Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт бизәкләрен чит ил кешеләре дә бик теләп сатып ала"


Уфаның милли музеенда "Келәмнәрнең гаҗәп бизәге" күргәзмәсендә
Уфаның милли музеенда "Келәмнәрнең гаҗәп бизәге" күргәзмәсендә

Ноябрь дәвамында Уфаның милли музеенда "Келәмнәрнең гаҗәп бизәге" күргәзмәсе эшли. Музей коллекциясендә сакланган йөздән артык келәм сәнгате экспонатыннан тыш, күргәзмәдә туку осталыгының заманча үрнәкләре дә күрсәтелә.

Күргәзмәдәге иң яшь осталарның берсе — Миләүшә Абайдуллина, ул әйтүенчә, башкорт паласлары аның ягы Миякә районында туган. Миләүшә үзе дә тукучылар нәселеннән — бабасы, әбисе, хәзер әнисе белән үзе дә палас тукый. Миләүшә бабалары һөнәрен саклауның тагын бер ысулын тапкан — ул башкорт паласы өлгесендә паннолар тукый.

Миләүшә белән башкорт паласы үзенчәлекләре, гаилә кәсебе тарихы, милли мотивларны заманча интерьерда куллану турында сөйләштек.

— Мин Мифтахетдтин Акмулла исемендәге Башкортостан дәүләт педагогик университетының cәнгать графика факультетын тәмамладым. Башкорт паласлары темасына паннолар тукыйм. Минем әбиләрем дә тукыган, бабам да тукыган келәм туку һәнәрем нәселдән килә. Элек станокта тукыганнар, ә мин рам белән тукыйм, аның технологиясе гадирәк. Туку станогыбыз да бар, анысын быел әнием белән Әлшәй районына барып, бер әбидән сатып алдык, хәзер әнием дә тукый. Ул моңа кадәр дә тукый иде, балачакта да тукыган. Безнең әби иртә киткән, бөтен кызларына да бирнә әзерләп өлгермәгән. Картаем туку станогы табып алып, үзе тукый башлаган, әби җитешмәгәнне ул әзерләгән. Әлбәттә, балалары да һәрвакыт аның тирәсендә чуалган, ярдәм иткән. Әни балачактагы ул мизгелләрен хәзер дә хәтерли, станок алгач, башта бераз исенә төшерде, һәм бик тиз кереп китте.

Миләүшә Абайдуллина
Миләүшә Абайдуллина

— Келәмнәр нинди материалдан тукыла? Сарык йоныннанмы?

— Әйе, сарык йоныннан. Гадәттә сатып алабыз. Мәшәкатенә батып, үзең ясарга да була, әмма бу бик күп көч сорый торган, озак эш. Әлбәттә, без дә моңа килербез, хәзер дә башыннан ахырына кадәр бөтен эшен үзе башкарып чыгучы осталар бар — алар җеп эрләүдән алып палас сугуга кадәр бөтенесен үз куллары белән эшли. Әбиләрем, әлбәттә, үзләре йон әзерләгән, буяуга манган. Сүз уңаеннан, нәнәем миңа быел үзе кулланган иске буяуларын табып бирде. Шуларны кулланып карарга телим.

Әбиләрең өчен бу акча китерүче кәсеп булгандыр, әйеме?

Нигездә келәмнәр бирнәгә әзерләнгән. Сатканнар да, әлбәттә

— Нигездә келәмнәр бирнәгә әзерләнгән. Сатканнар да, әлбәттә. Минем картаем, келәм тукудан тыш, сәүдәгәр дә булган. Авылдашлары тукыган паласларны җыеп алып, ерак өлкәләргә сатарга чыгып китә торган булган. Әнием аның әйбер тутырылган авыр-авыр капчыклар күтәреп, муенына җеп белән крәндил асып кайтуын искә алып сөйли. Элек бит инде акча булмаган, күбрәк әйбергә алмашканнар. Баласын бер капчык бәрәңгегә алмаштырып кайткан бер әби тарихын беләм, кире кайтышлый аны бер авыл кешеләре "урман аша йөрмәгез, анда сезне бурлар көтеп тора", дип, таң атканчы кунарга калдырган, шундый авыр очраклар булган.

"Келәмнәрнең гаҗәп бизәге" күргәзмәсе
"Келәмнәрнең гаҗәп бизәге" күргәзмәсе

— Ник башкорт паласы дип атала? Алар башка паласлардан ни белән аерыла?

— Тукылган урынына караптыр инде. Казанда "Печән базары"нда "башкорт паласлары" дигән язуны күрүгә, корт чаккандай борылып китеп баручылар булды. Яшьләргә, киресенчә, кызык иде. Өлкән яшьтәгеләр, җитмеш яшьләр чамасындагы яки өлкәнрәкләр арасында технологияләрне, бизәкләрне танып туктаучылар бар иде, кемдер Башкортстаннан булып чыкты, үзе тукыганын искә төшерде, кемнеңдер балачакта Башкортстандагы әбиләре тукыган булган.

— Башкорт паласы диюгә качучылар турында кызык кына әйтеп киттегез.

Болар барысы да төрки мәдәният, без барыбыз да палас сукканбыз

— Мин базарда минем янга килүчеләрне үзем өчен өч буынга бүлдем. Яшьләр гади — ошаса, тоталар да алалар. Өлкән яшьтәгеләр бар, һәм өлкән әниләре белән килүчеләр бар, андыйлар "Әни, кара әле, бу бит синең паласың сыман!" дип әниләрен чакырып китерә. Ә әнисе — ак яулыгын ияк астыннан бәйләгән, бәрхет камзулдан, күзлек кигән — элеккечә киенгән матур апа. Һәм шушы ике буын арасында боларны хәтерләми торган буын бар. Ахырда, минем белән бер урында сатучы дус кызым Флорида "бу бит башкорт паласы" дип басым ясаучыларга "Туктагыз әле, бу бит башкорт-татар паласының аермасы турында түгел, болар барысы да төрки мәдәният, без барыбыз да палас сукканбыз", дип лекция укый башлады. Шунда ук Фуат Вәлиевның "Татар халык бизәкләре" китабының беренче бүлеге келәм тукуга багышланган булуына да игътибар иттек.

Башкорт паласлары татарлар туккан паласлардан ни белән булса да аерылып торамы соң?

— Бизәкләре белән аерыла инде. Татарлар да палас тукыган. Бездә тамгалар сукканнар, әйтик, минем Дим буе башкортлары геометрик бизәкләрдән тыш, чәчәкләр дә төшергәннәр — кемдер открыткадан күреп, кемдер челтәрдән күреп чәчкәләр суккан. Бусы соңрак чор инде.

Башкорт паласлары ике төрле була — буйлы палас һәм тамгалы палас

Башкорт паласлары ике төрле була — буй балаҫ (буйлы палас) һәм аҫалы балаҫ (тамгалы палас), алар сарык яки кәҗә йоныннан тукылган. Буйлы паласлар тау районнарына хас, ә тамгалылар Дим һәм Уршак елгасы буйларында яшәүче башкортларда таралган.

Аҫалы — үзәк бизәкле палас (аҫа — орнамент, тамга, яки, үзләре әйтүенчә, юллама) гадәттә ике буйлы һәм каймалы була. Әбиләр, әгәр бизәген алыштырсаң, аның җаны булмас, диләр. Нәнәем, мәсәлән, авылдан берәрсендә яңа орнамент күрсә, шундый ук йөзлек белән яңа палас тукып бетергәнче ул паласны сорап алып торган. Паласына карап инде.

Әлшәй районыннан Закирә апай әйткәнчә, остабикәләр өендә шундый тәртип сакланган: иң башта ишек төбенә сепрәк балаҫ (чүпрәк палас) җәелгән, аннан соң буй балаҫ, түргә табарак аҫалы балаҫ. Сүз уңаеннан, әлеге күргәзмәдән тыш, паласларны ике елга бер тапкыр Әлшәй районындагы палас фестивалендә күрергә мөмкин. Алар аҫалы балаҫ ны үзләренең бренды итеп бик шәп эшләде.

Көндәлек тормыш өчен тукыла торган палас технологиясен түштамга, панно кебек хипстерлар темасына күчерү идеясе ничек туды?

— Мин Үзбәкстанда булганда шәһәр саен һөнәрчеләр йорты булуына игътибар иттем. Бу йортның һәр бүлмәсендә остаханә эшли: берсендә — сюзане чигүе, икенчесендә — зәркән һөнәре, өченчесендә — агач эше. Чираттагы бер шәһәрдә шундый остаханәгә кергәч, икат тукымасы остасы Бахытжон агай үзенең бу тукыма җитештерүче нәселнең ничәнчедер буыны икәнен сөйли башлады. Мин шунда "Мин дә бит палас сугучылар нәселенең өченче буыны булып чыгам", дип уйлап куйдым.

Ник әле башкорт келәмнәрен заманча форматка кертмәскә?

Мин моңа кадәр дә тукый белә идем, әмма аерым тәмен тапмый идем. Соңрак панно тегүче чит ил осталары аккаунтларына тап була башладым. Биредә ике юнәлешне аерып атарга буладыр — кемдер үзенә тапшырылган милли традицияне дәвам итеп, кемдер модага ияреп тукый. Украиннар, мәсәлән, борынгыдан килгән тукуны дәвам итә, ә кемдер "кызык, модалы" дип, Pinterest-тан күреп эшли. Мин караган аккаунтларда да нигездә менә шундый типик орнаментларны кулланып, штамп буенча ясалган иде. "Ник әле башкорт келәмнәрен алып, заманча форматка кертмәскә?" дип уйландым да, төрле интерьерга яраклы паннолар ясарга булдым. Палас кадәр палас элеп куюга караганда уңайлырак та. Түштамгаларны да украин осталарыннан күреп эшли башладым — алар аны орнамент белән дә түгел, абстракт бизәкләр белән генә тукый иде. Бу бизәкләргә дә башкорт орнаменты өстәргә була бит, дигән уй килде.

Мондый кул эшләренә ихтыяҗ сизеләме?

— Сизелә. "Печән базары"на рәхмәт — бу минем беренче фестивалем иде. Мин анда бу эшләремнең массакүләм продукт түгел икәнен аңладым, күпләр аңламый. Ә аңлаучыларны мин аеруча үз итәм, аларның дөньяга карашын хөрмәт итәм. "Печән базары"ннан соң кабат Казанга "Идел" фестиваленә чакырдылар, анда кеше саны азрак булса да, кызыксынучылар табылды, "үз кешеләремне" барыбер таптым.

Башкортстанда, Уфада мондый кызыксыну бармы?

Бездә сувенирлар юнәлешендә штамп буенча эшләү дәвам итә

— Әйе, бар. Әмма әлегә берәмләп санарлык. Минемчә, бездә әлегә сувенирлар юнәлешендә штамп буенча эшләү дәвам итә. Кул эшләре һаман да бер үк мотивлар тирәсендә әйләнә, консерватив орнаментлы изүләрне алыйк, мәсәлән. Мин Фольклориадада катнашу өчен дә гариза биргән идем, анда узмадым, чит ил кунаклары тарафыннан ихтыяҗ булыр идеме икән — әйтә алмыйм. Минем инстаграм бите интернет-кибет кебек, сатып алырга теләп язучы чит ил кешеләре дә бар, алар "бик шәп эшләр, башкортлар турында ишеткәнем юк иде" дип яза. Милләтемне танытуга кечкенә генә булса да өлешемне кертәм кебек.

Келәмнәр күргәзмәсендә әниең дә катнашамы?

— Күргәзмәгә мине башта катнашучы буларак чакырганнар иде, мин бизәлеш эшендә дә катнашырга теләк белдердем, якыннанрак күрергә теләдем. Музей паласларны узган гасырның уртасыннан бирле җыеп килә. Нигездә, паласларда бер төрле бизәк — йолдыз очрый. Кызык, бер залдан икенче залга күчкәндә беренче залдагы келәмнәрнең купшырак булуы күзгә ташлана, хәзерге осталар исә төсләрнең үзара килешүенә күп игътибар бирә. Икенче залда хәзерге заман осталарының эшләре куелган — кемдер күптәннән тукый, кемдер яңарак кына тукый башлаган. Мин осталар арасында иң яше, ахрысы.

Синең әле телеграмда төркиләр мәдәниятенә багышланган "Чыңгызхан күз яше" дип аталучы каналың бар. Уникаль проектмы бу, интернетта моның кебек пабликлар күпме? Кемнән илһамландың?

— Мин Вконтактеда Арт Башкортстан төркемен алып бара идем. Мин аны 2016 елда заманча Азия мәдәнияте турында төркем булдырган егет-кызлардан илһамланып ачтым, башкорт сәнгате турында беркайда берни юк, дип уйладым да, башкорт рәссамнары турында яза башладым. Соңрак тагын да киңрәк колачлыйсым килә башлады, Арт Башкортстан проектын ябып, төрки халыклар мәдәниятен бер урынга җыю максаты белән телеграм-канал ачтым. Бу канал милли сәнгатьне таныту, үстерү юнәлешендә минем үземне илһамландыра торган башка республикаларда яшәүче кешеләр турында — казакълар, кыргызлар, уйгырлар, татарлар турында. Аларга карап сокланасы, барысын бер урынга җыясы, алар турында кешеләргә сөйлисе килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG