Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленинград өлкәсе хакимияте COVID-19дан чит ил вакцинасын таныды  


Әлеге карарны Ленинград өлкәсе губернаторы кабул иткән, ләкин Роспотребнадзор моны килештермәгән.

Ленинград өлкәсе хакимиятләре төбәкнең музейларына һәм театрларына килгәндә коронавирустан чит ил вакцинасын ясату турындагы QR-кодларны да исәпкә алачак. Бу карарны Ленинград өлкәсе губернаторы Алексанр Дрозденко кабул итте дип хәбәр итә өлкә хакмиятенең матбугат хезмәте. Баштарак әлеге хәбәрдә карарны өлкәнең баш санитары хуплавы да белдерелгән иде. Ләкин соңрак ул җөмлә алып куелды.

Шул ук вакытта Роспотребнадзор әлеге карарны килештермәгән дип яза РИА Новости оешманың матбугат хезмәтенә сылтанып.

Моннан тыш, 1 ноябрьдә Русия мәдәният министрлыгы чит ил кешеләре театр һәм музейларга ПЦР-тест нәтиҗәләре белән керә ала дигән мәгълүмат таратты.

Коронавирус йоктыру очраклары арту сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Ленинград өлкәсендә ял көннәре гамәлдә. Музейларга һәм театрларга бары тик вакцина ясату турындагы QR-код яки тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе белән генә керергә мөмкин.

Сахалин өлкәсеннән тыш Русиянең барлык төбәкләрендә дә аерым объектларга керә алу өчен QR-кодлар гамәлдә яки якындагы көннәрдә гамәлгә кертеләчәк.


1 ноябрьдән Русия хакимиятендәге киңәшмәләрдә катнашучылар COVID-19га каршы вакцина ясатуы турында QR-код, тискәре нәтиҗәле ПЦР-тест яки авыруы хакындагы белешмә күрсәтергә тиеш дип хәбәр итә РБК.

Әлегә Русия бер генә чит ил вакцинасын да хупламады.
Русиянең "Спутник V" вакцинасы Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO) һәм Европа берлегендә хуплау көтә. Гәрчә Мәскәү аны 67 илгә җибәрү өчен килешүләр төзүгән. Русия вакцинасы Европа берлегенең ике илендә — Маҗарстанда һәм Словакиядә рәсми рәвештә хупланды.

Октябрь ахырында Reuters агентлыгы үз чыганагына сылтанып Европа дарулар агентлыгының (ЕМА) ел ахырына кадәр "Спутник V" Русия вакцинасын хуплау турындагы карарны кабул итә алмаячагын хәбәр иткән иде. Русия вакцинасын тану өчен кирәкле кайбер мәгълүматлар әле дә тапшырылмаган диелде. ЕМА "Спутник V"нең экспертиза процессын мартта башлады.

Июльдә Европа берлеге Русиягә COVID-19дан вакциналану турындагы сертификатларны үзара тану мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте. Бу мәсьәләдә киңәшләшүләр әле дәвам итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG