8 ноябрьдән Русиядә коронавирустан вакцина сертификатларының яңа формасы гамәлгә кертелде. Сәламәтлек саклау министрлыгының бу хактагы боерыгы Хокукый мәгълүмат порталында чыккан.
Документ автомат рәвештә электрон төрдә, урыс һәм инглиз телләрендә ясала, ул үз эченә вакцина ясатучы турында төп мәгълүматларны, шулай ук препарат турында белешмәләрне алачак.
Боерык үз көченә кергәнчегә кадәр рәсмиләштерелгән сертификатлар автомат рәвештә кабат рәсмиләштерелергә тиеш.
"Эхо Москвы" журналисты Александр Плющев хәзер барлык сертификатларның, шул исәптән беренчел вакциналану турындагыларының элеккеге кебек бер ел түгел, ярты ел гына гамәлдә булачагына игътибар иткән.
Соңрак дәүләт хезмәтләре порталына керүче башкалар да моңа зарлана башлады.
Вакцина ясатканнар сканлаштырган вакытта QR-код кызыл төс чыгарган һәм сертификатның вакыты чыгуы турында язылган.
Коронавирус белән көрәш оператив штабында моны техник хата дип атадылар. Рәсмиләр сүзләренчә, QR-кодларның вакытын үзгәртү турында бернинди дә документ юк. Вакцина ясатуы турындагы сертификаты гамәлдән чыкканнарга штаб порталның ярдәм хезмәтенә шалтыратырга яки онлайн шикаять язарга тәкъдим итә.
Русиядә 2 гыйнвардан вакцина ясатучыларга сертификат бирелә.
Русияләрнең күпчелеге коронавирус белән авырып алучылар яки вакцина ясатучылар өчен "ковид паспортлары" бирелүгә каршы булуын белдергән иде. Респондентларның күпчелеге "ковид паспортлары" бирү карарын дискриминацион, ә антитәнчекләр барлыгы турында мәгълүмат табиблар сере буларак сакланырга тиеш дип санады.
Русиянең күп кенә төбәкләрендә кафе-рестораннар, мәдәният һәм спорт чараларына дәүләт хезмәтләре порталыннан алынган QR-код белән генә керергә мөмкин. 22 ноябрьдән мондый кодны Татарстанда җәмәгать транспортында да сорый башларга мөмкиннәр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!