Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның җәмәгать транспортында битлек кию тәртибен гадәти киемдәге күзәтүчеләр тикшерәчәк


Бу мөрәҗәгать белән транспорт ширкәтләре Татарстанның эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Казанның автотранспорт ширкәтләре җәмәгать транспортында битлек кию тәртибенең үтәлешен гадәти киемдәге тикшерүчеләр күзәтсен дигән тәкъдим ясаган. Бу уңайдан хуплау сорап алар Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохоринга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Бизнес Онлайн"га Татарстанның автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе рәисе Сергей Темляков белдергән.

"Пассажирлар тикшерүне форма кигән хезмәткәрләр уздырганга күнеккән. Күпчелек юлчылар тикшерүче кергәнен күреп, битлек кия. Тикшерүче автобустан чыгып, җәмәгать транспорты үз юлы белән китә башлауга юлчылар битлекләрен сала. Шундый карар кабул ителде: тикшерүне киемендә билгеләре булмаган күзәтү-ревизия хезмәте эшчеләре башкарачак", дигән Темляков.

Гадәти киемдәге хезмәткәрләр оештырган беренче рейд 26 октябрь иртәнге 9дан 10га кадәр "Тукай мәйданы" автобус тукталышында үткәрелгән. Битлек кимәгән 56 пассажир ачыкланган, әмма йөртүчеләрнең штраф салу вәкаләте юк, ди Темляков. Шуңа күрә, транспортчылар тикшерүчеләр төркемен урында штраф яза алырдай полиция хезмәткәрләре белән көчәйтү үтенече белән Татарстанның эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итәргә булган.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату һәм өстәмә чикләүләр кертелде. Кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр мәҗбүри изоляциядә булырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче өлешен ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк диелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Роспотребнадзор һәм оператив штабка эпидемиологик вазгыятькә анализ ясарга һәм алга таба эшләү тәртибе турында 30 октябрьгә тәкъдимнәр әзерләргә кушылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG