10 ноябрьдән Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату боерыгының үтәлешен тикшерә башлыйлар. Бу хакта 5 ноябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. 11 октябрьдә дөнья күргән карарда 9 ноябрьдән вакцина ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш диелгән иде.
"Вакцина ясаткан һәрбер кеше федераль регистрга һәм Татарстанның мәгълүмати системына кертелә. Медицина хезмәткәрләре вакцина кадаткан кешенең һөнәрен күрсәтә. 8 ноябрьдә бу исемлекне карый башлыйбыз. Әгәр дә хезмәт күрсәтү өлкәсендә вакцина ясатучылар аз булуын күрсәк, әлбәттә, ул объектларны карап чыгачакбыз.9 ноябрьдә эш белән тәэмин итүчеләр кемне эштән читләштерергә кирәклеген билгеләргә тиеш. Аларга бер көн вакыт бирәбез. 10 ноябрьдә бөтен республикада тикшерә башлыйбыз", диде ул.
Бүгенгә Татарстанда 1 млн 652 мең кеше вакцина ясаткан, шуларның 1 млн 73 меңе икенче дозаны алган. Күмәк иммунитет 32,9 процентка җиткән диелә. Кабат вакциина кадатучылар саны 30 меңнән артып киткән. Моңа кадәр Татарстанда вакцинага кытлык күзәтелә дигән мәгълүмат таралды. Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген складларда 826 мең доза булуын әйтте.
Хәзер Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вакцина ясатучыларның яңа дулкынына әзерләнә. Мәҗбүри вакцина ясату боерыгын үтәр өчен вакцинаның икенче дозасын кадатырга килүчеләр ташкыны булыр дип көтелә. 11 ноябрьдән республикада өстәмә вакцина ясату урыннары ачарга җыена.
Шул ук вакытта ковид-һоспитальләрдә вазгыять киеренке. Коронавирус таралу сәбәпле диспансерлаштыру эшен туктатканнар.
"Катлаулы вазгыятьне исәпкә алып, бездә диспансерлаштыру эше туктатылды. Бары коронавирус белән авырган кешеләр генә искәрмә булып тора. Бүгенгә планнан 40 процент кеше тирәнтен медицина тикшерүе узды", диде сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Рәсми саннарга караганда, Русиядә узган тәүлектә 40 735 кеше коронавирус йоктырган, 1 192 кеше әлеге чирдән үлгән.
Татарстанда COVID-19ны 206 кеше йоктырган. Пандемия башыннан республикада 31 720 очрак теркәлгән, үлемнәр саны 1 030га җиткән. Роспотребнадзор белдергәнчә, Татарстанда коронавирус, эш урынына караганда, өйдә дүрт тапкырга тизрәк тарала.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!