Җанисәптә рус булмаган милләт вәкиле булып язылу турындагы иң популяр твит авторларының берсе татар булып язылырга теләгән Ольга Мисик булды.
Мисик – сәяси оппозиция активисты, 2019 елда протест акциясендә куәт хезмәткәрләре каршында Русия Конституциясен кычкырып укыганнан соң танылган студент. Ольгага ул вакытта 17 яшь иде.
Активист кыз твиттерда "Мин җанисәптә татар милләтен һәм татар телен күрсәтәчәкмен, чөнки мине һәрвакыт милләтемнән оялырга мәҗбүр иттеләр: мәктәптә – сыйныфташлар, балалар лагерында – яшьтәшләр яки федераль каналларда пропагандистлар" дип язып чыкты.
Мисик социаль челтәрдә бала чагында әнисенең башка балаларга исемен Гүзәл түгел, Галина дип әйтергә тәкъдим итүен, Мәскәүгә күчкәннән соң "кырын карамасыннар" өчен фамилиясен украин фамилиясенә алыштыруы турында язды. 18 яшькә кадәр ул үзен рус дип санаган һәм шулай дип аталу хокукын яклаган, аннары кинәт кенә үзендә татарлыкның руслыкка караганда күбрәк булуын аңлаган.
Ольга Азатлыкка аның өчен бу сәяси мәсьәлә генә булмавын аңлатты.
— Ольга, сорау, әлбәттә, халык санын алу мәсьәләсе турында булачак. Татар булып язылуыгыз турында игълан иткәч, сезнең тирәдәгеләрнең реакциясе нинди булды?
— Реакция мин көткәнгә караганда күпкә яхшырак булып чыкты. Тирә-ягымда татарлар да күп икән, мин хәтта күп еллар белгән кешеләр арасында әниемнең ерак туганнарын да таптым. Гаҗәеп булды.
— Белүемчә, сезнең әниегез татар, Фейсбуктагы бер посты сезнең мәхкәмә утырышларының берсенә багышланган иде. Сезнең бу карарыгызга ул ничек карады?
— Мин аңа җанисәптә катнашырга, татар милләтен һәм телен күрсәтергә кирәк, мин дә шулай ук эшләячәкмен, дидем. Ул берничек тә җавап бирмәде, ни өчен болай эшләргә икәнен тулаем аңлый дип уйламыйм, әмма аңлаган очракта ул бәлки мине хупламас та иде - аның лозунгы, кызганычка каршы, "башыңны күтәрмә, һәм барысы да яхшы булачак".
— Сүз уңаеннан, каян мондый карарга киледегез? Халык санын алуда катнашу мөһим дип саныйсызмы?
Әлеге карардан соң мин җиңеллек тойдым – милләтемне бүтән яшермим һәм үз милләтемнән оялмыйм
— Мин җанисәпнең мөһимлеге турында твитлар күрдем, моның ник һәм ни өчен кирәклеген, нәрсәгә бәйле булуын укыдым һәм бу бик мөһим һәм бәяләп бетерелмәгән тема дигән фикергә килдем. Минем тред, әлбәттә, бу тред карарның үзенә караганда күпкә хислерәк иде, әлеге карардан соң мин җиңеллек тойдым – милләтемне бүтән яшермим һәм үз милләтемнән оялмыйм.
— Хайпта гаепләүчеләр булдымы?
— Моннан башка булмый инде. Тик, чынлыкта, тема әллә ни популяр түгел һәм моңа мөнәсәбәт хәтта оппозиция даирәсендә дә аерыла.
— Татар җәмәгатьчелеге арасында чын татар татар телен белергә тиеш дигән фикер киң таралган. Татарлар сезне чын татар түгел дип гаепләргә өлгердеме инде?
— Минем тред астында бер татар кешесе генә үзенең милләтен сәяси максатларда кулланмау үтенече белән бер комментар калдырды, ә "ышанычсызлыкта" күпчелек очракта мине, әлбәттә, пропагандистлар, ватниклар һәм башка күңелсез шәхесләр гаепләде, аның каравы, татардан бик күп җылы комментарлар һәм хәбәрләр булды – минем твитыма бик шатланды һәм чын күңелдән мине хупладылар.
— Сезнең өчен татарлык нәрсә ул? Сезнең өчен татарлар кем?
Минем өчен татарлар һәрвакыт ямьле, кунакчыл һәм бер өем туганнар дигән хис тудыра
— Парадоксаль, ләкин мәсьәләнең сәяси төсмеренә карамастан, минем өчен бу бик шәхси, хәтта берникадәр җылы тема. Әнинең арыганда "Уф Алла"сы, балачакта ишетелеп калган "әйдә хәзер татарча гына сөйләшик"ләр, Уфа янындагы авылда яшәүче туганнарга бару, балалык вакытында тыңланган бетмәс-төкәнмәс хикәяләр, ай саен әнинең сеңлесенә аларның авылында сатылмый торган тәм-томнарны күпләп посылкаларга тутырып җибәрү. Әни бу җәйдә Уралга барырга тиеш иде, ләкин анда яман шешнең соңгы стадиясен таптылар, аның абыйсы белән сеңлесе безгә үзләре килделәр. Абыем дусларына мактаныр өчен бергә фотога төшәргә сорый, минем туганнан туган сеңелем булуы белән мактана. Алар иске аклы-каралы фотоальбомнарны карыйлар, татарча гына сөйләшәләр. Минем өчен татарлар һәрвакыт ямьле, кунакчыл һәм бер өем туганнар белән ассоциацияләшә.
— Бераз "зирәк җанисәп" идеясе турында сөйләшик. Татар булмыйча, башка милләт булып языла алыр идегезме? Сезнең өчен бу ни дәрәҗәдә принципиаль?
— Зирәк җанисәп идеясе миңа бик ошады, гәрчә мин үземнең катнашым булмаган милләт булып языла алмас идем, шуңа күрә, татар булмасам, украин булып языласы гына кала. Әмма бу мәсьәлә минем өчен сәяси мәсьәлә түгел, чөнки без милләт турында сөйләсәк, миндә татар каны русныкыннан күбрәк, икенче мәсьәлә – мин рус мәдәниятендә тәрбияләнеп үстем, әнинең милләтен яшерергә, ягъни үз милләтемне яртылаш яшерергә мәҗбүр булдым. Минем твит нәкъ менә шул хакта, үз милләтең турында дәшми калудан ару турында. Мәдәниятләрнең күп төрле булуы – бу бик яхшы нәрсә, һәм без "рус" плашкасы астында гомуми тигезлеккә түгел, нәкъ менә шуңа, төрлелеккә омтылырга тиеш.
— Соңгы сорау, җанисәптә катнашырга өлгердегезме инде? Ничек язылдыгыз, электрон рәвештәме яки исәп алучы ашамы?
— Әйе, уздым, дәүләт хезмәтләрендә электрон форманы тутырдым.
Җанисәп 2021
Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамлана. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.
Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла ала. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкин.
2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!