Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр Росгвардия һәм Федераль сак хезмәтенең сатып алуларын яшерәчәк


Әлегә сатып алулары яшерелгән оешмалар исемлегендә Русия саклану министрлыгы, Тышкы күзләү хезмәте (СВР) һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) бар.

Сатып алулары турындагы мәгълүматны күрсәтмәү хокукына ия оешмалар исемлегенә Росгвардия һәм Федераль сак хезмәте дә (ФСО) керәчәк. Хакимиятнең әлеге күрсәтмәсе Хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Күрсәтмә үз көченә 2022 елның 1 гыйнварыннан керәчәк.

Хәзерге вакытта сатып алулары яшерелгән оешмалар исемлегендә Русия саклану министрлыгы, Тышкы күзләү хезмәте (СВР) һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) бар.

Үз сатып алуларын яшерү фикере белән Росгвардия 2019 елда ук чыгыш ясаган иде. Оешма фикеренчә, Росгвардия дәүләт хәрби оешмасы булып тора, шуңа күрә мәгълүматларның бер өлеше ачык кулланылышта булмаска тиеш.

2019 елның июлендә мондый үтенече белән Роскосмос та чыкты. 2020 елда финанс министры Росвгвардия, ФСО һәм Роскосмосның дәүләт сатып алуларын яшерү тәкъдимен хуплады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG