Accessibility links

Азат Мифтахов террорчылыкка һәм наркотик матдәләр куллануга тартым тоткыннар исәбенә кертелгән


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Бу ике яңа пунктны исемлеккә бернинди комиссияләр уздырмыйча, соңгы ике атна эчендә өстәгәннәр.

"Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнеп алты ел колониягә хөкем ителгән МГУ аспиранты Азат Мифтахов үзенә кул салуга, колония хезмәткәрләренә һөҗүм итүгә, террорчылыкка һәм наркотиклар куллануга тартым дип билгеләнеп, исәпкә куелган.

Хәзерге вакытта Мифтахов Киров өлкәсенең Омутински шәһәрендә җәза үтә. FREEAZAT каналында хәбәр ителгәнчә, Мифтахов "колония хезмәткәрләренә һөҗүм" һәм "суицидка" һәвәс буларак махсус исәпкә әле Мәскәү изоляторында чагында ук кертелгән булган – махсус комиссия Мифтаховның моңа кадәр 318нче маддә нигезендә хөкем ителүе ("Хакимият вәкиленә карата көч куллану") һәм 2019 ел башында Балашихада тоткарланганнан соң азаплауларга протест йөзеннән үзенә зыян салуын искә алган.

Ике яңа пунктны исемлеккә бернинди комиссияләр уздырмыйча, соңгы ике атна эчендә өстәгәннәр. Мифтаховның хатыны Елена Горбань моның өчен аңлатмалар һәм нигезләр юк, дип аңлата. Горбань әйтүенчә, "террорчылык эшчәнлегенә һәвәслек"не Мифтаховка әле апрельдә үк такканнар, ләкин моның турында аңа хәзер генә хәбәр иткәннәр.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG