Accessibility links

Кайнар хәбәр

Gulagu.net проекты тоткыннарны җәзалау турында яңа видеоязмалар алган  


Владимир Осечкин
Владимир Осечкин

Яңа язмаларны хокук склаучыларга шул ук кеше – програмчы Сергей тапшырган. Яңа архивның эчтәлеге турында әлегә берни билгеле түгел.  

Gulagu.net проектын оештыручы Владимир Осечкин хокук яклаучыларның тоткыннарны җәзалаулары һәм җәберләүләре турындагы тагын бер видео язмалар архивын алуы турында белдерде.

"Дождь" телеканалы (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәренә күрә, Осечкин бу хакта журналист Александр Плющевка YouTube-каналындагы туры элемтәдә сөйләгән.

Gulagu.net оештыручысы сүзләренә күрә, яңа язмаларны хокук склаучыларга шул ук кеше – програмчы Сергей тапшырган. Алданрак ул проектка 40 гигабайт зурлыгындагы видео биргән иде. Бу язмаларны ул Саратов өлкәсендә җәза үтәгәндә кулга төшерә алган.

Gulagu.net октябрьдә архивтагы берничә язманы чыгарды, бу зур шау-шу уятты. Язмаларда Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Саратов идарәсендәге 1нче төрмә хастаханәсендә тоткыннарны җәзалаулары һәм көчләүләре теркәлгән.

Осечкин сүзләренә күрә, програмчы Сергей Саратов өлкәсендә генә түгел, ФСИНның башка төбәкләрдәге оешмаларыннан килгән видеоларны да карый алган. Програмчы төрле төбәкләрдә яздырылган видео файлларның ачык кулланылышта саклана торган ведомство челтәренә керә ала торган булган.

Яңа архивның эчтәлеге турында шәрехләмә бирүдән Осечкин баш тарткан. Әлегә яңа архив язмаларының беркайда да чыкмавын гына әйткән.

Gulagu.net хокук яклау проекты видеолары чыкканнан соң, Русия тикшерү комитеты Саратовтагы тоткыннарга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылулары һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында җиде җинаять эше ачкан иде. Җинаять эшләрен тикшерү комитетының үзәк аппараты тикшерә.

ФСИНның биш хезмәткәрен, шул исәптән Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Саратов идарәсе җитәкчесе Алексей Федотовны һәм тоткыннарга карата көчләүләр булган хастаханәнең мөдирен эштән җибәрделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG