Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан — безнең башкала түгел. Башкортстанда җирле материалга нигезләнгән дәреслекләр кирәк"


Яңа чыгарылган уку кулланмалары кибет киштәсендә

Башкортстанда урыс мәктәпләре өчен "Татар теле" дәреслекләре нәшер ителде. Татар мәктәпләре өчен элек чыгарылганнары яраксызга әйләнде. Безгә җирле материалга нигезләнгән дәреслекләр кирәк, ди яңа әсбап авторлары.

Башкортстанда татар теле сыйныфлары елдан-ел кими, татарча укыту бетерелде, бары тик урыс мәктәпләрендә фән буларак укыту гына саклана. Аларда да дәрес саннары кимеде. Шул сәбәпле Уфада элек чыгарылган "Татар теле" дәреслекләре урынына яңалары әзерләп бастырылды.

Болар хакында Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендәге татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров сөйләде:

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

— Башкортстанда җирле материалларга нигезләнгән дәреслекләр кирәк. Бу эшне башкару ике ел вакытны алды. Без иҗади төркем оештырып, 1нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр дәреслекләр төзедек. Алар "Уку кулланмасы" дип атала. Чөнки дәреслек дип аталыр өчен ул федераль дәрәҗәдә экспертиза узарга һәм расланырга тиеш. Аның таләпләре бик кырыс. Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдә татар телен өйрәнү өчен уку кулланмасы һәр сыйныф өчен әзерләнеп нәшер ителде.

Дәреслекләр әзерләү төркемен шулай оештырдык: һәр сыйныф өчен дәреслекне ике автор әзерли. Аларның берсе югары уку йорты галиме булса, икенчесе мәктәп укытучысы. Ул мөгаллимнәр татар телен укытуда үзләрен күрсәткән, тәҗрибәле кешеләр, алар арасына татар теле конкурсларында җиңүчеләр, Башкортстанның атказанган укытучылары керде.

— Татарстанда әзерләнгән "Татар теле" дәреслекләре инкарь ителә булып чыгамы?

— Алай димәс идем, чөнки алар федераль исемлеккә кергән рәсми дәреслекләр. Казанда авторлар, нәшриятлар бик күп. Татарстан китап нәшрияты дәреслекләр чыгара. "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, "Татармультфильм" студиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты да дәреслекләр, уку кулланмалары чыгара. Казан федераль университеты да дәреслекләр эшли дип беләм. Дәреслекләр төрле юнәлештә, алар арасында татар мәктәпләре өчен, урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укыту өчен, Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак укыту дәреслекләре дә бар. Дәреслекләр, уку кулланмалары бихисап. Федераль исемлеккә кергән, Татарстанда чыккан китаплар Башкортстанда төп дәреслек булырга тиеш.

Без Рәмилә Сәгъдиева җитәкчелегендә төзелгән дәреслекләргә нигезләнеп эшләдек. Ягъни Казанда чыккан дәреслекләр бездә төп дәреслек булып санала. Шушы дәреслеккә ярдәмгә үзебезнең җирле материаллар тупланган уку кулланмалары булдырдык.

— Казаннан сатып алганчы Башкортстанда чыгару матди яктан отышлыдыр. Тора-бара алар Казан дәреслекләрен алыштырмасмы соң?

— Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Рәсми мәҗбүр итә алмыйлар. Ләкин китап төзүчеләр өчен оештырылган семинарда әле әзерләгән уку кулланмаларын киләчәктә федераль исемлеккә кертү мөмкинлеген караячакларын әйттеләр.

— Димәк, бу укыту кулланмалары киләчәктә дәреслекләр булып китәчәк?

— Тулыканлы дәреслек итү өчен башкарасы эшләр бар. Без шушы дәреслекләр нигезендә укытучыларга методик ярдәмлек әзерлибез. Шулай ук башлангыч сыйныфлар өчен эш дәфтәрләре дә эшләнә. Чөнки федераль стандартка күрә тупланмада уку әсбабы, методик кулланма һәм эш дәфтәре булырга тиеш.

— Башкортстанда татар теле өчен 5нче сыйныфтан алып 10-11гә кадәр "Татар теле" китаплары төзелеп чыгарылган иде. Алар да кирәксезгә әйләнәме?

— Элек чыккан ул дәреслекләр дә федераль исемлеккә кертелмәгән иде. Алар ФГОС таләпләренә җавап бирмиләр. Кайберләрен яңартып бастырдылар. Русиянең мәгариф турында канунында милли мәктәпләр каралмавы сәбәпле, ул китаплар яраксызга әйләнә.

Кирәксезгә әверелгән Татар теле дәреслекләре
Кирәксезгә әверелгән Татар теле дәреслекләре

— Сезнең "Татар теле" уку кулланмаларына башкорт язучылары да кердеме?

— Башкорт әдипләрен мотлак кертергә дигән күрсәтмә булмады. Китапны төзүчеләр төркемендә фикер алышкан вакытта нәрсәләр кертү турында сөйләштек. Башкортстандагы язучы-шагыйрьләрне, елга-күл атамаларын, ягъни гидронимнарны, шәһәр-авыл исемнәрен, ягъни топонимнарны кертергә. Мәдәният, рәссамнар. Татар әдәбияты классикасыннан да читкә китә алмыйбыз. Безнең Башкортстан җирлегеннән чыккан Әмирхан Еники, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин кебек Татарстандагы зур язучыларны да кертми калдыра алмыйбыз. Башкорт әдипләрен дә керттек.

Моңа кадәр Казанда нәшер ителгән китапларда бүген Башкортстанда яшәп иҗат иткән бер генә шагыйрь һәм язучы да юк. Гомум әдәбиятка Башкортстан язучыларын кертеп бармыйлар, безнекеләр игътибардан читтә кала. Алар төзегән дәреслекләрдә бер генә Уфа сүзе дә, Агыйдел кебек зур елга атамалары да юк. Ә нигә алар кермәскә тиеш?

Китаплардагы биремнәрдә җирле язучылар турында белешмә дә бар
Китаплардагы биремнәрдә җирле язучылар турында белешмә дә бар

— Китапка бәягез ничек? Ә бит Уфада татар дәреслекләре әзерләүче фәнни-методик үзәк булмау сәбәпле, мондый китаплар нәшер итүне тәнкыйтьләүчеләр дә булды.

— Дәреслекләр бик матур. Башлангыч сыйныфларга дигәннәре төсле итеп эшләнгән. 5-9нчы сыйныфларга ике – зәңгәр һәм кара төстә.

Җитешсезлекләр булырга мөмкин. Эшләгән кешедә хаталар була инде ул. Кабат бастыруга әзерләгәндә ул хаталарны төзәтәчәкбез.

* * *

"Татар теле" уку кулланмасын әзерләү эшендә катнашкан Бәләбәй татар гимназиясе укытучысы Люзия Фәттахова китапларга уңай карашта булуын әйтте:

Люзия Фәттахова
Люзия Фәттахова

— Мин 5нче сыйныф китабын эшләүдә катнаштым. Югары уку йортларында эшләүче Илшат Насипов һәм Раушания Гәрәева белән. Китапны үзебезнең җирлеккә якынайтып эшләдек – ул шуның белән үзенчәлекле.

Безнең балалар Татарстанда чыккан дәреслекләрдән "Казан — безнең башкала" дигән текстлар укый иде. Бу китапларны Уфада нәшер итү шуннан башланды бит инде ул. Дөрес, без ул китапларны файдаланганда алай укытмадык. Аңлы укытучы алай укытмый. Балалар, китап Казанда чыкканга күрә бу текст шулай басылган, ә без бит Башкортстанда яшибез. Әйдәгез, шушыны үзебезчә үзгәртик. Безнең республикабыз — Башкортстан, башкалабыз — Уфа дип яздыра торган идек. Чөнки Казан — безнең башкала түгел.

Безнең балалар Татарстанда чыккан дәреслекләрдән "Казан — безнең башкала" дигән текстлар укый иде. Ә без бит Башкортстанда яшибез. Казан — безнең башкала түгел

Уфада татар дәреслекләре төзү өчен фәнни-методик база сай дигән фикерләрне дә ишеткән булды. Башкортстанда да шундый китап эшләп була. Китап әзерләү төркеменә тәкъдим ителгәч башта куркып калган идем. Аннан эшләп булуын аңладым. Без теорияне Рәмилә Сәгъдиева китабы нигезендә эшләдек. Яңа теория, кагыйдәләр уйлап чыгармадык. Шуңа нигезләнеп җирле материаллар керттек. Без эшләмәсәк, башкалар эшләр иде. Күнегүләр өчен язмалар җыю авырлыгы булды. Чөнки Бәләбәйдә татар китапханәсе юк. Аеруча балалар өчен китаплар юк. Казаннан алып кайткан китапларны, почта аша алдырган журналларны файдаландым.

7 сыйныф өчен чыгарылган китаптагы күнегүләр
7 сыйныф өчен чыгарылган китаптагы күнегүләр

Уфада дәреслекләр, уку кулланмалары чыгару уңаеннан фикерләр төрле. Әлеге китапларны әзерләүче галимнәр Илсур Мансуровтан кала бар да Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университеты укытучылары. Бу очраклымы, яки бу төркемгә кермәгән Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мондый китап нәшер итүгә каршымы? Шуны ачыклау өчен Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы галимнәренә мөрәҗәгать иттек.

Лилия Сәгыйдуллина үзенең элекке позициядә торуын әйтте. 2019 елда Азатлыкка ул: "Мин принципта каршы, һәр төбәк өчен бер милләт тә аерым китап чыгармый. Аны бүлгәләргә кирәкми. Урыслар һәр төбәк өчен китап чыгармый. Бездә китап чыгару өчен методик яктан әзерлек, мәктәп булырга тиеш. Мин ике республика киңәшләшеп хәл итәргә тиеш дип исәплим", дигән иде.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Рәүф Идрисов андый китап әзерләнүен белмәгән булып чыкты:

Рәүф Идрисов
Рәүф Идрисов

— Миңа тәкъдим итүче булмады. Башкортстанда алдынгы укытучылар да, фәнни-методик көчләр дә бар. Дәреслекләр чыгару, һичшиксез, әйбәт. Бу китапны укыган балада безнең авылдан, районнан чыккан кеше шагыйрь булган дип иҗатка теләк туарга мөмкин. Дәртләндерә, әдәбиятка якынайта, җирле ватанпәрвәрләр тәрбияли дип исәплим. Татарстан шагыйрьләре һәм язучыларының менталитеты башкарак. Безнекеләр аны аңлап та бетмәскә мөмкин, ә Башкортстан язучылары әсәрләрен, географик атамаларны алар үз итеп кабул итә.

Безнең төбәк шигърияте Татарстанныкыннан ким дип әйтмәс идем. Әнгам Атнабай, Назар Нәҗми, Мостай Кәрим, Марат Кәримнәрнең иҗат мәктәбеннән үсеп чыккан каләм ияләре һич тә түбән түгелләр. Башкортстанда татарның генофонды сакланган. Монда ике мәдәният синтезы күзәтелә. Шуңа Казанга киткән артистлар да алга чыга. Синтез тел бай була. Шуңа мин бу дәреслекләргә уңай карыйм.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (26)

XS
SM
MD
LG