Accessibility links

Кайнар хәбәр

Gulnara Esse: "Мөселманнар мине мөртәт дип атап, үлем белән янады"


Иркутски журналисты, язучы, "Моя сестра саляфитка" китабы авторы Гөлнара Гыйниятуллина 21 октябрь Казанда укучылары белән очрашу оештырды. Китап июнь аенда 1500 данә тираж белән дөнья күргән иде. Аңарчы ул өлешләп, инста-роман рәвешендә Gulnara Esse авторлыгында Инстаграмда басылып килде. Шул чакта ук зур шау-шу тудырды. Азатлык хәбәрчесе автор белән китап тирәсендәге бәхәс, үзенә булган янаулар, мөселман ирләренең куркулары, мөслимәләрнең хезмәтче дәрәҗәсенә төшерелүе һәм башкалар хакында сөйләште.

— Гөлнара, бу китапны язу идеясе ничек туды?

— Китап язылганчы ук күңелемдә бер монолог формасында туды. Аны сеңлем, якыннарым белән дә уртаклаштым. Кешеләр исламга килә, аңа бердәнбер хакыйкатькә инанган кебек ышана, барлык фарыз, сөннәт булган гамәлләрне катгый башкара, әмма аларның язмышлары бозыла, тормышлары таркала. Чит илгә сугышка чыгып китүчеләр турында бөтенләй әйтеп тә тормыйм. Туганыма да шул сорауны бирдем: сеңлем, әгәр бу хакыйкать икән, нишләп соң алар барысы да шундый бәхетсез? – дип сорадым. Китап язу идеясе әнә шул бер фикердән чыкты. Сорауга җавап эзләү китап язу аша башкарылды.

— Ә ни өчен нәкъ менә ислам? Һәр авраамик дин үзен генә хакыйкый саный, православ яки яһүд динен алырга мөмкин иде.

— Үзем күргән мохит булгач, ислам дөньясы якынрак. Үзем дә мөслимә. Яулык та яба идем, хәзер салдым инде.

Гөлнара Гыйниятуллина
Гөлнара Гыйниятуллина

— Инстаграмга куеп бару китапны алдан ук пиарлау максаты белән башкарылдымы?

— Юк. Яза башлаганда ук якынча сюжет линиясен күрә идем. Язарга утырганда, аны кечкенә форматлар белән язу, аны шунда ук баса бару уңайлырак дип таптым. Һәр бүлек белән мин ниндидер фәлсәфи, дини сорау күтәрдем, шул сорауга җавап эзләдем. Аңларга тырыштым. Укучылар һәр бүлеккә карата фикерен яза барды, үз тарихлары белән уртаклашты. Алар белән булган диалог, ул тарихлар, кайтавазлар әкренләп кар өеме төсле җыелды-җыелды һәм китап та шундый калын булды. Китапны язу барышында үзем дә үстем, бу минем дини яктан үсешем һәм аны башкача аңлавым булды. Ике ел эчендә тормышымда, аңымда барысы да үзгәрде. Мин дингә, инануга, догмаларга башка төрле карый башладым.

— Роман шулкадәр резонанс тудырыр дип уйладыгызмы? Ул кадәр кайтавазларга әзер идегезме?

— Әлбәттә, юк! Әгәр аны бер ел буе язып, әкренләп Инстаграмга бастырып бармасам, шунда ук халык фикерен, хейтерларны да әкренләп кабул итәргә өйрәнмәсәм, бөтенләй әзер булмас идем. Андый басым, янауларга әзерләнеп бетеп булмыйдыр да.

— Үзегезгә басым башлангач, моны рухи яктан кабул итү авыр булдымы?

"Күрмәгәнеңне күрсәтәбез", "башыңа җитәбез" кебек янаулар килә башлады

— Башта авыр булды, хәтта еладым, борчылдым. Мөселманнар ягыннан янаулар башлангач, язуны ташларга дигән уй да булды. Вакыт узу белән, укучыларның әйдәләп, дәвамын сорап язган комментларын укыганнан соң, үземдә дәвам итәрдәй көч таптым. Зур текстлардан гына торса да, Инстаграм сәхифәм бик тиз үсә башлады. Бернинди рекламсыз, көн саен йөзләгән укучы килә иде.

— Янаулар дигәне нинди формада булды?

— Яза гына башлаганда, ризасызлык иде. Аннары ул шәхси мыскыллауга күчте. Азагына таба якынлашкан саен, "күрмәгәнеңне күрсәтәбез", "башыңа җитәбез" кебек янаулар килә башлады. "Антифеминизм.Кавказ" дигән ресурс бар икән. Китап чыккач, шулар минем фоторәсемнәрне, иремнең, балаларның рәсемнәрен табып, адрес, телефон, ИННнарны, бар мәгълүматны интернетка куеп, бу "муртадиня, феминистиня, сез алга таба нишлисен үзегез дә беләсез", дип яздылар. Ягъни, мөртәтләргә үлем җәзасы каралган, сез моны эшләргә тиеш дигәнрәк фәрман. Мондый әйберләрне тагын берничә җирдә күрдем.

— Әлеге резонанс нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйсыз? Мөселманнарның ябык бер җәмгыять буларак яшәргә омтылуымы бу?

— Бүген без ун мөселманны алсак, һәркайсының дин турында үз аңлавы һәм күзаллавы булачак. Инстаграмда бу хакта сөйли башлагач та, кешеләрнең динне кабул итүе ни дәрәҗәдә төрле булуын күрдем. Фундаменталистлар, традицион исламда булучылар, ортодоксаль ислам тотучылар, ислам белән бары тик кызыксына башлаучылар – тагын әллә кемнәр бар. Фундаменталистлар арасында да тынычлык яклы кешеләр, агрессивлары, сугышчаннары очрый. Бу күптөрлелек уйлану өчен җирлек бирә. Шул ук вакытта мөселманнар арасында ислам дине гасырлар буе бер үзгәрешсез кала, безнең өчен инде барысы да уйланган, хәл ителгән, шуның буенча гына яшисе дигән күзаллау яши. Син ниндидер дини кагыйдәне шик астына куйсаң, сораулар бирә башласаң, яисә аны бүгенге чынбарлык белән чагыштырып хәзерге шартларда дөрес эшләмәвен күрсәтсәң, бу башкаларда каршылык уята. Алар дингә тәнкыйди карый алмыйлар. Шул нигездә каршылыклар килеп туа да.

— Диндә каршылыклар бар дип язсаң, алар хәзер очып кунып чукырга тотыначак: анда бар да камил диячәк.

Мөселманнарда безнең өчен инде барысы да хәл ителгән, шуның белән генә яшисе дигән күзаллау бар

— Мәсәлән, бер кагыйдә бар: хатын-кыз мәхрәмсез, ягъни үзен озата баручы ир-аттан башка өеннән фәлән кадәр ераклыкка бара алмый. Чынлап та, VII гасырда Согуд Гарәбстаны чүлендә хатын-кызның дөягә утырып чыгып китүе куркыныч булган. Аны урларга, коллыкка алырга, көчләргә мөмкиннәр бит. Ә бүген башка вазгыять. Без машинага яки очкычка утырып чыгып китә һәм тыныч кына сәяхәт итә алабыз. Вакытлар узу белән, кайбер чикләүләрнең актуальлеге югала яки социаль әһәмияте кими. Ә кайбер урыннарда фундаменталистлар арасында әле дә шул кагыйдә яши. Миңа бер хатын үз әти-әнисен еллар буе барып күрә алмавы турында хат язды. Аларга автобуста 40 минутта барып җитеп булса да, ул мәхрәмнән башка чыгып китә алмый икән. Бу ахмаклык, тик кайбер урыннарда шушы кагыйдәгә ябышып яту бик мөһим санала.

— Китап турындагы фикерләрне күзәтеп барасызмы?

— Китапны Wildberries платформасы аша сатканга, андагы комментарларны күзәтеп барам, уңайлары күбрәк. Иң кызыгы: тәнкыйтьләүчеләрнең күбесе – китапны бер тапкыр кулына алып та карамаган кешеләр. Ә укыган имамнар, хәзрәтләр, яхшы сөйлиләр, бу — хак сүзләр, диләр. "Гөлнара, сез яшьләрне радикаль исламнан саклау өчен, Диния нәзарәте, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм башка структуралар эшли алмаган эшләрне башкаргансыз", диючеләр бар.

Нигә шулай икәнен аңламадым, татар җәмәгатьчелегеннән Фәүзия Бәйрәмова бик кискен тәнкыйть белдерде. Сез ни өчен шундый фикердә? дип аннан сорап та яздым. "Мөселманнар турында яхшы гына язарга ярый, югыйсә, бу динсез кешеләрне күтәрү була", дигәнрәк фикер әйтте. Бу бик гаҗәпләндерде. Ренат Беккин тискәре рецензия язды. Мин аларга нормаль карыйм. Ул китап турында сөйлиләр икән, димәк, ул фикер алышуга лаек. Рөстәм Батров мактап язды менә.

— Шулай да сезгә каршы сүз әйтүчеләрнең күпчелеге – мөселман ирләре. Ә ни өчен ирләр дип уйлыйсыз?

Хәзер мөселман руханилары белән социаль актив мөселманнар арасында үзенә күрә көрәш бара

— Ни өчендер алар миннән шунда ук феминист ясап куйды. Югыйсә, беркайчан андый юнәлештә сүз әйткәнем юк. Мөселман ирләре әлегәчә идарәне үз кулында тотып калырга тырыша, әмма торган саен күбрәк югалталар, чөнки хатын-кызлар бүген активрак, бәйсезрәк була бара. Алар бүген ирләр дөньясына буйсынмыйча, алар куйган кысалардан читтә дә яши ала. Хатын-кыз үзе эшли, акча таба, ниндидер түзә алмаслык шартларда аерылышуга да бара, курыкмый.

Элек ул бу хакта уйлый да алмаган, чөнки иргә социаль, финанс яктан бәйле булган. Бүген мөселман җәмәгатьчелеге телиме-теләмиме тамырдан зур үзгәреш кичерә. Бәлки бу Татарстанда алай ук сизелмидер дә, чөнки бай тарих йогынтысында ислам алга киткән. Татарларда 100 ел элек җәдитчеләр сөйләгән әйберләрне ислам өммәте әле бүген генә аңлап маташа. Ләкин Кавказда ул әйберләрне әле дә аңламыйлар һәм анда үз дөньясын үзгәртергә теләүче хатын-кыз бер инкыйлабчы кебек күзаллана. Минем китабым һәм блогтагы эшчәнлегем ул хатыннарны әйдәп барган кебек күренә.

Ни өчен ирләр каршы чыкты дигәндә, тагын бер фикерем бар: хәзер мөселман руханилары белән социаль актив мөселманнар арасында үзенә күрә көрәш бара. Шул ук ислам психологларын алыйк. Җитмәсә, аларның күпчелеге – тагын хатын-кызлар. Бүгенге мәчет инде күп әйберен югалтты, аннан китүче иң соңгы әйбер – ул идеология. Һәм аны шушы ислам психологлары, ягъни хатын-кызлар казна белән бергә алып китә. Бу да күпмедер дәрәҗәдә мөселман өммәте тормышындагы бер зур үзгәреш. Ирләр кулында булган дәгъвәт эшен дә хатыннар үз кулына ала. Мин шушы үзгәрешләр яклы дип әйтмим, бары тик бүген мөселман җәмгыяте шулай үсә, үзгәрә, мөселманлык хәзер шушы юлдан китте дип кенә әйтүем.

— Бүген мөслимәләрнең хатын-кыз хокуклары яклана дип әйтә аласызмы?

— Миңа бу хакта гел язалар. 90нчы елларда рухи күтәрелеш башланганда, кеше күпләп дингә кайтканда, исламда хатын-кыз ул ханбикә, безнең дин хатын-кызны яклый, аны күтәрә дип сөйләделәр. Бәлки элек тарихта шулай булгандыр да. Тик бүгенге шартларда бу хакта сөйләү кыенрак. Чөнки бүген мөслимәләр ханбикә түгел, ә колга һәм хезмәтчегә әйләнде. Юк, мин исламофоб түгел, бары тик тормыштагы күзәтүләремнән чыгып әйтәм һәм, журналист буларак теориядән бигрәк аның практик ягын карыйм. Миңа үз кануннарыгыз турында сөйләмәгез, аларның ничек эшләвен күрсәтегез дигән сүз бар бит. Чынлыкта бүген бик күп мөслимәләр манипуляцияләрдә яши, алар уку, эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм, үзен гел куркыныч астында хис итә.

— Укый, эшли алмыйлар дигәнне Татарстанда, Башкортстанда аңламаслар да...

Бүген мөслимәләр ханбикә түгел, ә колга һәм хезмәтчегә әйләнде

— Әйе, анда башка вазгыять, тик андый очраклар Татарстанда да бар. Әти-әниләре 90нчы елларда исламга килгәннән соң туган, дини гаиләдә үскән татар кызлары да яза миңа. Алар өйдә укыган, мәктәпкә йөрмәгән яки башлангычны гына укыганнар да, калганын читтән торып укып бетергәннәр. Бик яшьли, 5-8 яшеннән яулык кияләр. Аларга ишегалдына чыгып малайлар белән уйнарга ярамаган. Юк, бу — Йәмән түгел, бу — Татарстан реалийлары.

— Ничек уйлыйсыз, Русиядә мөселманнар исламны ирекле тота, дәгъват итә аламы? Әллә аларны барыбер ничектер тыеп торалармы?

— Тыебрак торырга тырышалар, әмма социаль челтәрләр заманында ниндидер чикләүләр хакында сөйләшү урынсыз кебек. Без бит цензуралы газет гына укып була торган совет заманында яшәмибез. Хәзер ачыктан-ачык теләсә-нинди идеология таратучы телеграм-каналлар да бар. Алар бәлки иминлек хезмәте тарафыннан бераз контрольгә алынадыр, тикшереп торалардыр да, әмма үз идеологиясен җиткерәсе килгән кеше урынын табачак һәм сүзен дә җиткерәчәк.

Казандагы очрашу
Казандагы очрашу

"Подвал Чечни" дигән каналны ишеткәнегез бармы? Ул этник мөселман яки хокук яклау эше белән шөгыльләнүче хатын-кызларга каршы көрәш игълан итте. Аларның аккаунтларын блоклап, юкка чыгару эше алып баралар. Минем Гульнара Эссе каналы да шуларның ботлар һөҗүме нәтиҗәсендә юкка чыгарылды. Казанга килүемнең беренче көне иде ул. Дина Саева, Манижа, Светлана Анохина һәм башкаларның аккаунтларын шул канал эше белән юкка чыгардылар. Хәзер ул каналны блоклаганнар, ләкин алар яңа бит ясап, эшчәнлекләрен дәвам итәләр.

— Мода тәнкыйтьчесе Александр Васильев исламның модага да, тормышның бөтен башка өлкәләренә дә зур йогынтысы булачагы хакында әйткән иде. Ничек уйлыйсыз, исламның әдәбиятка тәэсире зур булырмы?

Ислам һәм мөселманнар тормышы турында ничек шулай ачыктан-ачык язып була, диючеләр булды

— Минем китап ул үзе үк аның тәэсиредер, бәлки. Ул язылган чакта һәм бигрәк тә басылып чыккач, җәмгыятьтә ниндидер шок булды. Ул шокны мин әле дә үземдә тоям. Ислам һәм мөселманнар тормышы турында ничек шулай ачыктан-ачык язып була, диючеләр булды. Хәзер, шушы ике елдан соң нәрсә күзәтәм? Мөселманнар үзләре үк шул тренд артыннан китте һәм бу тормыш хакында ачыктан-ачык сөйли башлады. Хиҗап темасы актуальләшә бара.

— Хиҗап дигәннән, сезнең китап кайбер мөслимәләрнең яулыгын салуга этәргеч булды дигән фикер бар. Исламга карата ышаныч кимү, кызларның үзенә башкача карый башлавы турында да әйтәләр. Бу хакта ишеткәнегез бармы?

— Китапны укыган кеше алай димәс, чөнки анда ул хакта берни дә юк. Төп герой да ничек хиҗапта булса, шулай кала. Ә дингә карата ышаныч дигәндә, ул бәлки Аллаһка карата ышаныч түгел, ә сукырларча инану, акылсызлык, үз башың белән уйлап карамау кимегәндер. Мәсәлән, ирләр белән бер бинада булырга ярамаганга бишенче курста укуны ташлау кебек башка сыймас гамәлләрдән тыелу яки дин белән ышыкланган манипуляцияләүгә бирешми башлау булгандыр.

— Әңгәмә башында яулыкны салдым, дидегез. Хейтерларыгыз моңа да бәйләнмәдеме? Үзегездәге ул үзгәрешләр ни белән бәйле?

Яулык Русия шартларында үзен акламый дип саныйм

— Совет вакытында хатын-кызлар яулыкларын салып атып, шигарләр кычкырып йөргән бит әле, мин алай кычкырып йөрмәдем. Киресенчә, моны беркайчан да, беркайда да күрсәтмәскә тырыштым. Менә Казандагы презентациядә генә яулыксыз күренергә булдым. Блогта да, китапта да аны салу турында берни юк. Бу шәхси эшем, дингә мөнәсәбәтем. Яулык Русия шартларында, бигрәк тә мөселманлык аз булган төбәкләрдә, үзен акламый дип саныйм. Хиҗап ул үзеңә игътибар җәлеп итмәү өчен киелә, ә бу илдә, аеруча безнеке сыман Себер төбәгендә ул киресенчә, үзеңә зур игътибар җәлеп итү чарасы. Монда яулыклы хатын-кызга мөнәсәбәт бөтенләй башка, эшкә урнашу авыр, юлыңда очраган һәркемгә мөселман кызларының да башкалар кебек үк кеше булуын дәлилләү кыен.

— Казанда укучыларыгыз белән очрашу нинди тәэсир калдырды? Иркутскидан килгәндә, ниндидер өметләр баглаган булгансыздыр, алар акландымы?

— QR-кодлар кертелү аркасында кафе арендалап, теләгәнчә оештырып булмады. Җитмәсә Казанга килүемнең беренче көнендә үк Инстаграмдагы шәхси аккаунтымны блоклап куйдылар, шуңа анонс та бирә алмадым. Әмма мөслимә блогерлар миңа терәк булды һәм алар хәбәрләшеп, очрашуга 50ләп кеше килде. Арада имамнар, хәзрәтләр, мөслимә кызлар күп иде. Искиткеч, гаҗәеп очрашу булды! Татарларның кунакчыллыгына шулкадәр сокланам. Дүрт сәгать буе аралашканнан соң да көч-хәл белән таралыштык, беркемнең китәсе килмәде. Фотозона булдырдык, милли ашлар белән кофе-брейк, чәй өстәле ясадык. Укучылар елашты да, рәхмәтләр дә әйтте. Минем китапны укыганнан соң гына динне яңача аңлап, аны ярата башладым дип әйтүче кызлар да булды. Үземә бу очрашу бик ошады, бик җылы, рәхәт хисләр белән кайтып киттем.

— Яңа китап язарга утырмадыгызмы әле?

— Башымда берничә проект бар, берничә заказ да көтеп тора. Youtube мәйданына чыгасым килә. Минем бабаларым, ягъни 30нчы елларда Себергә сөрелгән татарлар хакында китап язарга теләгем бар. Бераз гына шәхси тарих. Ул да көчле хатын-кызлар турындагы әсәр булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG