Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия вәкиле АКШның виза бирү шартларын мыскыллау дип атады


АКШ дәүләт департаменты Америка визасы алырга теләгән Русия ватандашларына Варшаудагы консуллыкка мөрәҗәгать итәргә киңәш итеп аларның "йортсызлар" категориясенә кертелүен белдергән иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Русия ватандашлары өчен Америка иммиграция визаларын алуга яңа шартларны "садистлык чигендәге мыскыллау" дип атады.

Захарова фикеренчә, "Америка дипломатлары күп еллар буена Русиядәге алар тарафыннан оештырылмаган консуллык хезмәтләре күрсәтү системын җимерде: консуллыкларны япты һәм эшчеләр штатын кыскартты". Нәтиҗәдә, АКШ хакимиятләре "21 гасыр өчен баналь булган процедураны чын җәһәннәмгә" әйләндерә һәм "үзләре үк идеаллаштырган ирекне җимерә" дип саный вәкил.

Русияләрнең Америка визаларын алудагы проблемлары берничә ел элек, Русия хакимиятләре даими рәвештә АКШның дипломатик миссиясе хезмәткәрләре санын киметүне һәм аларны илдән чыгарып җибәрүне таләп итә башлаганннан соң башланган иде.

2017 ел башыннан русияләргә визалар бирү шактый чикләнде: низагка кадәр аларны Петербур, Екатеринбур һәм Владивостокта рәсмиләштерү мөмкин булса, соңрак бу мөмкинлек Мәскәүдә генә калды.

Узган елның апрелендә Русия президенты Владимир Путин русияләргә Америка консуллыкларында эшләүне тыйды. Моның белән бәйле рәвештә АКШ үзләрендәге дипломатик миссияләрдән 182 русиялене эштән җибәрүе турында игълан итте.

1 августтан Мәскәүнең Америка илчелегендә "бик аз кеше эшләячәген", шуңа күрә консуллык хезмәтләренең "виза алу өчен бирелгән күпме дә булса гаризаны карарлык хәлдә булмаячагын" белдерде.

Алданрак АКШ дәүләт департаменты Америка визасы алырга теләгән Русия ватандашларына Варшаудагы консуллыкка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән иде. Шул ук вакытта русияләрнең "йортсызлар" категориясенә кертелүе әйтелде. Мондый статус АКШ консуллыгы булмаган һәм "сәясәт яки иминлек өлкәсендәге вазгыять катлаулы һәм алдан фаразлап булмаган" илләр ватандашларына бирелә.

АКШ Русиядән тыш мондый илләргә Сүрия, Куба, Венесуэла һәм Иранны кертә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG