Accessibility links

Татарстан эчке эшләр министрлыгы вакцина ясату турындагы сертификатларның чын булуын тикшерә башлаячак


Вакцина ясату турындагы мәгълүмат Госуслуги порталында чыга
Вакцина ясату турындагы мәгълүмат Госуслуги порталында чыга

Ялган сертификатлар кулланучыларга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

30 октябрьдән Татарстан эчке эшләр министрлыгы вакцина ясату турындагы сертификатларның һәм QR-кодларның чын булуын тикшерәчәк дип яза "Интерфакс" республиканың Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколовка сылтама белән.

Соколов әйтүенчә, җәза кырыслатылачак һәм җинаятьчел гамәлләр исемлеге киңәйтеләчәк. Җинаять җаваплылыгына ялган документ кулланучылар гына түгел, аны ясаган, саклаган, алган кешеләр дә тартылачак.

Соколов сүзләренә күрә, COVID-19га каршы вакцина ясату турындагы ялган сертификатларны куллану Татарстан полициясе тарафыннан җинаять кылу буларак бәяләнәчәк. (Русия җинаятьләр кодексының 327нче маддәсе – ялган документлар ясау һәм аларны әйләнешкә кертү). Бу маддә нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

30 октябрьдән Татарстанда коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертелә.

Өлешчә алганда, мәйданы 150 дүрткел метрдан артык булган кибетләр һәм сәүдә үзәкләренә QR-код күрсәтеп кенә кереп булачак. Кафе, рестораннар шулай ук QR-код белән эшли башлый. Кибетләр, җәмәгать туклануы оешмаларына төнлә эшләү тыела. Алар 23.00дә ябылып, иртәнге алтыдан да иртәрәк ачылмаска тиеш була. Татарстанда бөтен мәдәни һәм күңел ачу чаралары уздыру тыела, бу таләп балалар өчен чараларга да кагылачак. Балигъ булмаган яшүсмерләрне олылардан башка сәүдә үзәкләренә кертмәячәкләр. Вакцина ясатмаган булсалар, 60 яшьтән өлкәннәр өйләрендә утырырга тиеш була.

Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева бу тыюлар 7 ноябрьгә кадәр генә түгел, коронавирус хәлләре яхшырганчыга кадәр гамәлдә калачагын әйтте.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча җәмәгать урыннарын саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов Татарстанда коронавирустан вакцина ясату турында ялган сертификатлар эшләүчеләрнең саны арткан дип белдергән иде.

Татарстанда ялган вакцина сертификатлары сату буенча кара базар барлыгы билгеле. Республикада аларны 2-6 мең сумга тәкъдим иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG