Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Минскига каршы чикләүләрне хуплаган


Польша чигендә хәрбиләр
Польша чигендә хәрбиләр

Чикләүләргә Минскиның дәүләт һава аланы, Беларусның 20 түрәсе, “Мински” кунакханәсе, Сүриянең Cham Wings Airlines һәм Беларусның “Белавиа” һава ширкәтләре керергә мөмкин.  

15 ноябрьдә Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Беларус һәм Европа берлеге илләре чигендәге миграция кризисы сәбәпле (аны оештыруда Беларус хакимиятләрен гаеплиләр) рәсми Минскига каршы яңа санкцияләр кертүне хуплаган. Бу хакта Азатлык Радиосы/Азат Европа хәбәрчесе хәбәр итә.


Министрлар киңәшмәсе нәтиҗәләренең рәсми хәбәрендә әйтелгәнчә, аерым алганда Европа берлеге хәзер чикләүләр исемлегенә Европа берлеге чикләрен канунсыз үтеп чыгуга ярдәм итүче Александр Лукашенка режимының гамәлләрендә катнашкан затлар һәм оешмаларны кертә алачак.

Алданрак 15 ноябрьдә санкция исемлеге расланырга мөмкин булуы турында хәбәр ителгән иде. Әмма исемлек турында фикер алышулар дәвам итәчәк. Financial Times язуынча, бу берничә атнага сузылырга мөмкин.

Британия басмасы чыганаклары чикләүләргә Минскиның дәүләт һава аланы эләгергә мөмкин дип хәбәр итә, бирегә Якын Көнчыгыштан мигрантлар белән рейслар килә. Алданрак бу хакта Reuters агентлыгы да хәбәр иткән иде.

Санкцияләргә Беларусның 20 түрәсе, "Мински" кунакханәсе, Сүриянең Cham Wings Airlines һәм Беларусның "Белавиа" һава ширкәтләре дә керергә мөмкин.

Алданрак үз чыганакларына сылтама белән Bloomberg агентлыгы Европа берлегенең башка һава ширкәтләренә, шул исәптән Turkish Airlines һәм "Аэрофлот"ка каршы да чикләүләр кертү ихтималын каравын хәбәр иткән иде.

Соңгы хәбәрләргә күрә, бу хәл булмаячак. 15 ноябрьдә ТАСС чыганагы Европа берлегенең Русия һава шикәтләренә каршы санкцияләр кертүне карамавын хәбәр итте.

Соңгы айларда Беларуска башлыча Гыйрак һәм Сүриядән дистәләгән мең мигрант килде. Алар Польшага, шулай ук Европа берлегенең әгъзасы булган башка күрше илләргә - Латвия һәм Литвага эләгергә тырыша. Күбесенең максаты – Германия, алар биредә сыену урыны сорарга тели. Польша бу кешеләрне чик аша уздырмый, чиктә хәрби хезмәткәрләр тора.


Соңгы көннәрдә вазгыять киеренкеләште, чик янында мигрантлар зур лагерь корды, анда берничә мең кеше яши. Кайберләре Польшага көч кулланып бәреп чыгарга тырыша.

Соңгы көннәрдә мигрантлар агымын туктатып тору өчен төрле чаралар күрелде, аерым алганда Төркия һәм Сүриянең һава ширкәтләре Гыйрак, Сүрия һәм Йемен ватандашларын Беларуска ташудан баш тартты.
"Белавиа" һава ширкәте әлеге ватандашларны Төркиядән булган рейсларда ташуны туктатты. Дүшәмбе көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимиятләре дә "Белавиа"га берничә илнең ватандашларын Дубайдан Минскига ташуны тыйды. Шул ук вакытта ширкәт канунсыз мигрантларны ташымавын җиткерде.

15 ноябрьдә Европа берлегенең тышкы сәясәт оешмасы башлыгы Жозеп Борель кабул ителгән чаралар ярдәмендә Беларуска мигрантларның яңа агымы килүе тукталды диярлек, дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG