Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә COVID-19ның көзге дулкыны югары ноктасына әле җитмәде ди белгеч


Соңгы атналарда Русиядә күзәтелгән коронавирус йоктыру һәм аннан үлү очракларының артуы дельта штаммы өстенлек итү белән бәйле, ди министрлыкның баш инфекционисты.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгының инфекция авырулары өлкәсендә баш белгече Владимир Чуланов, Русиядә COVID-19 белән авыру дәрәҗәсе югары ноктасына җитте дип әйтергә нигез юк ди. Бу турыда ул "Интерфакс" белән әңгәмәдә әйткән.

Белгеч сүзләренә күрә, соңгы атналарда Русиядә күзәтелгән коронавирус йоктыру һәм аннан үлү очракларының артуы дельта штаммы өстенлек итү белән бәйле.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты әйтүенчә, шулай ук әлеге штамм аркасында һоспитальдә дәвалауны таләп итүче балалар һәм үсмерләр саны арткан.

"Узган ел балалар авыруны җиңелчә генә, ешрак симптомнарсыз уздырып җибәргән булса, хәзер вазгыять 180 градуска үзгәрде. Балалар авырып кына калмый, чирне авыр кичерә. Балаларны, үсмерләрне һоспитальдә дәвалау очраклары берничә тапкырга артты. Өзлегү һәм авыр нәтиҗәләргә китерү ихтималы зур булган "иң куркыныч" төркемдә 60 яшьтән өлкәнрәкләр кала бирә" дигән Чуланов. Баш инфекционист кабат вакцина ясату кирәклеген искәрткән.

Русиядә соңгы берничә атнада ковид белән авыру очраклары арта. Көн саен диярлек федераль оператив штаб авыру йоктыру һәм аннан үлү очракларының рекордлы рәсми саннары турында хәбәр итә.

20 октябрь Русия президенты Владимир Путин карары белән коронавирус таралуны туктату өчен 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертелде. Русиянең алты төбәгендә COVID-19 бу ял көннәре 25 октябрьдә үк башланды.

Моннан тыш, Путин төбәк хакимиятләренә ресторан һәм күңел ачу биналарының эшчәнлеген 23:00дән 6:00 сәгатькә кадәр тыярга кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Вакцина кадату өчен Путин кешеләргә өстәмә ике ял көне бирү тәкъдимен хуплады, алар өчен бу көннәрдә хезмәт хакы сакланырга тиеш дип искәртте, хроник авырулары булганнарны һәм 60 яшьтән өлкән хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә кушты.

Төбәк башлыкларына вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәннәр өчен үзизоляция кертү дә тәкъдим ителде. Моннан тыш Путин коронавируска тест ясатуны арттырырга һәм авыру йоктыручыларны тиз арада изоляцияләргә, битлек тәртибен һәм социаль дистанция саклауны күзәтүне көчәйтергә кушты.

Оператив штаб соңгы тәүлектә Русиядә 37 930 кешедә коронавирус ачыклануын хәбәр итте. Соңгы тәүлектә илдә коронавирустан 1069 кеше үлгән. Рәсми саннарга күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 167 яңа очрагы ачыкланган, 10 кеше үлгән.

Пандемия башыннан республикада COVID-19ны рәсмән 29 707 кеше йоктырган, барлыгы 927 кеше үлгән. Оператив штаб хәбәренчә, Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 670 яңа очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 36 кеше үлгән. Пандемия башыннан коронавирус йоктыручылар саны – 82 149га, аннан үлүчеләр саны исә 2411гә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG