Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйрия фондлары Путиннан үзләренә “ят агентлар” турындагы канунны кулланмауны сорады


Хатны имзалаучылар арасында "Тормыш бүләк ит" вакыфын оештыручы Чулпан Хаматова да бар
Хатны имзалаучылар арасында "Тормыш бүләк ит" вакыфын оештыручы Чулпан Хаматова да бар

Сәүдәгә корылмаган "ят агент" оешмалар исемлегенә кергән хәйрия оешмаларына бу реестрдан чыгу мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителгән.

Русия хәйрия фондлары җитәкчеләре президент Владимир Путинга "ят агентлар" турындагы канунның хәйрия вакыфларына кагылмавын сорап хат юллаган. Бу хакта "Такие дела" басмасына "Ярдәм кирәк" ("Нужна помощь") фондын оештыручы Дмитрий Алешковский хәбәр иткән.

"Хәйрия оешмасының низамнамә (устав) эшчәнлеге сәяси эшчәнлек булып санала алмый. Шуңа ул әлеге федераль канун нормаларын куллану өлкәсеннән төшереп калдырыла. Ә хәйрия оешмасының низамнамә нигезләмәләренә каршы килердәй эшчәнлекне гамәлгә ашыруы болай да Русиянең юстиция министрлыгы күзәтүендә" диелгән хатта.

Сәүдәгә корылмаган "ят агент" оешмалар исемлегенә кергән хәйрия оешмаларына бу реестрдан чыгу мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта бу реестрда, мәсәлән, наркотик кулланучылар һәм ВИЧ белән авыручыларга ярдәм итә торган "Һуманитар хәрәкәт" ("Гуманитарное действие") һәм "Шәм" ("Свеча") фондлары бар.

Путинга хатны хәйрия оешмаларының 40тан артык җитәкчесе имзалаган. Алар арасында "Тормыш бүләк ит" вакыфын оештыручы Чулпан Хаматова, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе һәм хәйрия фонды оештыручы Константин Хабенский, продюсер, режиссер һәм "Көнбагыш" ("Подсолнух") фондын оештыручыларның берсе Тимур Бекмамбетов һәм башкалар бар.

"Ят агент"лар турындагы канун нормалары дини оешмаларга, эш бирүчеләр берләшмәләренә, сәүдә-сәнәгать пулатларына, дәүләт корпорацияләренә, дәүләт ширкәтләренә һәм алар оештырган сәүдәгә корылмаган оешмаларга, дәүләт һәм муниципаль оешмаларына шулай ук халыкара фондларга кагылмый.

Сентябрь башында Русиянең 20дән артык бәйсез матбугат чаралары "ят агент" медиа исемлеген гамәлдән чыгаруны һәм "ят агентлар" турындагы канунарны йомшартуны таләп итеп ачык хат язды.

Тәкъдимнәр арасында мондый статусны бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә бирү, "ят агентлар" өчен хисап тотуны гадиләштерү һәм хәзерге "ят агентлар" исемлеген гамәлдән чыгару кебекләре дә бар иде.

Октябрь ахырында Русия президенты Владимир Путин хакимиятләрнең "ят агентлар" турындагы канунны камилләштерәчәген белдерде. Шул ук вакытта президент хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, әмма үзләрен "ят агентлар" турындагы канунга "китерүләренә" зарланган "танышлары" турында сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG