган килешүдә, аерым алганда, резервтагы хәрбиләр алдына сугыш гамәлләрендә катнашырга, гадәттән тыш хәл һәм хәрби хәл шартларында, кораллы ызгышлар вакытында бурычлар үтәргә, Русиядән читтә халыкара террорчылык эшчәнлеген булдырмауда, башка тәртип саклау органнарына тәртип саклауда һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә ярдәм итәргә тиеш, дигән һәм башка таләпләр куела.

Алексей Котин шулай ук резерв хәрбиләрен "путч булдырмас өчен" демонстрантларны куып таратуда кулланырга да мөмкиннәр, дип фаразлый.

* * *

Социолог Искәндәр Ясәвиев Азатлыкка бу турыда үз фикерен җиткерде. Ул резервчы хәрбиләрне туплау һәм аларны матди яктан тәэмин итүгә акчалар сәламәтлек саклау тармагына чыгымнарны киметү хисабына тотылачак дип белдерә.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Гомумән алганда, илкүләм саклану өлкәсенә чыгымнар 2021 елда ук федераль бюджетның 14,4 процентын тәшкил итәчәк, ә 2024 елга бу чыгымнарны 15,2 проценка кадәр арттырырга ниятләнә. Кайсы тармаклар хисабына арттырыласы ачык күренеп тора. Сәламәтлек саклауга чыгымнар өлеше 2021 елда 5,8 процент булса, 2024 елда ул 4,9 проценка калачак. Социаль сәясәткә чыгымнар өлеше дә кимиячәк. Димәк, мобилизацион кеше резервы төзүгә сарыф ителәсе дистәләрчә миллиард сум акчалар — федераль хакимият сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт тармагыннан тартып алачак акчалар ул, дип аңлата Ясәвиев.

Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау тармагына акчаларның кимүе бигрәк тә COVID-19 таралган чорда нык сизелә.

Федераль хакимият өчен ватандашларның тормышы һәм сәламәтлеге приоритет булып тормый

— Илкүләм саклануга, шул исәптән мобилизацияле кеше резервын булдыруга, шулай ук "илкүләм иминлек һәм тәртип саклау эшчәнлеге"нә чыгымнарны арттыру, шул ук вакытта сәламәтлек саклауга чыгымнарны киметү тагын бер кат шуны раслый: Путинның кеше тормышының кыйммәте турында күпсанлы белдерүләренә карамастан, федераль хакимият өчен ватандашларның тормышы һәм сәламәтлеге приоритет булып тормый, ди Ясәвиев.

Эксперт фикеренчә, резервтагы хәрбиләр Русия кораллы көчләренең иң түбән квалификацияле ресурсы булып торачак, бу хәрбиләр гади бурычларны үтәр, "туп ите" булып торыр, дип фаразлый ул.

— Саклану министрлыгы сайтындагы роликлар һәм җыеннар турында федераль каналлардан сюжетларга карасаң, резервчыларның хәрби әзерлек дәрәҗәсе 20нче гасыр уртасы һәм икенче яртысы дәрәҗәсендә. Ягъни мылтыклардан, Калашников автоматларыннан, кул пулеметларыннан, гранотометлардан, Мосин снайпер винтвкаларыннан ату, каршылыклар сызыгын узу, гаскәрдә кулланыла торган пикапларда йөрү. Ә хәзерге вакыттагы хәрби ызгышларда уңыш катлаулы һәм техник яктан алга киткән кораллар кулланудан тора. Очучысыз идарә ителә торган очкычлар, югары төгәллек белән һөҗүм итүче кораллар файдаланыла. Резервчылар коралның мондый төрләре белән идарә итә алмый, чөнки аның өчен бөтенләй башка дәрәҗәдәге әзерлек кирәк, вакыт та күбрәк кирәк була. Шулай итеп, резервка тупланган хәрбиләрне куллануның иң ихтимал булган урыны — хәрби көчләрнең түбән квалификацияле, гади бурычларны башкаручы ресурсы булу, күпчелек очракта алар төрле объектларын сакларга куелыр, дип саный Искәндәр Ясәвиев.

Журналист, хәрби белгеч Ирек Мортазин саклану министрлыгының бу адымын бюджет акчасын үзләштерү дип саный. Аның фикеренчә, бу резервистлар хәтта халык күтәрелешен дә бастыра алмаячак, киресенчә, күтәрелешнең алгы сафларында булачак.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

— Профессионал армия кирәк. Мин бу турыда инде 1991 елдан бирле әйтеп киләм. Бернинди контрактниклар да, резервистлар да кирәкми. Профессионал армия күпкә арзангарак төшәчәк. Минемчә, бу күбрәк бюджет акчаларын үзләштерү белән бәйле. Бу резервизтлар халык ризасызлыгын барсытруда берничек тә катнашмаячак, киресенчә, алар үзләре чуалышларда катнашырга мөмкин. Өйрәтелгән, корал тота белүче кешеләр булачак алар. Росгвардиядә дә, эчке эшләр министрлыгында да халык күтәрелешен бастырырлык көчләр җитәрлек. Бу барыннан да бигрәк бюджет акчаларын үзләштерүгә охшый. Саклану министрлыгына акчаны тагын да арттыралар, акчаны кая куярга белмиләр. Акчаны резервистлар әзерләүгә тотарга карар итәләр. Армия чиркәве төзеделәр бит инде, армия мәчете дә төзергә мөмкиннәр. Айга өч көн генә күнегүләр уздырып кешене үз халкын бастыруга әзерләү мөмкин түгел, бу — кешеләрне бунтка әзерләү юлы, ди Мортазин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG