Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гамалея үзәге ялган вакцина сертификатларын ачыклау өчен тест эшләп чыгарган 


Тест ярдәмендә канда Ad26 аденовирусының мембран аксымына антитәнчекләр булуын тикшерәләр. Ad26 аденовирусы «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналарында кулланыла. Кешедә ул бик сирәк очрый. Шуңа күрә Ad26 аденовирусына антитәнчекләр булуы кешенең вакцина ясатуы турында сөйли. 

Гамалея исемендәге үзәктә, коронавирустан вакцина ясатуны раслау өчен, канда Ad26 аденовирусының мембран аксымына антитәнчекләр булуын тикшереп карарга мөмкинлек бирүче тест эшләп чыгарганнар. Бу хакта "Известия" газетына үзәкнең мөдире Александр Гинцбург хәбәр иткән.

Гинцбург сүзләренә күрә, Ad26 аденовирусы "Спутник V" һәм "Спутник Лайт" вакциналарында кулланыла.

"Кешедә ул бик сирәк очрый. Шуңа күрә Ad26 аденовирусына антитәнчекләр булуы кешенең вакцина ясатуы турында сөйли. Ә менә кеше реанимациягә эләксә һәм вакцина ясаттым дисә, шул ук вакытта аның Ad26-га антитәнчекләре булмаса, вакцина ясатуы турындагы сертификатының ялган булу ихтималы зур" дип аңлаткан галим.

Гинцбург сүзләренә күрә Гамалея исемендәге үзәк инде бер ай тирәсе коронавирус белән авыручыларның реанимация бүлекләреннән җибәрелгән канын Ad26 аденовирусы булу-булмауга тикшерә. Хәзерге вакытта тикшерүне 50-60 кеше узган.

"Кайберәүләр шундый авыр хәлдә булганнан соң гына чынлыкта вакцина ясатмавын таный. Реанимацияләрдә дәваланучы һәм вакциналандык дип белдергән кешеләрнең якынча 80 процентында Ad26 аденовирусына антитәнчекләр тапмыйбыз" дигән Гинцбург.


Алданрак галим коронавирус белән авыр формада авырганнар арасында сертификатны сатып алучылар 80 процент дип хәбәр иткән иде.
Гинцбург бәяләмәсенә таянып "Дождь" телеканалы (Русиядә "ят агент" дип танылды) Русиядә вакцина ясату турындагы сертификатларның өчтән бере – 16 миллион тирәсе ялган булуы бар, дип исәпләп чыгарды.

Оператив штаб мәгълүматына күрә Русиядә вакцинаның ике дозасын да алучылар саны – 50,9 миллион кеше, күмәк иммунитет исә 46,8 процент дип бәяләнә.

30 октябрьдән Татарстан эчке эшләр министрлыгы вакцина ясату турындагы сертификатларның һәм QR-кодларның чын булуын тикшерәчәк дип хәбәр ителгән иде.

Ялган сертификатлар кулланучыларга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча җәмәгать урыннарын саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов Татарстанда коронавирустан вакцина ясату турында ялган сертификатлар эшләүчеләрнең саны арткан дип белдерде.

Татарстанда ялган вакцина сертификатлары сату буенча кара базар барлыгы билгеле. Республикада аларны 2-6 мең сумга тәкъдим иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG