Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песковның кызы Елизавета Instagram-да "ят агент" мәгълүмат чаралары канунын үзгәртү яклы пост чыгарды һәм журналистларның "сүз һәм журналистика иреге өчен көрәшергә теләвен" хуплавын белдерде.
Ул нигездә "ят агентлар" исемлегенә кертелгән сайтлардагы яңалыклар һәм язмаларны укуы турында сөйләгән, шуңа бу темага үз фикерен җиткерергә булган.
Елизавета Пескова мәгълүмат чараларын "ят агентлар" реестрына кертү турындагы карарны Юстиция министрлыгының Тышкы эшләр министрлыгы белән берлектә кабул итүен сәер дип атаган.
Аның фикеренчә, мондый карарларны "киң дәлилләү нигезе булганда" мәхкәмә кабул итәргә тиеш, "башкача алар журналистларның билгеле бер төркеменә һәм теләнмәгән мәгълүмат чараларына карата тиз генә оештырылган сәяси эшләр кебек күренә".
Пескова бу хәлендә булганда канун "буталчыклар китереп чыгарырга мөмкин, чөнки алга таба да сайлау юлы белән теге яки бу мәгълүмат чараларын һәм аерым журналистларны ят агентлар дип тануны мәҗбүр итәчәк". Ул канунны "чи" дип атаган һәм "эшләп бетерүне сорый, кулланганда аңлатмалы инструкция таләп итә" дигән.
"Күз алдыбызда барган бу хәлләр ирекле фикер йөртүчеләр белән көрәшнең ниндидер аллюзиясе кебек. Екатерина II белән нәшерче Николай Иванович Новиков дуэлен генә алыйк. Әмма аерма шунда, Новиков һәм Екатерина очрагында диалог булган әле: үз басмаларында язучы Екатеринаны тәнкыйтьләгән, Екатерина исә үз китапларында аңа шундый ук җавап биргән. Дөрес, болар Новиков өчен алай ук уңышлы бетмәгән: шаяра торгач Шлиссельбург кальгасына эләккән. Соңрак аны император Павел I коткарган" – дип язган Пескова.
Йомгаклау буларак ул 21 гасырда "конструктиврак диалог һәм "журналистларга гадел мөнәсәбәт" күрергә теләвен язган.
Сентябрь башында Русиянең 20дән артык бәйсез матбугат чаралары "ят агент" медиа исемлеген гамәлдән чыгаруны һәм "ят агентлар" турындагы канунарны йомшартуны таләп итте. Алар Русия президенты Владимир Путин һәм аның сүзчесе Дмитрий Песковка, юстиция министры Констатнтин Чуйченкога үз тәкъдимнәре белән ачык хат имзалады.
Хат авторлары "ят агент медиа" турында кануннарны тулысынча гамәлдән чыгаруны таләп итмәде, ләкин аларны яңадан карауны сорады һәм 12 төзәтмә кертергә тәкъдим итте.
Дмитрий Песков бәйсез мәгълүмат чараларының бу тәкъдимен конструктив дип атады һәм Кремльдә аның "тормышка ашырырдай булу-булмавын" караячакларын вәгъдә итте.
200 дән артык мәгълүмат чарасы, сәүдәгә корылмаган, агарту һәм хәйрия оешмалары "ят агентлар" турындагы канунны гамәлдән чыгаруны таләп итеп петиция чыгарды. Хәзерге вакытта аны 190 меңнән артык кеше имзалаган.
Хәзерге вакытта "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына 88 кеше һәм оешма кертелгән. 2021 ел башыннан бу исемлек 71 пунктка арткан. Әлеге исемлеккә керү мәгълүмат чаралары эшен катлауландыра.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!