Accessibility links

Кайнар хәбәр

Gulagu.net тоткыннарны газаплаган өчен җәзаны кырыслатырга өндәп Путинга ачык хат язган


Проектка нигез салучы Владимир Осечкин газаплауларны оештыручыларны гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим иткән.

Gulagu.net хокук яклау проекты Русия президенты Владимир Путинны тоткыннарны газаплаган өчен җәзаны кырыслатырга, шулай ук "100дән артык тоткынны" үтерү һәм җәзалау фактларына тикшерү билгеләргә өндәгән. Бу хакта проектка нигез салучы Владимир Осечкинның ачык хатында әйтелгән.

"Русиядә намуссыз куәт оешмалары вәкилләре, хакимият һәм погоннар артына качып болай да ярдәмгә мохтаҗ хәлдәге ватандашларын кыйныйлар, газаплыйлар һәм көчлиләр" диелә мөрәҗәгатьтә. Осечкин газаплауларны оештыручыларны гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим иткән.

Шулай ук ул Путинны, "күп миллиардлы урлаулар" һәм 100дән артык тоткынны үтерү һәм газаплау фактлары турында 2014-2021 елларда Gulagu.net- ка килгән 200 дән артык мөрәҗәгать уңаеннан Русия баш прокуроры Игорь Красновка һәм Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга тикшерү уздыру фәрманы бирергә чакырды.

Моннан тыш Осечкин хатта Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренең Русиянеке дигән булып, чит ил җиһазларын сатып алуга һәм иске техниканы артык югары бәяләрдән сатып алуга катнашы булуы хакындагы фаразларын язган.

Gulagu.net-ка нигез салучы Путиннан "вазифасыннан канунсыз файдаланган, хокук яклаучыларга каршы дәлилләрне хәрәмләшүдә катнашкан", тоткыннарны һәм аларның туганнарын Осечкинның үзенә һәм туганнарына карата "ялган күрсәтмәләр" имзаларга мәҗбүр иткән ФСБ һәм ФСИН хезмәткәрләренә карата тикшерү башлавын сораган.

Хокук яклаучы шулай ук федераль каналда "җәзалау конвейеры" турында фильм чыгаруны, җәзалаулардан зыян күргән тоткыннарны амнистияләүне һәм "көч кулланып күрсәтмәләр алынган, үз-үзләренә яла ягарга мәҗбүр ителгән гаепсезләрне" азат итү кампаниясен башлатуны таләп иткән.

Октябрь башында Gulagu.net проекты Русия төрмәләрендәге җәзалауларның видеоархивын кулга төшерә алуы хакында хәбәр иткән иде. Архивны хокук яклаучыларга Сарытау өлкәсендәге колониядә җәза мөддәтен үтәгән програмчы Сергей Савельев тапшырган. Язмаларда Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Сарытау идарәсендәге 1нче төрмә хастаханәсендә тоткыннарны җәзалаулары һәм көчләүләре теркәлгән.

Gulagu.net хокук яклау проекты видеолары чыкканнан соң, Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачты. ФСИНның биш хезмәткәрен, шул исәптән Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Сарытау идарәсе җитәкчесе Алексей Федотовны һәм тоткыннарга карата көчләүләр булган хастаханәнең мөдирен эштән җибәрделәр.

Октябрь уртасында Русия думасының КПРФтан депутаты Алексей Куринный колонияләрдәге җәзалауларга карата парламент тикшеренүе уздыру тәкъдиме белән чыкты. "Бердәм Русия" "моңа катнашы булган барлык ФСИН хезмәткәрләре төрле төрдәге җаваплылыкка тартыла" дип бу тәкъдимне томалады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG