Accessibility links

Русияле хатын-кыз ире COVID-19дан үлгән өчен мәхкәмә аша миллион сум компенсация алган


Бу – COVID-19дан үлгән өчен зур күләмдә компенсация бирелгән Русиядә беренче очрак. Элегрәк моңа охшаш очракта 50 мең сум түләгән булганнар.

Әстерхан өлкәсенең Актүбә шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 60 яшьлек ире COVID-19дан үлгән өчен бер миллион сум компенсация алуга ирешкән. Аның иренә медицина ярдәмен вакытында күрсәтмәгәннәр, диелә. Бу хакта адвокат Сергей Броницкий инстаграмына сылтама белән "Интерфакс" яза.

Юрист сүзләренә күрә, Актүбәдә яшәүче ир 2020 елның җәендә йөткерү һәм күкрәгендә авыртуга зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларны коронавирус йоктыручылар белән элемтәдә булганлыгы хакында кисәткән.

Табиб анализлар алмый гына иргә ОРВИ белән авыруын әйткән һәм дару үләннәре белән дәвалану билгеләгән. Шуннан соң авыруның хәле начарайган. Ул берничә мәртәбә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсә дә, нәтиҗәсе булмаган. Ирне ике атнадан авыр хәлдә һоспитальгә китергәннәр, берничә көннән ул үлгән. Вафат булганнан соң гына COVID-19 диагнозы куелган.

"Мәрхүмнең тол калган хатыны тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше ачканнар, мәхкәмә-медицина экспертизасы медицина ярдәме күрсәтүдә кимчелекләр тапкан, әмма пациент үлеме белән алар арасындагы бәйлелекне тапмаган" ди Броницкий.

Адвокат сүзләренчә бу – COVID-19дан үлгән өчен шундый зур күләмдә компенсация бирелгән беренче очрак. Элегрәк моңа охшаш очракта зыян күргән тарафка 50 мең сум түләгәннәр.

Оператив штаб соңгы тәүлектә Русиядә 37 930 кешедә коронавирус ачыклануын хәбәр итте. Бу пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч. 25 октябрь иртәсенә COVID-19 йоктырган 1069 пациент үлгән, диелә оператив штаб мәгълүматында. Рәсми статистикага күрә, соңгы айда коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыклану ике тапкырга арткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG