Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә көтелгән гомер озынлыгы ике елга кыскарган


Казан зиратларының берсендә яңа каберләр, 28 октябрь фотосы
Казан зиратларының берсендә яңа каберләр, 28 октябрь фотосы

2020 елда 37 илдәге үлем-китемне өйрәнеп һәм аларны соңгы биш елдагы статистика белән чагыштырып, галимнәр барлык илләрдә дә диярлек пандемия сәбәпле көтелгән гомер озынлыгы кыскаруын ачыклаган. Русия бу яктан беренче урында тора.

Ватандашлары югары һәм уртача керем алган 37 ил арасында көтелгән гомер озынлыгы кимү ягыннан Русия лидер булган. Бу хакта Британиянең BMJ журналындагы язмада әйтелгән.

2020 елда 37 илдәге үлем-китемне өйрәнеп һәм аларны соңгы биш елдагы статистика белән чагыштырып, галимнәр Яңа Зеландия, Тайвань һәм Норвегиядән кала аларның барысында да пандемия сәбәпле көтелгән гомер озынлыгы кыскаруын ачыклаган. Санап үтелгән өч илдә бу күрсәткечләр, киресенчә, арткан.

Көтелгән гомер озынлыгы Русиядә нык кимегән: ирләрдә 2,33 елга, хатын-кызларда — 2,14 елга. Икенче урында АКШ (ирләрдә 2,27 елга, хатын-кызларда — 1,61). Өченче урында Болгария (ирләрдә — 1,96, хатын-кызларда 1,37 елга). Көтелгән гомер озынлыгы кимегән илләр арасында Литва, Чили һәм Испания дә алдынгылыкта.

Язма авторлары коллективы 37 кешедән тора, алар арасында Югары икътисад мәктәбеннән ике Русия галиме дә бар. Пандемиянең көтелгән гомер озынлыгына йогынтысын элегрәк тә өйрәнгәннәр иде, тик бу мәгълүматлар яки тулы булмады, яки анда Русияне кетмәделәр.

Русиядә көтелгән гомер озынлыгын Росстат исәпләп чыгара. 2020 елда ул уртача 71,54 ел булган. РБК язуынча, 2020 елда көтелгән гомер озынлыгы 2003 елдан соң беренче мәртәбә кыскарган (уртача 1,75 елга).

Хакимиятнең бердәм планы проектыннан күренгәнчә, пандемия чоындагы үлем-китем аркасында Русия 2019 елгы дәрәҗәгә бары тик өч елдан соң гына – 2024 елда гына кайта алачак.

Росстат мәгълүматларын анализлаган Financial Times газеты Русиядә коронавирус пандемиясе башыннан алып артык үлемнәрнең саны 753 меңгә җиткән дип белдергән иде. Русия өстәмә үлемнәрнең абсолют саны ягыннан АКШтан соң икенче урынны, җан башына исәпләгәндә Перу һәм Болгариядән соң өченче урынны алган.

Financial Times язмасына карата Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков исәпләүләрнең "нинди критерийлар нигезендә башкарылуы аңлашылмый" дип белдерде. "Шуңа күрә мин бу мәгълүматны төп чыганакныкы кебек кабул итә алмыйм. Төп чыганак, мөгаен, безнең Росстат һәм алданрак вице-премьер Татьяна Голикова әйткән саннардыр" диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG