Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам белгече Габдрахман Наумовның мәхкәмә карары шикаять ителгән


Руслан Нәгыев һәм Габдрахман Наумов мәхкәмә утырышында
Руслан Нәгыев һәм Габдрахман Наумов мәхкәмә утырышында

2 ноябрьдә Наумовны 6,5 елга колониягә хөкем иткәннәр иде. 

Элекке имам-хатыйб, ислам белгече Габдрахман Наумовның адвокаты Руслан Нәгыев Татарстанның югары мәхкәмәсенә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе карарын шикаять иткән. Нәгыев мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруларын һәм Наумовны аклауларын сорый.
"Без хөкем карарында мәхкәмә нәтиҗәләренең чынбарлыкта булган хәлләр белән туры килмәвенә һәм ярамый торган дәлилләргә мисаллар таптык", дигән Нәгыев Idel.Реалиига. Аның сүзләренчә, хөкем карарының күчерелмәсе алынмаган әле, шуңа күрә әлегә кыска гына апелляция шикаяте бирелгән.

2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.
ФСБ фаразынча Наумов 2015 елдан "Нурчылар" халыкара дини экстремист оешмасы структурасында җитәкче булып торган", аның эшчәнлеген оештырган һәм "яшерен агитация җыелышлары" уздырган.


ФСБ Габдрахман Наумовны 2020 елның март ахырында тоткарлаган иде. Куәт оешмалары "төркем лидеры һәм аның ярдәмчеләре кулланган дүрт адреста" тентүләр уздырган диелде. ФСБ белдерүенчә, әлеге фатирларда экстремистик материаллар, төркем составы һәм аның эшчәнлеге турында материаллар алынган.

Экстремистик эшчәнлекне финанслауга килгәндә, Наумов 2015 елда нигез салынган "Яшьләр бистәсе" проектын оештырган һәм финанслаган дип саныйлар.

Тикшерү фаразынча, республикада "Нурчылар" эзеннән баручылар санын арттыру өчен, Наумов башка гражданнарны кулланып шушы проектка нигез салган һәм финанслаган, ягъни транспорт, туклану һәм яшәү өчен акча бүлеп биргән.

Мәхкәмәдә Наумов гаебен танымады һәм "Нурчылар" эшчәнлегендә катнашмавын әйтте. "Мин беркайчан да экстремистик, радикаль карашларны хупламадым, андый карашны дәгъватламадым, үзем дә андый юнәлешле дин тотмадым. Киресенчә, һәрвакыт радикализм, исламизм чагылышларына каршы көрәштем. Бу өлкәдә квалификацияне күтәрүче төрле чараларда катнаштым", дип белдерде ул.

Габдрахман Наумов

Габдрахман (Альберт) Наумов — 1976 елда Казанда туган. 1999-2003 елларда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем алган, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук институтта укыткан. Наумов ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә эшли, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда катнаша. 2013 елдан Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең голамә шурасы әгъзасы.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG