Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчесе 1 августтан Русиядә консуллык хезмәтләре вакытлыча туктатылуын белдерде


Мәскәүдәге АКШ илчелеге
Мәскәүдәге АКШ илчелеге

АКШның Русиядәге илчесе Джон Салливан, консуллыкларда хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, илчелек элеккеге эш күләмен башкара алмавын әйтте.

Русиядә дипломатия вәкиллекләрендә хезмәткәрләр саны кимү сәбәпле, АКШ 2021 елның 1 августыннан консуллык хезмәтләре күрсәтүне вакытлыча туктатачак. Бу турыда "Дождь" телеканалына АКШның Русиядәге илчесе Джон Салливан әйткән.

Аның сүзләренчә, хезмәткәрләр җитмәгәнлектән, консуллык хезмәтләре "күпме булса да виза гаризаларын эшкәртерлек хәлдә булмаячак".

"1 августтан безнең монда бик аз кеше эшләячәк, шуңа күрә без консуллык хезмәтләре күрсәтә алмаячакбыз, аларга, белүемчә, американнар да, русияләр дә бик мохтаҗ. Һәм бу АКШ һәм Русия мөнәсәбәтләре нисбәтеннән киртә генә түгел. Бу гаиләләр өчен шәхси сыйфаттагы җитди кыенлыклар һәм ширкәтләр өчен сәүдә белән бәйле начар нәтиҗәләргә китерәчәк, Америка ягыннан да, Русия ягыннан да ширкәтләр зыян күрәчәк" дигән Салливан.

2021 елның апрелендә АКШның Русиягә карата керткән яңа чикләүләреннән соң ике ил унышар дипломатын кайтарып җибәрде. АКШ һәм Русия илчеләре киңәшләр бирү өчен чакыртып алынды. Мәскәү исә Америка илчелегенә чит ил кешеләрен эшкә алуны тыйды. Соңрак бу тыюны кичектерделәр.

Майда АКШ үзенең Екатеринбурдагы баш консуллыгын япты.

16 июньдә Женевада Владимир Путин һәм Джо Байден очрашуыннан соң ике ил илчеләре Мәскәүгә һәм Вашингтонга кайта дип белдерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG