Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ялган вакцина сертификаты ясау турында 38 җинаять эше ачылган


Коронавирус белән авырган кешеләргә QR-код бирелмәячәк. Эчке эшләр министрлыгы ялган код күрсәтүчеләргә ау ача.

Татарстанда коронавирустан вакцина ясату турында ялган сертификатлар эшләүчеләрнең саны арткан. Бу хакта 15 октябрьдә Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча җәмәгать урыннарын саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Ялган сертификатларны ачыклауда дүрт айга якын эшлибез. Татарстанда 38 җинаять эше ачылды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Апаста шундый очраклар бар. Бу маддә нигезендә кеше ирегеннән мәхрүм ителмәскә, штраф һәм кисәтү белән чикләнергә мөмкин. Ләкин ул үзенең, балалары һәм оныкларының биографиясен боза ала. Кешеләр бу хакта уйламый", диде ул.

Татарстанда ялган вакцина сертификатлары сату буенча кара базар барлыгы билгеле. Республикада аларны 2-6 мең сумга тәкъдим иттеләр. Мондый документны ясаучыларга иң күбе ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия 11 октябрьдән Татарстанда гамәлгә кергән QR-код режимының үтәлешен тикшерә башлаган. Дүрт көн эчендә вазифадагы затларга карата 57 беркетмә төзелгән. Канун бозуларның иң күбе Казанга туры килә. Чикләүләрне бозган өчен физик затларга 30 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә – 50 мең, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук ялган яки башка кешенең QR-кодын күрсәтү очракларын тикшерәләр. Моның өчен хокук саклаучыларны махсус өйрәткәннәр, смартфон һәм телефоннарына QR-код тикшерү програмын урнаштырганнар.

Роспотребнадзор бер атна эчендә 41 оешмага карата 320 мең сум штраф салуын хәбәт итте.

QR-кодлар бары Русия вакцинасы ясаган кешеләргә генә биреләчәк. Татарстан хөкүмәтендә коронавирус белән авырган, яки антитәнчекләре булган кешеләр өчен бу каралмаган дип белдерделәр.

"Антитәнчекләре булган кешеләр өчен "Госуслуги" порталында сертификат, QR-код бирү каралмаган. Вакцина ясату тыелуы турында документлары булган очракта да порталда QR-код бирелми. Барлык министрлыклар исеменнән әйтәсем килә, вакцина ясату тыелган кешеләргә мөмкин кадәр изоляциядә калырга кирәк", диде Татарстан премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралу вазгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелде. Хәзер җәмәгать урыннарында QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин. Шулай ук вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG