Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Дагыстан мөслимәләре: аерма нәрсәдә?


Казанда яшь мөслимәләр җыенында катнашучылар (архив фотосы)

Дагыстанда гаиләдә басым астында яшәгән ике хатын ярдәм сорап хокук яклаучыларга мөрәҗәгать иткән. Өйләреннән качып китеп Казанга килеп урнашканнар, әмма аларны табып, кире туганнарына тапшырганнар. Татарстанда мондый хәлләр була аламы? Татарстан һәм Дагыстан мөслимәләре арасында нинди аерма бар? Дагыстан мөслимәләренә ничек ярдәм итеп була? Азатлык шушы сорауларга җавап эзләде.

Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә һәм Кикуни авылында яшәүче Патимат Сайгитова һәм Айшат Сайгидгусейнова хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итеп, үзләрен башка урынга күчерергә сораганнар. 20 яшьләр тирәсендәге бу ике ханым аларга укырга һәм эшләргә ярамавына, өйдә генә утырырга мәҗбүр ителүгә, ир һәм ата-ана басымы астында яшәвенә зарланган.

Айшатның әтисе, төбәктә билгеле хәзрәт, кызын мәктәптә дә укытмаган. Үзе әйтүенчә, аңа 9 сыйныф тәмамлады дигән белешмәне сатып кына алганнар. Айшат кияүгә чыккан, бала тапкан. Иренең басымына түзә алмагач, аерылып та китәргә теләгән, әмма әтисе каршы килгән. Айшат кызының да үзе кебек хокуксыз үсүен теләмәнгә хокук яклаучыларга мөрәҗәгать иткән.

Берничә көн элек Патимат белән Айшатны башка урынга күчерергә карар ителә. "Даптар" порталы баш мөхәррире, "Марем" төркеме активисты Светлана Анохина үзенең ышанычлы кешесенә аларны башта Волгоградка алып килергә, шунда төн кундырырга куша. Аннары алар 18 октябрь иртәсендә Казанга килеп җитәләр. Яңа урын итеп нәкъ менә Казан сайлана, хокук яклаучылар Татарстанда аларга дин тотуда уңайлы шартлар булачак дип уйлый һәм андагы кризис үзәге дә ышанычлы җир дип табыла.

Шул ук көнне Патимат белән Айшатны "Благие дела" иминият фонды кысаларында эшләүче "Әни йорты" ("Мамин дом") кризис үзәгенә китерәләр. Анда Патиматның урын-җир кирәк-яраклары тегеп акча эшләячәге, Айшатның кызын бакчага урнаштыру турында сөйләшенә. Дагыстан кызлары бирегә үз теләкләре белән килүе турында гариза да яза. Аңа кадәр полициягә аларның ике видеосы да юллана. Анда алар үз гамәлләренең ирекле башкарылуы турында сөйли, рәсми рәвештә югалган дип игълан итмәүләрен, эзләмәүләрен сорыйлар.

Шуңа да карамастан, кризис үзәгенә полиция киеме кигән кешеләр килеп, кызларны алып китә һәм инде Казанга килеп җиткән туганнарына тапшыра. Балигъ булган, берсе хәтта бала тапкан ике ханым кемнән качкан булсалар, соңрак алар кире туганнарына тапшырыла. Шул ук вакытта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы "Новая газета"га: "Бу вакыйга турында беренче тапкыр ишетәбез", дигән комментар биргән.

* * *

Татарстан йә Башкортстан мөслимәләренең активлыгы, иҗтимагый эшчәнлеге сурәтендә Дагыстандагы хатын-кызларның шундый басым астына яшәве, туганнарыннан качарга омтылуы сәер күренергә мөмкин. Татар, башкорт мөслимәләренә бу иреклек каян килә соң? Берничә белгеч белән сөйләштек.

Фермер, эшкуар, блогер Наилә Әхмәдиева фикеренчә, татар хатыннарының активлыгы һәм шундый көчле рухлы булуы тарих һәм тәрбиядән килә. Явыз Иван вакытында ук ат арбасыннан биегрәк малайларның үтерелүе, яки Ватан сугышы вакытында ирләрнең күп өлеше сугышта үлеп калуы татар хатын-кызларының гасырлар дәвамында авыр эшләрне дә үзлегеннән башкаруына китергән.

Наилә Әхмәдиева
Наилә Әхмәдиева

— Ирләребез сугышта кырылганда, малайларны тәрбияләү өчен үрнәк булмау, күп хатыннарның тол калуы малайларны да кызлар кебек тәрбияләүгә китергән. Шуның нәтиҗәсендә көчсез ирләр буыны формалашкан. Минем өчен дә күп эшемдә әнием үрнәк булды. Аңа карап, мин дә үз гаиләмдә паровоздан алда чаба ала идем, күпмедер вакыт шулай чаптым да.

Тик бераздан, шушы тарихны аңлаганга, үземне кулга ала алдым, дилбегәне иремә тапшырдым. Хәзер мин өемдә хатын-кыз һәм балаларыма әни буларак җитешә алганда гына тагын ниндидер башка эшләргә алынам. Блогерлыкка, әле анда, әле монда чабуыма карамагыз – бу минем үземә кызык бер хобби, бу активлык – тормыш рәвешем. Гаиләм минем активлыкка каршы түгел, без шул рәвешле бер-беребезне торган саен ныграк активлаштырабыз, - ди Наилә Әхмәдиева.

Ул Дагыстан ирләренең бөтенләй башкача тәрбияләнүен дә искә алды.

Гаиләдәге иң өлкән хатын-кызга булган хөрмәттән башлап, кечкенә генә кызны да кайгырту аларда кечкенәдән тәрбияләнә

— Чечня, Дагыстан, Азәрбайҗан, гәмумән Кавказдагы хатын-кызларның һәрвакыт яклаучысы бар. Аларда ул менталитетның бер өлеше. Гаиләдәге иң өлкән хатын-кызга булган хөрмәттән башлап, кечкенә генә кызны да кайгырту аларда кечкенәдән тәрбияләнә. Ә без алай тәрбияләмибез. Шуңа алар хатын-кызларын монда кадәр килеп кире алып кайтып китә, чөнки аларның ул җаваплылыгы канга сеңгән. Аларда гаиләдәге хатын-кыз ул синең намусың, пакъ йөзең күрсәткече. Шуңа ир аны хәтта кияүгә чыккач та контрольдә тота. Ул аларны кайгыртып, үз намусын да чистарта. Аңа беркем дә бармак төртеп: "Синең сеңлең яки апаң Казанда себерелеп йөри", дип сөйләмәячәк.

Минемчә, Дагыстан хатыннарының иминлегенә берни янамаса, аларга хөрмәт белән карасалар, әлбәттә, укырга комачау итмәсәләр, ул очракта алар үз ирләрен хөрмәт итәргә тиеш. Тик ирләргә дә аңлатырга кирәк: синең хатының аңгыра тавык булырга түгел, ә балаларыңа тәрбия һәм гыйлем бирерлек хатын булырга, сиңа берәр хәл булса, балаларны да ялгызы гына тәрбияли алырга тиеш. Ул хатын үзенә акча эшли алырга, җәмгыятькә бер авырлыксыз яраклаша белергә тиеш. Әгәр инде хатыннарны изеп яшиләр икән, ул хатыннар барлык нәселеннән, туганнарыннан баш тартырга әзер икән, аларга монда эшкә урнашырга, торак белән ярдәмләшергә мөмкин. Һәрхәлдә, безнең мөслимәләр андый кешеләргә бик теләп ярдәм итәр иде дип уйлыйм, - диде Әхмәдиева.

Иркутски язучысы, "Минем сеңлем сәләфит" ("Моя сестра саляфитка") китабы белән шау-шу тудырган автор Гөлнара Гыйниятуллинага да Дагыстандагы хатын-кызларга булган басым турында хат язучылар күп икән.

Гөлнара Гыйниятуллина
Гөлнара Гыйниятуллина

— Мин хәзер Казанда һәм мондагы мөслимәләрнең ни дәрәҗәдә көчле, ирекле, мөстәкыйль булуын күреп сокланып йөрим. Чынлап әйтәм. Татарстанда хәтта абыстайлык та имамлыкка тиңдәш дип әйтергә мөмкин, ягъни хатын-кыз да баш була ала, ир-ат та. Дагыстанда бу әлбәттә алай түгел, хатын-кыз иргә бәйле. Биредә гореф-гадәтләр дә үз ролен уйныйдыр, билгеле. Бик яшьли, 16-17 яшьтә үк, җитәрлек белем, тәрбия алмыйча, мөстәкыйльлекнең ни икәнен дә аңламаган килеш кияүгә чыгуы шундый бәйлелек формалаштырадыр. Гаиләгә, җәмгыятькә, ияләнелгән гадәтләргә бәйлелеккә килеп эләккәч, аннан кубарылып чыгу бик кыен. Дагыстанда бөтен җирдә дә хатыннарга нык басым ясала дип уйлау дөрес түгел. Бу әле торган җиреңә, халкыңа да бәйле, ә Дагыстанда күп төрле халыклар: аварлар, даргиннар, табасараннар һәм башкалар яши. Мәсәлән, төньяк Дагыстанда яшәүче аварлар бик кырыс милләт. Андагы куркыныч, авыр очраклар турында язучылар бар. Ә менә көньяк Дагыстанда яшәүче табасараннарда ничектер иреклерәк мөнәсәбәтләр. Анда халык та гыйлемлерәк, - ди Гыйниятуллина.

Ул үзенә килгән хатлардан нәтиҗә ясап, хатын-кызлар өчен кризис үзәкләре булдыру мәсьәләсе кичекмәстән хәл ителергә тиеш дип саный һәм Дагыстан мөслимәләрнең Татарстанда да яклау таба алмавына гаҗәпләнә.

Дагыстан хатыннарының Татарстанда да яклау таба алмавын белеп бик аптырадым

— Хатын-кызлар өчен кризис үзәкләре булдыру бик кирәк. Шул ук Дагыстандагы ярдәмгә мохтаҗ хатыннар өеннән качкан очракта үз төбәгендә кала алмый. Мәсәлән, берничә кризис үзәгенә инде һөҗүмнәр дә оештырылды. Шул ук Махачкаладагы "Марем" кризис үзәген генә алыгыз. Алар Чечнядагы бер кызны коткарырга алынгач, хокук саклаучылар үзләре үк аны алардан йолкып алды. Мин Дагыстан хатыннарының Татарстанда да яклау таба алмавын белеп бик аптырадым. Ярдәмгә мохтаҗ булган, качып киткән хатыннарны монда да эзләп тапканнар. Бу — гаҗәп. Хатыннарның, җәберләнүче балаларның барыр, мөрәҗәгать итәр җирләре юк, күбесе хокуксыз, - ди Гөлнара Гыйниятуллина.

Чыгышы белән Дагыстаннан булган ислам белгече, этнолог, тарих фәннәре кандидаты Әхмәт Ярлыкапов әйтүенчә, мөслимәләр арасындагы шундый аерма мәзһәбләрдән, тарихи үсештән һәм гореф-гадәтләр йогынтысыннан килә. Аныңча, бүген иң мөһим мәсьәлә — Татарстаннан кире алып кителгән дагыстанлы хатыннарның исән калуы.

Әхмәт Ярлыкапов
Әхмәт Ярлыкапов

— Бөтен Кавказда хатын-кызның хәле аяныч дип уйларга кирәкми. Миңа калса, монда беренче чиратта, мөселманнарның нинди мәзһәбтә булуы зур роль уйный. Дагыстан, Чечня, Ингушетиядә – шәфигый мәзһәбе, ә Кавказның төньягындагы калган төбәкләрдә – хәнәфиләр. Татарстан, Башкортстанда, гомумән, Идел буе төбәкләрендә дә – хәнәфиләр.

Аннан соң, тарихи аспект та бар. Исламның килү, шул җирлектә үсү тарихы да Идел буе белән Кавказ төбәкләрендә төрле. Бигрәк тә Дагыстан, Чечня, Ингушетиядә мәдәни-тарихи ареал бөтенләй башка. Идел буенда хатын-кызлар үзләрен мөстәкыйль итеп күрсәтсә, хатын-кызга мөнәсәбәт тә үзгә булса, Төньяк Кавказда ул башкача булган. Өченчедән, монда гасырлар буе килгән гореф-гадәтләр һәм шулар белән бергә формалашкан хатын-кыз хокуклары да бар. Шул ук Идел буе белән чагыштырганда, Кавказда хатын-кызларга мөнәсәбәт кырысрак, патриархаль булган.

— Әхмәт әфәнде, ә сез атаган төбәкләрдә басым астында яшәүче мөслимәләргә ничектер ярдәм итеп буламы?

Төньяк Кавказда хатын-кызларның өйдән качып китүен бөтен туганнары шәхси мыскыллау, хурлау дип кабул итә

— Төньяк Кавказда хатын-кызларның өйдән качып китүен бөтен туганнары шәхси мыскыллау, хурлау дип кабул итә. Ул ирне генә түгел, бөтен нәселне хур итү. Шуңа андый хатыннарны эзләп табу, кайтару өчен зур көчләр җәлеп ителә. Мондый вазгыятьтә бу эшнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңларга кирәк. Махсус сак булдыру, шелтер, ягъни кризис үзәкләрен сайлауга да бик зур җаваплылык белән карарга кирәк. Шелтер чын сыену урыны булырга тиеш. Качу урынын җиңел генә табып була икән, ул чын шелтер түгел инде. Бу очракта да кызларны ничектер тапканнар, мәгълүмат та барып җиткән.

— Дагыстанны белгән кеше буларак, хәзер аларның язмышы нинди булыр дип исәплисез?

— Дагыстан үзе төрле булган кебек, бу хатыннарның язмышы да төрле булырга мөмкин. Гаиләдән дә күп әйбер тора. Аларны гаиләгә кайтарып, шуның белән тынычланырга мөмкиннәр. Гадәттә, бу эш тиз һәм җайлы гына хәл ителсә, аны гаилә эчендәге бер вакыйга дип кенә уйлап, җәмәгать зур игътибарга алмаска, кысылмаска да мөмкин. Ә бәлки, аларны кысу, басым ясау, киресенчә, зуррак көч белән дәвам итәр. Хәзер биредә иң мөһиме – бу хатыннарның исән калуы. Андый очраклар аяныч тәмамланырга да мөмкин.

— Моңа кадәр алай качып китү очраклары булдымы? Алар еш буламы?

— Әлбәттә, бу беренче очрак түгел, Дагыстанда андый хәлләр булгалый. Мондый эшләрнең уңай тәмамланганы да бар, тик аларның күбесе чит илгә киткән очракта гына уңай чишелеш ала. "Даптар" дигән журналда андый хатын-кызларның язмышлары турында күп язалар.

— Дагыстан – ул Русия. Анда Русия кануннары эшләмиме? Әгәр эшли икән, шул кануннар белән генә хатын-кызларны яклап булмый дигән сүзме бу?

Дагыстан – ул Русия, ләкин аның белергә һәм истә тотарга кирәкле үз төбәк үзенчәлекләре күп

— Әлбәттә, Дагыстан – ул Русия. Дагыстанның үзенең мәдәни тарихы, төбәк үзенчәлекләре бар. Анда баручы реисламизация процессы, шуның нәтиҗәсендә төрле гореф-гадәтләр уйлап чыгару, ныклы патриархаль тәртипләрне кире кайтару күренешләре бар. Без хәзер "бу – Русия" дип кабатлап утыра алмыйбыз. Әйе, территориаль яктан ул Русия, ләкин аның белергә һәм истә тотарга кирәкле үз төбәк үзенчәлекләре күп.

— Бу проблем бүген генә килеп чыкмаган, даими күренеш дип әйтәсез. Русиядә хатын-кызлар өчен андый кризис үзәкләре элегрәк барлыкка килергә, чаралар күрелергә тиеш булгандыр. Димәк, хатын-кызлар бу илдә берничек тә якланмаган булып чыгамы?

— Бу дәүләт эше түгел, бу күбрәк гражданлык җәмгыятенең борчуы булырга тиештер. Бу эшләр җинаять хокуклары яссылыгына күчкәч кенә дәүләт эшенә әйләнә. Үтерү, намус хакына нәселләр сугыша башлаганда яисә тагын ниндидер җинаять күзәтелсә генә, бу дәүләт эше була. Бу чынлап та тирән мәсьәлә һәм ул мәдәни-тарихи үзенчәлек, реисламизация белән бәйле. Әлбәттә, моны дәүләт кенә колачлап бетерә алмый, - диде Әхмәт Ярлыкапов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG