Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә пандемия башыннан артык үлемнәрнең саны 753 меңгә җиткән


Financial Times анализына күрә, Русия өстәмә үлемнәрнең абсолют саны ягыннан АКШтан соң икенче урынны,  җан башына исәпләгәндә Перу һәм Болгариядән соң өченче урынны алган.

Русиядә коронавирус пандемиясе башыннан алып артык үлемнәрнең саны 753 меңгә җиткән. Бу хакта Росстат мәгълүматларын анализлаган Financial Times газеты хәбәр итә.

Журналистлар пандемия башыннан 2021 елның сентябре ахырына кадәр булган рәсми саннарны өйрәнгән.

Артык үлемнәрне гомуми үлем-китем күрсәткечләрен тарихи белешмәләр белән чагыштыру юлы белән исәпләгәннәр.

Артык үлемнәрне бәяләүнең шундый ук ысулы 2020 елның декабреннән башлап барлык илләргә карата да кулланылган.

Анализга күрә, Русия өстәмә үлемнәрнең абсолют саны ягыннан АКШтан соң икенче урынны, җан башына исәпләгәндә Перу һәм Болгариядән соң өченче урынны алган.

Росстат чит затларның хисаплауларда нинди алымнар куллануы белән таныш булмавы сәбәпле бу уңайдан басма мәгълүматына аңлатма бирмәгән. Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгында да басманың исәпләүләренә карата фикер белдермәгәннәр.

Financial Times язмасына карата Русия президенты сүзчесе Дмитрий Пеков исәпләүләрнең "нинди критерийлар нигезендә башкарылуы аңлашылмый" дип белдергән. "Шуңа күрә мин бу мәгълүматны төп чыганакныкы кебек кабул итә алмыйм. Төп чыганак, мөгаен, безнең Росстат һәм алданрак вице-премьер Татьяна Голикова әйткән саннардыр" дигән Песков.

Апрельдә The New York Times газеты пандемия вакытында артык үлем күрсәткечләре ягыннан Русия Европа илләре һәм АКШ арасында лидер булып тора дип язган иде.

Басма мәгълүматына күрә, Русиядә үлем-китем нормадан 28 процентка аткан һәм артык үлемнәр саны 362,3 меңгә җиткән. Бу күрсәткечтә Испания икенче урынны алган (+23 процент), өченче урында – Италия (+19 процент), дүртенче урында Британия һәм АКШ (+17 процент)

Ул вакытта Песков The New York Times-та чыккан язманың нинди мәгълүматларга таянып язылуын белмәвен әйткән иде.

Росстатның яңа саннарына караганда, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында Русиядә коронавирус белән авыручылар арасында 299 мең кеше үлгән. 2020 елда бу сан 163 мең тәшкил иткән иде.

Бу Русиянең коронавирус белән көрәш штабының рәсми саннары белән туры килми, штаб бөтен пандемия дәвамында 237 меңнән артык кеше үлгәнен хәбәр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG