Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховка 2019 елда Балашихада табылган шартлаткыч аркасында террорчылыкта гаепләү белән яныйлар


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

6 ел колониягә хөкем ителгән Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховка, шартлаткыч ясауда гаепләп, яңа кырысрак җәзага хөкем итү белән янаганнар.

FREEAZAT телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, узган сишәмбедә Омутнински шәһәренең 17нче төзәтү колониясендә утыручы Азат Мифтахов янына экстремизмга каршы көрәшүче "Э" үзәге хезмәткәре килгән. Ул Балашихада табылган иске шартлаткыч җайланма турында сорау алыр өчен килгән, аңа карата террорчылык маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачу белән янаган, әмма Мифтаховтан җинаять кодексының 51нче маддәсенә сылтамадан башка җавап ала алмагач, алга таба сорау алу өчен тикшерүче киләчәк, дип вәгъдә иткән. Соңгы вакытта бу иске эш турында беренче янау түгел — Балашиха турында Мифтаховка элегрәк колониядәге җирле иминлек хезмәткәре искәрткән булган. Бу турыда Азатлыкка Мифтаховның хатыны Елена Горбань хәбәр итте.

Моңа кадәр Горбань Омутнински колониясе администрациясенең, бернинди комиссиясез, Мифтаховның үз-үзенә кул салырга, террорчылыкка тартылырга, наркотиклар кулланырга һәм хезмәткәрләргә һөҗүм итәргә мөмкин тоткыннарның махсус исемлегенә кертүен әйткән иде.

Узган җәйдә Мифтахов Халыкара мобильлек программасы лауреаты итеп сайланды. Програм талантлы чит ил аспирантларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Элегрәк Париж-Сакле Университетының Доктор мәктәбе (EDMH) докторантурасы Азат Мифтаховка мактаулы студент исеме бирде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG