Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле дәреслекләре кайда чыгарга тиеш?


Әлифба һәм түбән сыйныфлар өчен "Татар теле" китаплары

Башкортстанда татар мәктәпләре кимегән бер мәлдә, дәреслекләр чыгару арта бара. Шул ук вакытта "Татар теле" дәреслекләре бер үзәктә - Казанда чыгарга тиеш дигән фикер дә бар. Азатлык белгечләр белән сөйләште.

Башкортстанда татар мәктәпләре һәм сыйныфлары кимегән бер мәлдә, дәреслекләр һәм уку әсбапларын чыгару арта бара. Дөрес, тиражлар зур түгел. Җәмәгатьчелектә бу уңайдан фикерләр төрле. Уфада мондый басмалар әзерләүче фәнни-методик база сыеграк, Казанда чыккан дәреслекләрне куллану кирәк дигән фикерләр дә бар. Азатлык мәктәпләрне туган тел китаплары, әсбаплар, дәфтәрләр белән тәэмин итү торышы һәм проблемнар турында фикерләре белән бүлешү өчен берничә белгечкә мөрәҗәгать итте.

"Китап" нәшриятының "Башкортстан халыклары бүлеге"ндә уку әсбапларын чыгару мөхәррире Фирдинә Зиннәтуллина:

Фирдинә Зиннәтуллина
Фирдинә Зиннәтуллина

– "Китап" нәшриятындагы "Башкортстан халыклары бүлеге" 1994 елда оешты. Бездә татар телендә әдәби һәм мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку әсбаплары чыгарыла. Чуаш, мари телендә дә китаплар чыкканы булды. Дәреслекләргә килгәндә, кайбер китаплар 16 мең тираж белән нәшер ителгән еллар булды. Кабат бастыру дүрт елдан соң гына рөхсәт ителә.

Мәктәпләр өчен өч китаптан торган тупланма чыгарабыз. Алар: уку әсбабы, методик кулланма һәм эш дәфтәреннән тора. Узган ел барлыгы шундый 23 исемдәге китап чыкса, быел 28 чыгачак. Мәктәпләр өчен бу кадәр күп басмалар чыгарганыбыз юк иде. Заманында татар телендә "Башкортстан тарихы", "Башкортстан географиясе" дә чыгарган идек. Республикада яшәүче язучы-шагыйрьләр белән таныштыру өчен "Тере чишмәләр" исемле сыйныфтан тыш уку китабы нәшер иткән булды. Хәзер милли компонент бетерелгәч, алар басылмый. "Әлифба"ны да үзебездә нәшер итәбез.

– Уку әсбапларын Башкортстанда чыгаруга ничек карыйсыз? Бәлки Казанда нәшер иткәннәре белән генә кулланыргадыр?

Җирле материаллар кергән үзебезнең китапларны хуплыйм

– Мин да заманында Казанда чыккан "Татар теле"ннән белем алдым. Нәтиҗәдә Башкортстандагы язучы-шагыйрьләр, елга-күл атамаларын, ягъни гидронимнарны, шәһәр-авыл исемнәрен, ягъни топонимнарны белми үстем. Мин үз авылымдагыларны гына белә идем. Шуңа мин җирле материаллар кергән үзебезнең китапларны хуплыйм.

– Ә бит Башкортстандагы фәнни-методик көчләр Казандагыдан калыша дигән фикерләр дә бар?

– Китапны ике кеше әзерләргә тиеш, берсе – тәҗрибәле укытучы, икенчесе – галим. Укытучылар мәктәптә нәрсә кирәген яхшы белә.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендәге татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров:

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

– Җирле материаллар, Башкортстан язучыларыннан алынган мисаллар белән эшләнгән китапларыбызга уңай карыйм. Бала үз республикасындагы шагыйрь һәм язучыларны, тау, елга, урман,үсемлек исемнәрен хәтеренә салып куя. Дөрес, без дәреслекләр чыгара алмыйбыз, чөнки яңа стандартлар буенча аларны басу өчен Мәскәүдән рөхсәт алырга кирәк. Шуңа элекке дәреслекләрне уку кулланмалары итеп үзгәртеп чыгарырга туры килә. Мәктәпләрдә федераль исемлектә булган, рөхсәт алынган китаплар белән генә белем бирергә тиешләр. Ләкин ул китаплар һәр сыйныфка берничәдән артмый, шуңа укытучы рөхсәт ителгән китап белән укыткан бер үк вакытта үзебездә чыккан уку әсбапларын да куллана. Алар белән сыйныфлар тулысынча тәэмин ителгән.

Методик кулланмалар
Методик кулланмалар

Мәскәү рөхсәт иткән китапларга җирле материаллар кертелми. Мәсәлән, һәйкәлләр икән, махсус, кулланыр өчен тупланган федераль исемлеккә кергән һәйкәлләрне генә кертергә мөмкин. Елгалар, башка атамалар белән дә эш шулай тора. Татарстанда чыккан китапларны да шушы тәртиптә чыгаралар. Безнең уку кулланмалары Казан федераль университеты доценты Рәмилә Сәгъдиева төзегән китаплар нигезендә эшләнә.

Быелдан башлап урыс мәктәпләре өчен "Татар теле" китаплары да чыга башлаячак.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов:

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

– Бу бик авыр сорау. Элек мин Уфага татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр бары тик Казаннан гына кайтарылырга тиеш дип уйлый идем. Чөнки сәяси шартлар, вазгыять башка иде. Бүгенге шартларда исә татар теле һәм әдәбияты буенча уку кулланмалары кайда гына басылса да, барыбер яхшы күренеш дип саныйм. Иң мөһиме: аларның стандартлары барыбер татар филологиясе буенча уртак фәнни-методик үзәктә, ягъни Казанда, барлык төбәк галимнәренең фикерләрен дә искә алып, расланырга тиеш. Шул очракта "бу язучы бездә тумаган, аны өйрәнмибез, ә монысы белән безнекеләр бик дус булган", дип болай да кыска "юрган"ны үзеңә тарту булмаячак. Иң күренекле татар әдипләренең исемнәре, аларның кайда тууларына карамастан, шушы стандартта урын алса, аларны беркем дә шәхси симпатия яки антипатиясенә карап кына дәреслектән төшереп калдыра алмаячак.

Дәфтәрләр
Дәфтәрләр

Аннан, нинди дәреслек сайлау хокукын да укытучының үзенә калдырырга кирәк. "Фәлән Фәләновның китабы буенча гына укыт!" дип көчләү булырга тиеш түгел. Шул очракта иң яхшы уку кулланмасы табигый рәвештә сайлап алыначак, калганнары үзеннән-үзе кулланудан төшеп калачак. Юкса, моннан ун еллап элек мин укытучыларның Уфада чыккан татар теле дәреслекләрен югарыдан комиссия килгәндә генә файдаланып, чынлыкта Казан дәреслекләре буенча укытуының шаһиты булган идем. Сәбәбе – Уфа дәреслекләренең мәктәп таләпләренә җавап бирмәве, артык катлаулы булуында. Дәреслекләрнең чын кыйммәтен, чын бәһасен бары тик алар белән эшләүче укытучы гына белә. Димәк, ул сайлау хокукына ия булырга тиеш.

Ә гомумән, төрлелектән куркырга ярамый. Бу үзара ярыш, конкуренция тудырачак.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина:

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

– Миңа элек тә "Татар теле" китапларын әзерләргә тәкъдим иткән иделәр, әле дә мөрәҗәгать булды, ләкин мин каршы. Мин принципта каршы, һәр төбәк өчен бер милләт тә аерым китап чыгармый. Аны бүлгәләргә кирәкми. Мәсьәләгә бердәм идеологик яссылык күзлегеннән карарга кирәк. Урыслар һәр төбәк өчен китап чыгармый. Безне китаплар белән Казан тәэмин итәргә тиеш. Ләкин биредә дә бер мәсьәлә бар: марилар өчен чыгарылган Мари Иленнән кайтарылган китаплар Казан безгә сатканыннан өч тапкыр арзан тора. Ни өчен Казан үз халкын тәэмин итәр күләмдә һәм сатып алырдай хак белән чыгармый? Бездә китап чыгару өчен методик яктан әзерлек, мәктәп булырга тиеш. Мин ике республика киңәшләшеп хәл итәргә тиеш дип исәплим.

Белешмә: 1919 елда Стәрлетамак шәһәрендә узган Бөтенбашкорт конференциясендә Башкортстанда "мөселман телендә" китап нәшер итү карары чыгарыла. Шул ук елда Әхмәт Зәки-Вәлиди башлангычында мөстәкыйль Үзәк басмаханә төзелә. 1920 елның 5 апрелендә редакция төркеме оештырыла.

1922 елда Стәрлетамак һәм Уфа нәшриятларын берләштереп нәшер итү һәм сәүдә оештыру белән шөгыльләнгән "Башкитап" төзелә, соңыннан ул "Башкортстан нәшрияты" итеп үзгәртелә. 1934 елда Башкортстан Язучыларының I корылтае уза. Нәшрият күпләп әдәби китаплар чыгара башлый.

1992 елның 20 октябрендә Башкортстан китап нәшрияты Башкортстанның "Китап" нәшрияты итеп үзгәртелә. Нәшриятта 1994 елдан татарча әдәби, дәреслек, методик кулланмалар чыга башлый. 2016 елда "Китап" нәшриятына Зәйнәб Биишева исеме бирелә.

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG