Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яулыгыңны салмасаң, өйгә кайтып та йөрмә"


Архив фотосы
Архив фотосы

Быел Казанда берничә кыз яулыгын салды. Социаль челтәрләрдә, үзара сөйләшүләрдә аларның бу гамәле игътибарсыз калмады, бәхәсләр купты. Тәнкыйть тә, хуплау да бар.

Яулыкны бәйләүгә нәрсә этәрде һәм аны салырга нәрсә йә кем сәбәпче булды, җәмгыять моны ничек кабул итте? Азатлык өч татар хатын-кызының исламга килеп яулык бәйләү һәм еллар узуга аны салырга карар итү тарихын тәкъдим итә. Аларның һәрберсе – шәхес, үз тирәсендә билгеле кешеләр. Һәркайсының үз күңел сызлануы, үзе кичкән юлы бар. Өч әңгәмәдәшебез дә бу үтә дә нечкә һәм шәхси темага мөмкин кадәр ачык һәм ихлас сөйләште, йөрәктә булганын җиткерергә тырышты. Өч кыз, өч тарих, өч сынау, өч тәҗрибә...

Ләйлә Хәбибуллина

Ләйлә Хәбибуллина —​ 26 яшь. Татар теле һәм әдәбияты белгече. Казанның 19 санлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Ләйлә — татар шагыйрәсе. Аның шигырьләре китапларда да басылып чыкты. "Калеб" иҗат берләшмәсе кичәләрендә дә катнашты.

Ләйлә яулыкны әти-әнидән фатиха ала алмаганга салырга туры килде дип аңлата. Яулык аркасында аңардан ваз кичкән дуслары да булган. Бүген ул яулыксыз, әмма кайчан да булса аны кабат бәйләү хыялы белән яши.

Ләйлә Хәбибуллина
Ләйлә Хәбибуллина

— 6нчы сыйныфны тәмамлаганда безнең мәктәп каршында дини алан оештырылды. Бөтен балачага шунда йөреп дин нигезеләрен өйрәнде. Аңарчы мин Аллаһ бар, Аллаһ бер дигәнне генә белә идем, алан вакытында апалар безгә бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Мин исламга гашыйк булганмындыр, чөнки шул чакта ук ак яки башка матур төстәге яулыклар бәйләү теләге туган иде. Ул алан 8нче сыйныфны тәмамлагач тагын кабатланды. Анда мин зур теләк белән йөрдем һәм Белем көнендә мәктәпкә яулык бәйләп барам дигән карарга килдем. Хыялларга чумып йөрдем, әмма әти-әни бу теләгемне белгәч, кырт кисте. Яшүсмер вакытта төрле хисләр була, әле син безнең карамакта, туган нигездән чыгып киткәч, үз тормышың белән яши башлагач, үзең хәл итәрсең дип бу уемнан баш тартырга үгетләделәр. Әти-әни сүзенә каршы килә алмадым. Әмма күңелдә юшкын калды, никтер тормышым, киләчәгем турында күбрәк уйлана башладым, яулык бәйләмәгәч, дөрес түгел дигән шик туган иде.

Үземне зур җәмгыятьнең кадерле кешесе итеп сиздем

Казанга укырга кердем, үзаллы тормыш башланды, миндә яулык бәйләү теләге юкка чыкмаган иде. Беренче курсны тәмамлагач, хыялымны тормышка ашырасым килде. Дус белән бу хакта сөйләштек һәм 2011 елда Рамазан аеның беренче көнендә яулык бәйләргә дип килештек. Минем өчен ул көн иң бәхетлесе иде. Әле дә мин аны саганып искә алам. Канатлар үскәндәй булды. Үземне шундый җиңел, рәхәт итеп сиздем. Берсеннән берсе матур яулыклар сатып алдым, һәркайсысын бәйләп тизрәк урамга чыгасы килде... Урамга чыктым – таныш булмаган яулыклы кызлар миңа сәлам бирә, күңелдә – яктылык. Үземне зур җәмгыятьнең кадерле кешесе итеп сиздем.

Мине гаиләдә кабул итмәделәр

Ул вакытта бу дөрес карар иде кебек, киләчәктә нәрсә булачагын уйламадым да. Дус кызым шул ук көнне әти-әни басымы белән яулыгын салды. Минем яулык аркасында низаг соңрак, туган йортка кайткач булды. Кайттым, әти-әни дә мине яулыктан күреп шок кичерде. Алар ахыр чиктә яулыктан өйгә кайтып та йөрмә дип әйтте. Алар курыкты. Бу бит 2012 ел. Ваһһабилар турында күп сөйлиләр иде, Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны атып үтерделәр. Әниләр сектага эләгүемнән курыкты, ник яшьлегеңне төренеп уздырасың, дусларың белән рәхәтләнеп аралашып яшә диделәр. Моны кабул итү авыр иде, моңарчы бервакытта да әти-әни белән сүзгә килми идем. Ә монда кискен каршылык. Әнинең каршы килүенә артык аптырамадым, әтидән яклау көттем, әмма ул мине кабул итмәде. Алар минем белән сөйләшмәс хәлгә килде. Мине гаиләдә кабул итмәделәр.

Әти-әни генә түгел, дус булып йөрүче кешеләр дә миннән баш тартты. Синең белән уңайсыз, комфорт юк дип безнең юллар аерылды. Югыйсә бик җиңел, рәхәт итеп, бер компаниядән төшеп калдым. Гәрчә мин үзгәрмәдем, бары тик тормышыма намаз гына өстәлде. Дөрес, хуплачулыр булды, якын кызларым сайлаган юлымны хуплады, ничек бар, шулай кабул итте.

Ике ел дәвам итте бу низаг, бу миңа нык авыр тәэсир итте. Намазларда әти-әни белән арабызның якынаюын сорадым. Якыннарымның фатихасыннан башка яшәү бик авыр. Алар өлкән яшьтә, еш авырый башлады. Мин җаваплылык тоя башладым. Чирләре өчен дә гаеплемен кебек идем. Яулыкны салмам, бирешмәм дип уйлаган идем, әмма барысы да бер-берсенә өелде.

Мордовиягә практикага бардык, фәнни хезмәтемнең темасы – дини лексика. Материал тупланды, мин аны өйгә кайтып язарга булдым. Дин кешенең теленә ничек тәэсир итүе турында фәнни китаплар төяп кайттым. Бер көнне әти бүлмәмә кереп шуларны укып утырганны күрде һәм башка бу кыяфәттә өйгә кайтып та керәсе булма дип әйтеп салды. Соңгы ике елда бу безнең беренче сөйләшү һәм иң катысы иде. Яулыкны салырга ризалаштым, әмма гафу үтенмәдем. Мин авыр сайлау алдында идем, әмма әти-әни белән аңлашып яшәүне сайладым. Әти-әнинең начар нияте юк, аларның да халәтен аңлыйм, алар баласы өчен борчыла. Бу хәлләрне мин ничек кичергәнемне үзем генә беләм, аны кичереп бетердем, оныттым дип әйтә алмыйм. Кызык, әмма яулыкны салгач, мин әти-әни өчен янә идеаль балага әверелдем.

"Акылыңа кил, нишлисең син, Аллаһтан курык!" дип яздылар

Казанга киттем. "Иделем акчарлагы" бәйгесе иде, анда мине белгән, таныган кеше юк иде. Яулыксыз бардым, Казанга да шул рәвешле кайттым. Мине күрүчеләр шок кичерде. Иң күбе социаль челтәрләрдә тискәре сүзләр язды, "Акылыңа кил, нишлисең син, Аллаһтан курык!" дигән комментарлар белән тулды. Һаман да язалар. Аны күбрәк мөслимәләр яза. Акланырга тиеш түгелмен дип саныйм, әти-әнинең фатихасы кадерле дип аңлаттым. Кем кабул итте, кем юк.

Башта бик авыр иде, хәзер исә мин моңа башкачарак карыйм. Яулык бәйләп тә имансыз булырга мөмкин. Андый кешеләр шактый очрады. Яулык бер кысаларга кертә һәм мин кардиналь рәвештә тормышымны үзгәрттем дип әйтә алмыйм. Кешеләргә һәрвакыт кеше тормышы кызык. Әмма дин – һәр кешенең шәхси эше. Кыска итәк кисәң дә, озынын кисәң дә кешеләр тап табачак. Никтер кешеләр бер-берсенә кырыс, таләпчән. Безнең җәмгыять башкалардан аерылып торучыларны кабул итә белми.

Яулыкны салгач та дуслар юкка чыкты. Аларны югалтканмын икән, димәк алар дус булмаган. Тугрылары янымда калды.

Кайчан да булса яулык бәйләрмен дип хыялланам. Иремне сайлаганда да бу фактор мөһим роль уйнар дип уйлыйм. Булачак ирем яулыкны бәйләү мәсьәләсендә ярдәм итәр дип өметләнәм.

Гөлназ Гыйләҗева

Гөлназ Гыйләҗева — 34 яшь. Белеме белән педагог. Бүгенге көндә популяр блогер. Өч бала әнисе буларак балаларны шәһәр мохитендә тәрбияләү турында яза, сөйли. Гөлназ яулык бәйләүчеләр арасында башкалардан тәҗрибәлерәк. Әмма яулык минем халәтемә туры килми дип быел салырга карар итә.

Гөлназ яулыкны башкаларга ияреп бәйли башлаган. Туганнар моны авыр кабул иткән. Бер мизгелдә яулык тискәре хисләр уята башлаган. Ул үзен читлеккә кергән кебек тоя башлаган. Яулыгын салырга булган. Ире моны авыр кабул иткән. Хәзер исламны яңадан өйрәнә башладым ди ул.

Гөлназ Гыйләҗева
Гөлназ Гыйләҗева

— Яулыкны университетта укыганда бәйләдем. Ничектер сизелми дә килеп чыкты ул. Танышларым арасында яулык бәйләүче кызлар күбәеп китте дә, мин дә шул агымга кереп киттем, ислам белән кызыксына башладым. Рамазан аенда башкаларга ияреп беренче тапкыр ураза тоттым. Мона кадәр ислам турында берни белми идем. Намаз укуның фарыз икәнен дә, исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамаганыннан да хәбәрдар түгел идем. Минем өчен зур һәм кызыклы бер дөнья ишекләрен ачты һәм мин тормышымны тулысынча үзгәртеп куйдым. Бу университетның дүртенче курсы иде, 14 ел элек булган хәлләр.

Мине секта-мазарга эләккән дип уйладылар

Туганнар моны авыр кабул итте. Аңламады. Мине секта-мазарга эләккән дип тә уйладылар. Аннары, вакытлыча гына, уйнар да туяр, дип өметләнделәр, яшьлек шаукымы дип уйладылар. Минем яңа тормышымны дусларым да кабул итте, аралашкан кызлар тора-бара ерагайды. Куе кара чәч, төз зифа буй... Ник яшерергә? Кинәт каплаунуыма аптарадылар. Бар матурлыгыңны качырасың бит, пенсиягә чыккач, вакыты җитәр әле диючеләр булды. Дин бит ул йөрәктә, тышкы киемдә түгел, диючеләр дә акыл өйрәтте. Татар әбиләре болай төренеп йөрми дигән бәяләмә бирергә иренмәделәр. Дөньямны яңадан төзегән кебек булдым. Яңа танышлар, яңа кием, яңа таләпләр...

Яулык – идеалым, миңа рәхәт иде, бу – иң дөрес карар иде. Яулыксызлар минем өчен чит планета кешеләре кебек иде. Урамнан чишенеп барган кебек кабул итә идем. Ислам турында төрлесен ишетә идем. Имеш, динне кабул итү чорында кеше нык була, еллар узу белән иманы зәгыйфьләнә. Янәсе, башта син дөреслекне аңлаганга очынып йөрисең, ә еллар үтү белән ияләшәсең, яулык та, фарыз гамәлләр дә гадәти хәлгә әверелә, йөрәктә талпыну калмый. Иманны ныгытырга кирәк, дияләр иде. Мин моңа игътибар итмәдем дә.

Күңелдә бүреләр улый, ә мин һаман тәти мөселман кызы ролен уйныйм

Яулык кайсы моментта тискәре хисләр уята башлагандыр – белмим. Әмма бер мизгелдә үземне читлеккә керткән кебек тоя башладым. Ниндидер кысаларда яшисең кебек... Ни дисәләр дә, яулык бәйлисең икән, үз-үзеңне тотуда таләпләр арта. Кычкырып көлмәскә, җырламаска, биемәскә, ир-атлар белән сөйләшмәскә... Мин – ачык кеше. Бик ачык. Шаркылдап көләм, музыка ишетсәм, көй ритмына селкенә башлыйм. Еллар буе үземне бикләп тотарга тырыштым дигән уйлар килә башлады. Күрәсең, исламга карата талпыну кимегән, үземне бикләп тотам дигән фикергә килдем һәм бу газапка әверелә башлады. Мин дә, мин дә түгел кебек. Ниндидер ялган... Әлеге кичерешләр белән ике еллап интектем. Аннары дредлар ясатырга булдым. Яулык та кебек, түгел дә, чәч кебек күренә, әмма үзеңнеке түгел... Тагын бер ел уйлануда узды. Моның үземне дә, кешеләрне дә алдау икәненә төшенә башладым. Күңелдә бүреләр улый, ә тыштан һаман тәти мөселман кызы ролен уйныйм бит. Икейөзлелек.

Ирем яулыкны салам дигәнне авыр кабул итте. Ул 9нчы сыйныфтан бирле исламда. Имамнар белән тыгыз эшли. Ул – мөгаллим. Бар тормышы ислам белән бәйле. Ә үз хатынын бәйдә тота алмаган кебек килеп чыкты. Дредларны тагып йөрүем дә аның хакына иде, аңа ихтирам йөзеннән булды. Ана кадерле булган әйберләрне аяк астына салып ташлаган кебек булмасын иде дип тырыштым.

Фотоларда мин яулыктан гел, ә бер көнне башка кыфәттәге рәсемне урнаштырдым. Мине яулыксыз күргәч, интернетта тискәре фикерләр, тәнкыйть булачагына әзер идем. Минем хакта үзара сөйләшүчеләр булгандыр, ләкин миңа беркем дә тискәре сүз язмады. Якын дуслар "мин сине теләсә нинди итеп кабул итәргә әзермен. Синең өчен дога кылам", диде. Чит кешеләр "Сине гаепләргә хакым юк, иртәгә синең урында үзем була алам", дип язды. "Мин дә гел икеләнү юлында", дип язучылар да булды. Аларның кайберләре күңелдән инде яулыгын салган. Кеше аңламас дип кенә бәйләп йөри. Менә шунысы иң аянычлысы да. Кеше Аллаһтан түгел, кешедән курка. Бу да икейөзлелек бит инде...

Яулык бәйләнгән булса да, дөрес бәйләмәгән дип гаеп атачаклар

Җәмгыять, гомумән, таләпләр куярга ярата. Укытучыларга. Табибларга. Ир-атларга. Хатын-кызларга. Җәмгыять сүз йөртергә, гайбәт сатарга ярата. Җәмгыять тышкы күренешләргә игътибар итә. Яулык бәйләүчеләр дә шулар рәтендә. Ярап булмый кешеләргә! Яулык бәйләнгән булса да, дөрес бәйләмәгән дип гаеп атачаклар. Муены ачык, киеме артык сыланып тора, кызыл күлмәк ярамый – игътибарны җәлеп итә дип әйтәчәкләр. Кеше күңеле, йөрәге, фикерләве беркемне дә кызыксындырмый. Пәйгамбәребез алай эшләмәгән, болай иткән дип сөйләргә яраталар. Ләкин аның кебек эчкерсез, киң күңелле, шәфкатьле, сабыр, гадел булу кирәклеге турында оныталар. Мөселманнар үзләре үк, ярдәм кулы сузу урынына бер-берсен чәйнәп, өзеп ташларга әзер. Барысы да димим, ләкин шактый өлеше тышкы фарыз гамәлләргә басым ясый. Бәлки, миңа гына шундыйлар күбрәк очрагандыр, белмим.

Әйе, танышларым да мина карап ислам белән кызыксына башлады. Күңелләрендә сораулар туды кимендә. Хәләл ризык ашауга күчүчеләр дә булды. Яулык салгач та, киңәш сорап язучылар шактый. "Мин киңәш бирә алмыйм, үз-үзеңне тыңла", дип кенә җавап бирәм.

Бүген исламны яңадан өйрәнә башлаган кешеләр рәтендәмен. Яңадан танышам, күңелемнең яңадан талпынуына омтылам...

Зөһрә Вилданова

Зөһрә Вилданова — 23 яшь. Филолог-тәрҗемәче. Дөнья татар яшьләре форумында эшли. Буш вакытында туган телдә хикәяләр иҗат итә, республика матбагаларында әсәрләре дөнья күрә.

Зөһрә яулыкны 8 ел буена бәйләп йөри, быел исә салды. Читтән тискәре караш булмады, әмма кешеләргә бу адымның сәбәпләре кызык, барысы да ни өчен дигән сораулар бирергә ашыга, дип сөйләде.

Зөһрә Вилданова
Зөһрә Вилданова

— Яулыкны мәктәптә укыганда бәйли башладым. Төгәл көне юк, нәрсә этәргәнен дә өздереп әйтә алмыйм. Мин аны бер бәйләп, бер салып йөрдем. Үзенчә күнегү булгандыр ул... Хәзер искә төшә, мин балачактан төрле әсәрләрне йотлыгып укый идем, китаплар арасында дини темага да булды. Яулыклы кызлар, дини кешеләр, руханилар минем өчен иң матур, иң идеаль кешеләр булып күз алдына килә иде. Аларга охшарга тырышу теләге белән яулыкны бәйләгәнмендер дип уйлыйм.

Миңа үземә сайларга, үземә сынарга мөмкинлек бирелде

Яулык бәйләп йөрү миңа ошый иде. Гаилә, туганнар кечкенәдән үк дин белән кызыксынганны белгәч, бу адымга зур игътибар бирмәде. Кигәч салып та була диләр иде, алай мөһим дип карамадылар. Алар ягыннан курку, салырга кыстау да булмады. Теләсә салыр, теләмәсә, аның эше дип фикер йөрттеләр. Чынында миңа андый мөмкинлек бирүләре, яулык бәйләп йөрүемә каршы төшмәүләре миңа нык булышты. Ягъни, якыннарым миңа үземә сайларга, үземә сынарга мөмкинлек бирде. Каршы төшсәләр дә, авыр булыр иде, көчләп яулык бәйләттерсәләр дә начар.

Әмма җәмгыятьтә яулыклы кызларга югары таләпләр куялар кебек. Яулыктан, озын итәктән икән кеше, тәртипле, гөнаһсыз булырга тиеш дип уйлау бар. Һәр хатасын күреп төрттерергә яраталар. Бер ялгышлыгы булса, аны дөньяга чәчәргә тырышалар. Ләкин башка яктан карасак, яулыклы кызларга хөрмәт зур, кешеләр аларны белемле, әхлаклы, үзләреннән югарырак дәрәҗәдә дип саный. Үземә карата артык тискәре караш сизгәнем булмады. Казанда яулыклы кызлар гадәти күренешкә әверелде. Дин нигезендә дискриминацияләр турында ишеткәнем булмады.

Яулыкны бәйләүдә яки салуда берсенең дә кысылышы булмаска тиеш

Электән үк төрле диннәр белән кызыксынам, ислам дине, аның юнәлешләре турында төрле әдәбият укыганым булды. Дингә үземчә карыйм һәм ул фикерләремне кешегә такмыйм. Шуңа башкаларны да ничек бар, шулай кабул итәм, аларның дөньяга, дингә мөнәсәбәтенә хөрмәт белән карыйм. Яулыкны 8 ел бәйләдем. Әмма мин, мәсәлән, иркенрәк джинс чалбар да кия ала идем, яулыкны да өскә чөеп бәйләп йөрдем. Яулыктан туйдым, башка бәйләмим дигән уй бер көнне генә китереп сукты дип әйтә алмый. Салыйммы, юкмы дип махсус утырып уйламадым да. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Аны кешегә алдан әйтергә, кемнәндер киңәш сорарга кирәк дип санамадым. Аны бәйләү дә, салу да фәкать минем шәхси тормышыма кагыла. Берсенең дә монда эше юк.

Кеше яулыкны үзен нинидидер кысаларда тоту өчен бәйли дип уйлау хаталы. Яулыксыз да кеше үзен әхлак кысаларда тота белергә тиеш.

Туганнар һәм гаилә яулык салуыма артык игътибар итмәде. "О, Зөһрә стилен үзгәрткән" диделәр дә шуның белән бетте. Ә дуслар инде минем ничек бар, шулай кабул итәләр. Яулыктан да, яулыксыз да сине яратабыз, кабул итәбез диделәр. Кеше бит баш киеме аркасында үзгәрми, мин, мәсәлән, шул ук Зөһрә булып калдым. Шөкер, үз кешеләрем үзем белән калды. Тискәре бәяләмә бирүчеләр, начар фикер белдерүчеләр булмады. Кемдер, бәлки, нидер уйлагандыр. Башта бәйлиләр дә, фәрештә булып йөриләр дә, аннары салалар, иманнары нык түгел диләрдер. Әмма моны йөземә бәреп әйтүчеләр булмады.

XS
SM
MD
LG